Чжан Жуйминь Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында Татарстан Республикасын компаниянең проектын тормышка ашыру өчен яхшы мәйдан булып торуын ассызыклады.
Татарстан Республикасы Президенты компаниягә нигез салучын заводны һәм аның җитештерүен карау мөмкинлеге өчен рәхмәтләде.
«Без сезнең үсешегез белән нык тәэсирдә калдык, - дип Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. – Һәм без сезнең белән бердәм проектларны тормышка ашыруда кызыксынабыз».
Татарстан Республикасы Президенты республиканың компания белән яңа перспектив хезмәттәшлек юнәлешләрен табыр өчен бердәм эш группасын булдыру турында белдерде. Чжан Жуйминьүз чиратында Haier компаниясенең Россиядә үзенең җитештерүен ачу планы һәм аның өчен мәйданны озак вакыт табу турында сөйләде.
Haier башлыгы белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов КИП «Мастер» территориясендә компаниянең заводын төзү белән Татарстан һәм Кытай җитештерүчесе арасында хезмәттәшлек төгәлләнергә тиеш түгел дип белдерде.
«Сезнең бизнес кызыксынуларын карап, аралашу киңрәк булырга тиеш, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. – Шулай ук уйлап табу үзәген булдырырга тиеш».
Президент билгеләгәнчә, Татарстан өчен визит барышында күргән Haier компаниясенең штамповкалар өчен пресс формаларны чыгару кызык.
Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, компаниягә Татарстан белгечләре өчен махсус белем программаларын оештырырга тәкъдим итте. Алар компаниянең заводында эшләчәкләр. Шундый заманча техниканы җитештерү аерым белемнәр һәм кадрларның әзерлеген тәлап итә.
Дөньяда өй өчен техник җиһазларны җитештерү буенча иң зур компаниянең заводына һәм штаб-квартирасын карау Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе делегациясенең составында Кытайга визиты кысаларында үтте.
Татарстан башлыгы белән бергә Циндаодагы Haier компаниясен Халыкара сораулар буенча Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, КИП «Мастер» Генераль директоры Мксим Стеблов, МИЗ «Алабуга» Генераль директоры Тимур Шагивалеев карадылар.
Haier заводында делегация төрле детальләр өчен пресс формалар чыгару буенча линиясен карадылар. Компаниянең штаб-квартирасында Татарстан Республикасы вәкилләренә «акыллы өй» форматында шоу-рум экскурсиясен үткәрделәр. Монда ук кунаклрга 1984 елдан башлап хәзерге көннәргә кадәр бизнес үсеше турында сөйләделәр.
Яклар Татарстан һәм Шаньдун провинциясенең хезмәттәшлек үсеше юнәлешләре буенча уртаклаштылар.
Татарстан Республикасының Президенты Циндао шәһәренең партия комитетының беренче сәркатибы - Шаньдун провинциясенең партия комитетының әгъзасы Ли Цюнь әфәнде белән очрашуда, шулай ук, Халыкара сораулар буенча Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ААҖ «Ак Барс Банк» рәисе беренче урынбасары Зуфар Гараев, МИЗ «Алабуга» Генераль директоры Тимур Шагивалеев катнаштылар.
Ли Цюнь, өй өчен техник җиһазлрны чыгаручы Haier компаниясенең заводы Циндаода урнашканың билгеләп, шәһәрнең икътисады турында сөйләде. Шәһәрдә, шулай ук, югары тизлекле тимер юллар өчен поездлар чыгарыла, банк секторы үсеш алган. Беренче сәркатиб Татарстан белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүдә әзерлеге турынд белдерде.
Визит кысаларында Рөстәм Миңнехановка үсеш зонасында урнашкан программалар белән тәэмин итү яңа һәм югары технологияле технопарк - software-парк «Шанхай-Пудун»ны тәкъдим иттеләр.
Технопаркның мәйданы 580 мең квадрат метр, анда ИТ-компанияләренең 38 мең эшчесе эшли. 1391 резидент, аларның 562 технопаркта урын алалар. 2013 елда технопарк 55,2 млрд. юань (9,2 млрд. доллар) китерде.
Зона вәкилләре билгеләгәнчә, Шанхайда югары яшәү хакы һәм хезмәт хакының югры дәрәҗәсе МИЗ җитәкчелегенә компанияләр-резидентлар өчен төрле өстенлекләр бирергә мәҗбүр итә. Шулай итеп, Кытай хөкүмәте стартаплар өчен ареендага түләве өчен өлешчә бирә.
