ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Форум максаты – Россия инвестицион сәясәтенең юнәлешләрен, икътисадның төрле өлкәләрендә бизнес алып бару буенча шартларны билгеләү һәм Мәскәүнең һәм регионнарның чит ил инвесторларына потенциалын күрсәтү булып тора.

Бүген Россия Федерациясе башкаласында Чит ил инвестицияләре буенча икенче халыкара форумы эшли башлады. Ул 23-24 октябрьдә Мәскәүдә үтәчәк.

Конференцияләрдә форум катнашучылары чит ил инвестицияләренең агымын Россия башкаласына арттыру һәм инвесторларның кызыксынуларын саклау сорауларын карачаклар. Чарада бөтен дөнья буенча 2 меңнән артык делегат катнаша.

Джакартада (Индонезия) конференц-үзәгендә 19-21 декабрьдә 3-нче Халыкара “Индонезия ислам бизнесы һәм хәләл азык-төлек күргәзмәсе” (Indonesian Halal Business and Food Expo) үтәчәк.

Чараның максаты – хәләл продукциясен һәм “ислам бизнесын” мавыктыру, шулай ук мөселманча яшәү гадәтен күрсәтү. Күргәзмә кысаларында ислам мәдәнияте һәм модасы экспозицияләре булачак.


22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген “Россия регионнарында һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: системаны төзеп” XII Бөтенроссия форумы тәмамланды. Анда Татарстан Республикасының хөкүмәте катнашты.

Билгелик, форум һәр елны 2002 елдан башлап үтә һәм стратегик планлаштыру механизмнары буенча уртаклашуда төп мәйдан булып санала.

Ике көнлек форум программасы 25-30 акциядән тәшкил итте. Акцияләрне федераль министрлыклар, алда барган дөнья һәм Россия консалтинг һәм эксперт оешмалар, шулар арасында Татарстан Республикасының хөкүмәте оештырды.

Бүген 12 фин компаниясеннән торган делегация Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында визит белән булды. Компанияләр төзелеш материаллары, химия, сантехника, приборлар, электротехник җиһазлар җитештерү өлкәсендә эшлиләр.

Фин бизнесменнары үзенең сәүдә-икътисади миссиясе белән Татарстанда 21-24 октябрьдә булачак. Визит кысаларында төрле рәислекләр һәм республиканың төп компанияләрне карау планлаштырылган. Миссияне Татарстан Республикасының сәүдәәнагәть пулаты һәм Фин-татар сәүдә пулаты оештырды.


16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанда урнашкан Форд заводында тулы цикллы Ford Kuga машиналарын җитештерүгә багышланган тантаналы церемониясе үтте.

Церемониядә Татарстан Республикасының премьер-министры Ильдар Халиков, Форд Соллерс Президенты Тед Каннис, Форд Соллерс Башкарма директоры Адиль Ширинов, ААҖ «Соллерс» Генераль директоры Вадим Швецов һәм махсус кунак – Ford Директорлар Киңәшмәсе рәисе Уильям Клэй Форд катнаштылар.


11
октябрь, 2013 ел
җомга

10 октябрьдә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгына визит белән Санкт-Петербург хөкүмәте делегациясе килде.

Делегация составына Санкт-Петебург Стратегик инвестицияләр агентлыгы генераль директоры урынбасары  Антон Савенко, Сәнагәть сәясәте һәм инновацияләр буенча комитетының рәисе Максим Мейксин, Сәнагәть сәясәте һәм инновацияләр буенча комитетының инвестицион сәясәт һәм инновацияләр белән идарәчелекнең башлыгы Римма Сачунова, Сатып алучы базарының һәм эшкуарлык үсеше буенча Комитеты рәисенең беренче урынбасары Константин Красненко һәм Мәгълүмат һәм элемтә буенча комитетының аналитик аралашу рәислеге бүлегенең башлыгы Татьяна Голованова керделәр.

Октябрьдә Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясендә беренче “СМАРТ Сити Казан” Архитектура киңәшмәсе үтте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе (ТР ҮК) генераль директоры Булат Гаянов, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, “СМАРТ Сити Казан” архитекторы Норлиза Хашим һәм ТР ҮК архитекторы Эльмира Низамиева катнаштылар.

“СМАРТ Сити Казан” технополисы Архитектура киңәшмәсенең максаты – “яшел” төзелеш принципларын мавыктыру һәм куллану, Россия Федерациясе, халыкара стандартларына туры килү булып тора.


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

V Халыкара Икътисади саммиты кысаларында 7 килешүгә кул куелды, аларның бишесе – “СМАРТ Сити Казан” проектын тормышка ашыру буенча.

2-3 октябрьдә Халыкара мәгълүмат үзәге мәйданында (Универсиада авылы) Россия һәм ИХО илләре арасындагы  V Халыкара Икътисади саммиты үтте. Саммитта инвестицион, бизнес, медиа форумнар, түгәрәк өстәлләр, эш очрашулар һәм күргәзмәләр булды.

Саммит Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов оештырган эш иртәнге ашы белән ачылды. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов очрашуның модераторы булып торды.

Татарстан Республикасының Президенты KazanSummit 2013 кысаларында уннан артык мөселман дөньясы илләре белән очрашулар уздырды. Президент белән бергә очрашуларда Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов һәм Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаштылар.

Пакистан Сенаты рәисе Сайед Наяр Хусейн Бохари белән республика башлыгы машина, вертолетлар, компрессорлар һәм җиһазларны китерү мөмкинлекләрен карадылар.

Катар делегациясе белән Рөстәм Миңнеханов KazanSummit ролен һәм ТР ИҮА җитәкчесенең Катарга визитын билгеләде.


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне, 5 октябрьдә Россия Федерациясенең бөтен регионнарында урманны арттыру буенча акцияләр үтте.

Яшә урман!” акциясенең максаты – җәмгыятьнең урман проблемасына җәлеп итү булып торды. Татарстанда көз дәвамында 10 млн. артык агач утыртырга планлаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International