ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аның Антальяга визиты кысаларында үткән очрашуда регионга керергә әзер булган проектны Төркия бизнес оешмалары тәкъдим итте.

Татарстан җитәкчелеге үз чиратында Анталья провинциясе инвесторларын республиканың төрле икътисад өлкәләренә җәлеп итүдә кызыксынуын һәм алар өчен зур мөмкинлекләр бирүен белдерде. Антальяга Татарстан  делегациясенең визиты, шулай ук, Рөстәм Миңнехановның Төркия компанияләре белән икеяклы очрашулар кысаларында якларның хезмәттәшлек перспективалары турында уртаклаштылар.

«Зур икътисади потенциал бар һәм аны кулланырга кирәк, - дип Рөстәм Миңнеханов форум барышында белдерде. - Россия базары актив үсеш ала, һәм без Төркия компанияләрнең Татарстанны сайлауда кызыксынабыз».

МИЗ «Алабуга»да урнашкан «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводы Генераль директоры Антальяда Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында Татарстанда бизнес үстерү өстенлекләре белән уртаклашты.

Татарстанны һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы мәйданын «Kastamonu Entegre» компаниясенең заводын төзү урыны өчен сайлау сәбәбе булып, Онур Гювен билгеләгәнчә, республика җитәкчелеге ягыннан инвесторларга яхшы мөнәсәбәте, уңай урын алу, әзер инфрастуктура булып тора.

«Татарстанны сайлауда без ялгышмадык һәм Төркия инвесторларын республикада эш итергә чакырабыз», - дип Онур Гювен Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында белдерде. Ул, шулай ук, Татарстанның туристлар өчен сөйкемле булуын билгеләде һәм ватандашларны Казанны һәм республиканы карарга чакырды.

Кул кую церемониясе Антальяда Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында үтте.

Килешү Төркия һәм Татарстан Республикасы арасында туристик алмашуны оештыру турында була. Atlasjet белән бергә туристик компания Төркия туристларының Казанга килү өчен пакетлар формалаштыра.

Авиакомпания ягыннан төп сорау Казанга регуляр очулар ешлыгын арттыру булып тора дип билгеләнде.

Татарстан Республикасының инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясендә 100 дән артык Төркия бизнесменнары катнаштылар.

Антальяга Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең рәсми визиты кысаларында үткән форумны Анталья Сәүдә-сәнәгать пулатының Директорлар киңәшмәсе рәисе Четин Осман Будак ачты. Катнашучыларны сәламләгәндә, ул, Казанның Анталья белән 2002 елдан ахирәт булуы һәм Россия регионнары һәм Төркия сәүдә-сәнәгать пулатлары арасында 2006 елдан эшли торган килешүен билгеләп үтте.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Төркиянең актив хезмәттәшлеген ассызыклап, Татарстанның Анталья провинциясе белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде. Республика президенты Төркия эшмәкәрләренә инвесторлар өчен максималь уңай шартларны булдыруын билгеләде һәм аларны Татарстанга килергә чакырды.


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

«Региональ агентлыклар ассоциациясе» махсус тиҗәрәт булмаган партнерлыкның эш юнәлешләре, составы һәм структурасы Россия Федерациясенең региональ үсеш министры Игорь Слюняев рәислегендә Мәскәүдә үткән Ассоциациянең беренче утырышы барышында билгеләнде.

Ассоциацияне булдыру инициативасы белән Россиянең региональ үсеш министрлыгы һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча региональ агентлыклар, үсеш корпорацияләре һәм WAIPA партнерлыгы белән бергә «Invest inRussia» Россия инвестицион агентлыгы булып торды.

