ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2014 ел
җомга

Татарстан белән актив хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын KazanSummit 2014 кысаларында үткән Татарстан-Эмират эшлекле форумы барышында БГЭ министры Султан бин Саид аль Мансури белдерде.

Берләшкән Гарәп Эмиратлары VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитында хөрмәт иле булды. Республика башкаласына саммитта катнашу өчен зур БГЭ делегациясе килде. Татарстан Республикасының премьер-министры Ильдар Халиков катнашкан форумда яклар Татарстан һәм БГЭ арасында үзара табышлы инвестицион хезмәттәшлек үсеше перспективалары турында сөйләштеләр.

Ильдар Халиков сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, БГЭ – иң тиз үсеш алучы илләрнең берсе булып тора. Илдә Татарстан компанияләре эшли, алар арасында «КАМАЗ» аеруча актив эш алып бара. Узган елда Дубаида Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиллеге ачылды.

Минтимер Шаймиев һәм Сауд Абдулла Аль Махмудның очрашуы Катар делегациясенең VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитына – KazanSummit 2014 визиты кысаларында үтте. Сауд Абдулла Аль Махмуд белән бергә очрашуда Катар икътисад һәм тиҗәрәт министрының урынбасары Султан Аль Хатер катнашты.

KazanSummit 2014 тә катнашу тәэсирләре турында сөйләгәндә, чараның югары дәрәҗәдәге булуы билгеләнде. Чара Россия Федерациясе һәм Катар арасында яңа хезмәттәшлек юнәлешләрен ача, Татарстан белән аралашуны ныгыта дип билгеләделәр.

«Монда Сез зур хезмәт күрсәттегез, - дип Сауд Абдулла Аль Махмуд ассызыклады. – Без республика яңа җитәкчелегенең икътисадта гына түгел, әмма фән һәм мәдәни өлкәләрдә икеяклы мөнәсәбәтләрне үстереп, Сезнең сәясәтегезне дәвам итүгә шат».

VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитының тәмамлаучы чарасында үзенең катнашуы турында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән KazanSummit 2014 мәйданында үткән очрашуда белдерделәр.

Регион башлыгы белән очрашуда Россия Федерациясендә Сауд Гәрабстаны, Судан, Тунис, Алжир, Ирак, Катар, Бахрейн, Индонезия, Малайзия, Берләшкән Гарәп Эмиратлары, Куба һәм Египет илчеләре катнаштылар.

«Сезнең катнашуыгыз Халыкара икътисади саммитка зур мөһимлек бирә, - дип сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләде. – KazanSummit бүген – Россиянең ислам дөньясы белән якынайту мәйданы булып тора».

KazanSummit 2014 тә Татарстан Республикасының Президенты янында Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков һәм Россиядә X5 Retail Group сәүдә компаниясенең Башкарма директоры документ астына кул куйдылар.

Кул кую церемониясе VI Россия һәм ИХО илләренең Халыара икътисади саммитының төп ваыйгаларның берсе – Стратегик форумны тәмамлады.

Документ Россия регионнарында компаниянең кибетләренә җирле җитештерүчеләрнең продукциясен китерү турында булды. Татарстан Республикасының Президенты сөйләшүләр барышында регионның X5 Retail Group компаниясе белән алдагы хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләде. Очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы территориясендә урнашачак компаниянең бүлү үзәген төзү проекты турында да сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов һәм БГЭ икътисад министры Султан бин Саид аль-Мансури алдагы үзара табышлы хезмәттәшлек сораулары буенча уртаклаштылар.

Республика Президенты ассызыклаганча, БГЭ хезмәттәшлекне үстерү өчен иң перспектив илләрнең берсе булып тора, Татарстан соңгы дүрт елда Дубаида үтә торган Еллык инвестицион форумда актив катнаша. Ул, шулай ук, Татарстанның гарәп вәкилләре эшләгән тәҗрибәсен дә алалар дип билгеләде.

«Россия һәм БГЭ мөнәсәбәтләре бүген тиз үсә һәм безнең регион монда атнашырга тели, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. – ИХО илләре белән аралашу безнең регион өчен мөһим бурыч булып тора».

