17-18 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы башкаласы Минск шәһәренә рәсми эшлекле визиты узды.
2016 елның 17-20 октябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы VIETNAM INTERNATIONAL INDUSTRIAL FAIR VIIF-2016 халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Вьетнам Республикасы башкаласы Ханой шәһәрендә күргәзмә экспозициясен оештырды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның утырышы узды.
8-9 октябрьдә «КАИ ОЛИМП» спорт комплексында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярым финал һәм финал уеннары узды. Барысы ярышларда төрле министрлыклардан һәм идарә тармакларыннан 33 команда катнашты.
10-11 октябрьдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эшлекле визит белән киләчәк. Делегация составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, министрлыклар һәм идарә тармаклары җитәкчеләре, шулай ук Татарстанның зур бизнес вәкилләре керде.
3-8 октябрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РХХһДХ) мәйданында узган «Идарәчелек осталыгы: региональ командалар үсеше» белем бирү программасының өченче йомгаклау этабы тәмамланды.
Төркия икътисад министры пыяла җитештерү буенча ике «Тракья Гласс Рус» заводын ачу тантанасында катнашу өчен Татарстанга килде.
Бу көннәрдә ике дәүләтнең башлыклары – Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев катнашуы белән Астанәдә 5 октябрьгә кадәр дәвам итүче чираттагы XIII Россия һәм Казахстан регионара хезмәттәшлеге форумы эшен башлап җибәрде.
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе Канадага рәсми визит ясады
Инвестицион үсеш агентлыгы офисында махсус әзерләнгән проектлар исемлеге буенча «Мубадала» инвестицион фонды (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) һәм Россия туры инвестицияләр фонды (РТИФ) делегацияләре әгъзалары белән сөйләшүләрнең беренче раунды узды