ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2015 ел
җомга

Россия-Гарәп эшлекле советы оештырган “Россия регионнары Роуд-шоу”да катнашу кысаларында 2015 елның 25 майдан 28 майга кадәр Татарстан Республикасы делегациясенең Сауд Гарәбстаны Корольлегенә эшлекле визиты үтте. Анда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашты. Делегация составына шулай ук республика дәүләт органнары вәкилләре керделәр: Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләре бар.

France 2 бөтендөнья танылган Франция телеканалының “Дөньяга караш” телетапшыру алдагы күрсәтү темасы - Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның идарү итүче кадрларны әзерләү эшчәнлеге.


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасыннан дәүләт-хосусый партнерлык (ДХП) халыкара стандартларын уйлап табу һәм үсеш мәсьәләләре буенча җаваплы шәхес булып билгеләнгән. Моның турында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов карар итте. 


27
май, 2015 ел
чәршәмбе

Хезмәттәшлексез уңышка җитәргә мөмкин түгел. Моның турында 27 майда Казан федераль университеты лекциясе барышында Марк Лонг - Long Performance Advisors президенты, Америка бизнес-инкубаторлары милли ассоциациясе (NBIA) директорлар советы әгъзасы, шулай ук югары технологияле бизнеслар инкубациясе мәсьәләләре буенча эксперт белдерде.


26
май, 2015 ел
сишәмбе

Перу Республикасы Татарстанның инвестицион инфраструктура объектларын булдыру һәм үстерү тәҗрибәсен өйрәнергә тели. Моның турында Перу Тышкы сәүдә һәм туризм министрын вазыйфаларын башкаручы Эдгар Васкез Татарстан Республикасының Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте. 


25
май, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының муниципаль районнары башлыкларының Сингапур шәһәр-илендә укулары башланды. Делегацияне Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты әгъзасы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкли. Стажировка 25-29 майда үтә.


22
май, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Future Skills» Халыкара белем форумының Пленар утырышында катнашты.
WorldSkills International халыкара хәрәкәтенең илләр-әгъзалар рәсми һәм техник делегатлары, WSI милли оешмалар җитәкчеләре, дәүләт органнары һәм бизнес вәкилләре, фәнни белгечләр катнашуы белән чара Казандагы Халыкара информацион үзәгендә (Универсиада авылы) 22 майда үтте. 


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин һәм башка федераль дәүләт органнары вәкилләре катнаштылар.


20
май, 2015 ел
чәршәмбе

№1726-р 2014 елның 4 сентябреннән РФ Хөкүмәте карары буенча “Стратегик инициативалар агентлыгы” (алга таба – Агентлык) Автоном коммерция булмаган  оешма катнашуы белән әзерләнгән балаларны өстәмә укытуның үсеш Концепциясе расланды. Концепция буенча балаларны өстәмә укытуның мөһим үсеш максатларының берсе вариантлык, сыйфат үстерү һәм һәр бала өчен өстәмә белем алу мөмкинлеге, шулай ук 2020 елга 5-18  яшьтәге балаларның  ким дигәндә 75 проценты өчен   өстәмә белем программалары белән тәэмин итү булып тора.


19
май, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында Япония Премьер-министрның Махсус киңәшчесе Эйичи Хасегава башлыгында зур делегацияне каршы алды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International