Технопаркта HTC, Qualcomm, Texas Instruments кебек электроника җитештерүчеләренең уйлап табу үзәкләре һәм җитештерү урыннары бар.
Беренче Казан урбанистик форумы (Kazan Urban Forum) VI Россия һәм ИХО илләре арасында Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2014) мәйданында 6 июньдә үтәчәк.
Чараны KazanSummit Казан мэриясе ярдәмендә Оештыручы комитеты белән бергә «СМАРТ Сити Казан» проектының операторы – ААҖ «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» булып тора.
Гражданнарның шәһәр үсеше һәм аның төзекләндерү проблемаларын чишүдә актив катнашу өчен Казанда яшәүчеләр тәкъдим иткән чишелешләр һәм уйлауларны җыюга юнәлгән берничә конкурс үтә.
Конкурсларның төп тематикалары арасында: паркларны яңарту, шәһәрнең паркларын һәм скверларны төзекләндерү өчен архитектур формаларны булдыру, шулай ук төрле шәһәр инициативаларын җыю конкурсы. Соңгысының төп проблемаларын чүп җыю, шәһәрнең велосипед инфраструктурасын үстерү һәм велосипедларны урлау, өй хайваннары белән йөрү керә.
Россия Президенты Владимир Путин Россия делегациясенең эшлекле визиты 2014 елның 21 маена кадәр дәвам итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Президенты Владимир Путин һәм Кытай рәисе Си Цзиньпин белән сөйләшүләрдә катнашты. Яклар Россия һәм Кытайның сәүдә-сәнәгать элемтәләре, икеяклы мөнәсәбәтләр үсеше, партнерлык һәм стратегик аралашу буенча уртаклаштылар. Владимир Путин билгеләгәнчә, 2013 елда ике ил арасында товар әйләнеше якынча 2% ка үсте һәм 90 млрд. долларга җитте.
Россия, шулай ук, Кытай вәкилләрен 2015 елда Екатеринбургта үтәчәк «ИННОПРОМ» төп халыкара сәнәгать күргәзмәсенең ил-партнеры рәвешендә булырга чакырды. Россия Президенты ассызыклаганча, сәүдә структурасын яхшырту гражданнар авиатөзелеше, космос, атом энергетикасы кебек югары технологияле өлкәләргә акцент белән барырга кирәк. Ул, шулай ук, Россия-Кытай аралашуның халыкара стабильлекнең мөһим факторы булып торды дип билгеләде.
Кул кую церемониясе WAIPA (WAIPA World Investment Conference) Бөтендөнья инвестицион конференциясе кысаларында Стамбулда үтте.
Меморандум Россия Федерациясенең региональ үсеш министрлыгы, «Invest in Russia» Россия инвестицион агентлыгы һәм Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) арасында хезмәттәшлек турында була. Документ астына Россиянең региональ үсеш министры Игорь Слюняев, WAIPA Президенты Илькер Айджи, «Invest in Russia» башлыгы Юрий Спиридонов һәм WAIPA Башкарма директоры Карлос Бронзатто кул куйдылар.
Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе оештырган форум VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2014) кысаларында 6 июньдә үтәчәк.
Чараның партнерлары арасында Казан мэриясе, КДУ территориаль үсеше һәм идарә итү институты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш институты бар.
Казан урбанистик форумы – шәһәр төзелеше һәм төзекләндерү өлкәсендә яңа шәһәр инициативасын логистик дәвам итү булган Казанның беренче мәйданы. Форум урбанистика, шәһәр үсеше һәм архитектура өлкәсендә профессиональ оешмаларны берләштерә. Ул, шулай ук, Казанда яшәүчеләргә дискуссиядә актив катнашырга рөхсәт итәчәк.
Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясенең (WAIPA) төп офисын күчерү буенча сайлау WAIPA Халыкара инвестицион конференциясенең Генераль ассамблеясы утырышы барышында үтте.
Штаб-квартираның урынын алмашу турында тәкъдим Кейптаун шәһәрендә 2014 елның 23-24 гыйнварендә үткән WAIPA Җитәкләүче комитеты утырышында барлыкка килде.
Кейптаунда үткән эшлекле очрашуында 2013 ел буенча оешманың эш нәтиҗәләре, 2014 елда үтәчәк чаралар һәм конференцияләр кысаларында WAIPA алга таба мавыктыру стратегиясе, бу елда оешманың эш планы һәм аның 2015 елда үсеш перспективалары каралды. WAIPA яңа стратегиясе девизы «Алга таба бару!» булып тора.