«Региональ агентлыклар ассоциациясе» Россия Федерациясе субъектларында инвестицион агентлыклар арасында тәҗрибә белән алмашу һәм аралашу, шулай ук халыкара инвестицион берләшмәгә интеграция өчен платформа булып тора. Аның төп юнәлешләре арасында территорияләрнең инвестицион климаты турында материалларны язу, Россия регионнары һәм илнең инвестицион потенциалы, инвесторларга ярдәм итү буенча дәүләт программалары, инвестицияләр өчен Россия икътисадының приоритетлы өлкәләре, һәр регионда һәм секторларда инвестицияләү үзенчәлекләре турында мәгълүматны инвесторларга бирү булып тора.


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Делегация башлыгында Гыйрак Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин әфәнде тора.

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Россия Федерациясендәге Гыйрак Республикасының илчелеге делегациясе Агентлык җитәкчелегенең Беренче урынбасары Роберт Галиуллин белән очрашу узды.

Очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының инвестицион проектлар буенча бүлеге рәисе Рустам Мингазов һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе  Генераль директоры Айрат Назмеев катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга визиты кысаларында Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гүл белән очрашты.

Ашхабадта узган бу очрашуда Төркия Республикасы авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек министры Мәхмәт Мәхди Экер, Төркия Президенты администрациясенең генераль сәркатибе Мостафа Исән, Төркия чит илләр эшләре министры урынбасары Наҗи Кору, Төркия Республикасы парламенты әгъзасы Мостафа Капуҗу, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркия чит илләре катнашуы белән уртак эшмәкәрләр буенча Татарстан Республикасында беренче урында тора. «Алабуга» махсус икътисади зона территориясендә генә дә белдерелгән Төркия инвестицияләре күләме 1,5 млрд. доллар тәшкил итә. Татарстан башлыгы ассызыклаганча, «Алабуга» территориясендә җитештерүләре урнашкан Төркия компанияләре Россия Федерациясенең Беренче вице-премьеры Игорь Шувалов рәислеге астында чит ил инвестицияләре буенча Консультатив киңәшмәсе утырышында актив катнаштылар.

Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга визиты кысаларында якларның мәдәни, фән-техник һәм сәүдә-икътисади аралашу буенча уртаклаштылар.

Гурбангулы Бердымухамедов белән икеяклы очрашуда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов бу визитның Татарстан һәм Төркмәнстан арасында төрле өлкәләрдә алдагы мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итәчәк дип ышанычлыгын белдерде.

Татарстан Республикасының компанияләре катнашуы белән Төркмәнстан һәм Татарстан Республикасы арасында машина төзелеше, авиатөзелеш, көймә төзелеше һәм нефтехимия өлкәләрендә хезмәттәшлек үсеше өчен мөмкинлекләр буенча уртаклаштылар.

Ике көнлек визит кысаларында регион башлыгы Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов, Төркия Президенты Абдуллах Гюль белән очрашты, берничә эшлекле сөйләшүләрне үткәрде һәм Төркмәнстан чабыш аты бәйрәменә багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Республиканың делегациясе составына Татарстан Республикасының Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасының Премьер-министрының урынбасары - Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин керделәр.

Татарстан эшханәләре җитәкчеләреннән Төркмәнстанга ААҖ «Татнефть» Генераль директоры Наиль Маганов, ААҖ «Нижнекамскнефтехим» Директорлар киңәшмәсе рәисе Владимир Бусыгин, ААҖ «КАМАЗ» Генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар килделәр.

Җомга көнне махсус икътисади зона мәйданында үткән утырышта Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Россия Федерациясенең Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә үткән сөйләшүләрдә, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхат Шагиахметов һәм башка регион министрлыклары һәм идарәлекләре җитәкчеләре катнаштылар.

Утырыш алдында махсус икътисади зонаның чит ил инвесторлары катнашуы белән МИЗ «Алабуга»ның инвестицион мөмкинлекләре презентациясе үтте: Татарстан Республикасы территориясендә бизнес үсеше турында Armstrong, 3М, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» компанияләре вәкилләре сөйләделәр. Чит ил компанияләре-инвесторлары җитәкчелеге республикада булган мөмкинлекләре һәм махсус икътисади зонаның өстенлекләре турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International