Сөт сәнәгате өлкәсендә эшли торган алда баручы Латин Америка компанияләре вәкилләре белән Рөстәм Миңнеханов Уругвайда очрашты.
«Indulacsa» компаниясеннән Марго Наварро бикә Уругвай икътисадының төп өлкәләрнең берсе авыл хуҗалыгы һәм аның эшкәртүгә юнәлгән сәнәгать булып тора дип билгеләде. Заманча технологияләр, продукция сыйфатының югары стандартларын куллану Уругвайның дөньяда авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате комплексын конкурентлыгын үстерә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уругвай вице-президенты һәм Генераль Ассамблеясы (парламент) рәисе Данило Астори белән очрашты.
Данило Асторины сәламләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Уругвай турында күбрәк белү, аның җәмгыяви-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни үсеше, икътисади хезмәттәшлек белән танышу, эшлекле даирәләре белән контактларны урнаштыру мөмкинлеге өчен шат дип ассызыклады. Регион башлыгы ике регион арасында үзара кызыксыну бердәм проектларны тормышка ашыруга ярдәм итәчәк дип ышаныч белдерде.
Уругвайга визит кысаларында регион башлыгы «Россиянең Көньяк Америкадан ерак урнашуы, безнең компанияләрнең яңа базарларга керүдә сак булуы яңа контактларны урнаштыруда, шулар арасында Татарстан һәм Уругвай эшлекле даирәләре вәкилләре арасында комачауларга тиеш түгел» дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы машина төзелеше, заманча технологияләр һәм инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм логистика, спорт, туризм һәм башка өлкәләрдә Көньяк Америка партнерлары белән хезмәттәшлек үстерергә ниятләнә.
Рөстәм Миңнеханов Уругвайга визиты кысаларында Беринг-Беллинсгаузен институтының (IBBA) Ассамблеясы һәм «Глобализация һәм яңа тәэсир итү үзәкләре» I Конференциясе ачышында катнашты.
«Хәзерге дөнья һәр көннән илләр арасында аермаларны тагын да тигезләтә, һәм без хезмәттәшлек,яңа контактларны урнаштыру өчен яңа мөмкинлекләр ачабыз, шулар арасында Уругвай эшлекле даирәләре белән», - дип Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында белдерде.
Уругвайның Монтевидео шәһәренә Татарстан Респбликасының Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 июльдә килде.
“Карраско” Халыкара аэропортында регион башлыгын Уругвайда Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Лабецкий каршы алды. Республика делегациясенең Уругвайга визиты 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Эшлекле программаның төп чарасы Беринга-Беллинсгаузен институтының ассамблеясы (IBBA) һәм “Глобализация һәм тәэсир итүнең яңа үзәкләре” I Конференциясендә катнашу булачак.
2014 елның 13 июлендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Бразилиядә бер көнлек визит белән булды. Ул 2014 елның футбол буенча чемпионаты ябылуында Рио-де-Жанейро шәһәрендә булды.
Искә төшерик, Рио-де-Жанейро шәһәренә Россиянең Президенты Владимир Путин Ул 2014 елның футбол буенча чемпионаты ябылуында катнашу өчен килде. Аның барышында Россия 2018 елда чемпионатны үткәрү эстафетасын алды.
Чара «Маракана» футбол стадионында үтте, шунда, шулай ук, Германия һәм Аргентина арасында финалдагы матч үтте. Германи 1:0 исәбе белән җиңде.
Россия Хөкүмәте «Эш җитештерүчәнлеген арттыру һәм югары җитештерүчән эш урыннарын булдыру һәм модернизацияләү буенча чаралар планы» (2014 елның 9 июле, боерык № 1250-р) раслады.
План үз эченә 7 төп юнәлешләрен ала: җитештерүне яңарту һәм модернизацияләү өчен инвестицияләрне стимульләштерү; технологик яңартуны стимульләштерү; иске эш урыннарын алмаштыруын стимульләштерү; эшчеләрнең профессиональ үсеше өчен шартларны булдыру; хезмәт байлыкларының мобильлеген үстерү буенча чараларны тормышка ашыру; дәүләт катнашуы белән компанияләрдә эш җитештерүчәнлеген арттыру буенча чаралар; индивидуаль һәм кече бизнес эшмәкәрлеге өлкәсендә эшләр санын арттыру өчен шартларны булдыру буенча чаралар.
Планда югары белемле эшчеләрне әзерләү практик-юнәлгән моделендә эшханәләрнең катнашуын дәлиллләнүенә юнәлгән Россиянең салымнар кануннарына үзгәртүләрне кертү, шулай ук WorldSkills Russia региональ һәм милли профессиональ осталык чемпионатларын үткәрү карала.
Чара сөйләшү өчен мәйдан итеп карала һәм ул Россиядә дәүләт-шәхси партнерлык сораулары, кеше капиталына инвестицияләү, базарның яңа үсү нокталары, инновацион процесслар үсә һәм уңай инвестицион климатны булдыруга зур игътибар итә.
«Эре проектларга инвестицияләү – Кытай-Россия региональ хезмәттәшлеге перспективалары» форумын Азия-Тыныч океан регионы икътисадын үстерү Бөтенкытай комитеты карамагындагы Сәүдә-сәнәгать комитеты, Шанхайның бизнесменнар һәм сәнәгатьчеләр Берләшмәсе, шулай ук Россия һәм Кытай арасында эре проектлар өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Берләшмә инициаторлар рәвешендә була. Чараны оештыручы – ААҖ «Бизнес Китай-Россия» булып тора.
Меморандумга кул кую Кытайның Синьцзян-Уйгурск автоном районы (СУАР) делегациясенең Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында үтте.
Әлеге очрашу Хөкүмәт рәисе урынбасары Ши Даган әфәнде башлыгында Кытай провинциясенең вәкилләренең Татарстан Республикасына визиты кысаларында үтте. Рөстәм Миңнеханов һәм Ши Даган алдында хезмәттәшлек буенча меморандумга дөньяның электроэнергияне трансформацияләү, бүлү һәм тапшыру буенча җиһазларны җитештерүнең иң зур компанияләрнең берсе – ТВЕА белән «ТАИФ» компанияләр группасының ААҖ «Территориальная генерирующая компания» («ТГК-16») һәм ААҖ «Сетевая компания» кул куйдылар. «ТГК-16» ягыннан документ астына Генераль директор Рамиль Хусаинов, ААҖ «Сетевая компания» ягыннан – Генераль директор Ильшат Фардиев кул куйдылар. ТВЕА компаниясен Генераль директоры урынбасары Чжэн Янь тәкъдим итте.
Дәүләт һәм бизнес вәкилләре кергән делегацияне Хөкүмәт рәисе урынбасары Ши Даган җитәкли.
Татарстанга кунаклар регион башлыгының чакыруы белән килделәр: Рөстәм Миңнеханов Синьцзян-Уйгур автоном районын бу елның апрелендә эш визиты кысаларында карады.
26 июньгә делегация программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала: Казан Федераль Университеты, Казан Кремле территориясе, Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате пары, Казан Дәүләт Энергетика Университетын карау һәм Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу. Делегацияне Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов озатып тора.