Мевлют Чавушоглуны сәламләгәндә, Татарстан җитәкчелеге Төркия белән көчле һәм дус Россия-Төркия мөнәсәбәтләре нигезендә югары дәрәҗәдәге аралашуның кадерен белә дип республика башлыгы ассызыклады.

Яклар булган Татарстан-Төркия проектлары, икеяклы хезмәттәшлек үсеше һәм бердәм эшенең алдагы перспективалары турында сөйләштеләр. Кыска вакытта Татарстан Республикасына Төркия бизнесы ягыннан инвестицияләр күләме шактый үсте һәм бүген Төркия чит ил капиталы катнашкан эшханәләр саны буенча беренче урында тора дип Рөстәм Миңнеханов аеруча ассызылады. Татарстанда 278 Төркия компаниясе эшли.

Бу елда МИЗ «Алабуга»да Төркия инвесторлары катнашуы белән биш яңа җитештерү ачырга планлаштырыла. Алар барысы да югары технологияле проектлар булып тора. Шул ук вакытта республика башлыгы мәдәни мөнәсәбәтләргә дә игътибар итте. 2014 елда Казан Төркия дөньясының башкаласы булды дип билгеләнде.

Очрашу Казанда Халыкара мәгълүмати үзәктә (ХМҮ) мәйданында, VI  Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2014) кысаларында үтте.

Татарстан Республикасының Президенты Федерация Киңәшмәсе делегациясенең башлыгын Ильяс Умахановны Федерация Киңәшмәсе ягыннан чарага ярдәм итү өчен рәхмәтләде һәм саммитның Россия һәм ислам дөньясы илләре арасында хезмәтәшлекне ныгыту өчен федераль мәйдан кебек булуын билгеләде. Бу елда саммита Федерация Киңәшмәсенең 20 вәкиле катнашты.

«KazanSummit кебек вакыйга чит илләргә Россия һәм аның регионнарының күптөрлелеген күрсәтергә яхшы мөмкинлек бирә», - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Индонезиянең Халык консультатив конгрессы регионнар вәкилләре Киңәшмәсе рәисе Ирман Гусманның Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшү VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитына визиты кысаларында үтте.

Очрашу Казан Кремлендә үтте. Татарстан ягыннан анда Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Туризм буенча Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов, Индонезия делегациясе вәкилләрен сәламләп, аларны сөйләшү VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитында катнашу өчен рәхмәт белдерде.


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясенең Федерация Киңәшмәсе Комитетының вәкиле Сергей Батин Федерация Киңәшмәсенең делегациясе составында VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитында (KazanSummit 2014) катнашачак.

«Алдагы саммитта ИХО илләре белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту, яхшы эшлекле климатны урнаштыру, инвестицияләрне җәлеп итү кебек сораулар буенча уртаклашачак, - дип Сергей Батин билгеләде. – Аның эшендә ислам дөньясының бизнес вәкилләре һәм белгечләр катнашачак. Дөнья финанс системасында Ислам үсеш банкы, ИХО, БДБ илләре һәм Россия арасында интеграцион процессларда ислам капиталы роле кебек темалар буенча сөйләшү планлаштырыла».

Сенатор сүзләре буенча, узган елгы саммитта кайбер ислам бизнес вәкилләре Татарстан проектларына кызысынуын белдерделәр.

Федерация Киңәшмәсенең халыкара сораулар буенча рәисенең беренче урынбасары Владимир Джабаров сүзләре буенча ИХО илләренең бизнесменнарының Халыкара икътисади саммитка чакыруга җавап бирү яхшы күрсәткеч булып тора.

Сенатор билгеләгәнчә, Татарстан Республикасының башкаласында KazanSummit үтәрү ислам илләренең дөньяда булган күп төрле процессларга үзенең фикерләре булуын күрсәтә.

«ИХО илләренең бизнесменнарының Халыкара икътисади саммитка чакыруга җавап бирү яхшы күрсәткеч булып тора, - дип әйтте. - Россия сәясәте хәзер күпвекторлы булып тора, безнең ил өнбатышка гына түгел, әмма көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш юнәлешләрендә эшли. Россия партнерлык мөнәсәбәтләренең кадерен белә, алдагы көннәрдә дә ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне үстерәчәкбез».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International