ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

2016 елның 12 маенда Катар инвестицион үсеш агентлыгының бизнес үсеше буенча директор Шейх Абдулазиз Аль-ТАНИ Татарстан Республикасына визит белән килде. Катар Шейхының визит максаты Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен өйрәнү һәм бердәм проектларны тормышка ашыру булып тора.

Делегация составында БГЭ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Омар Саиф Гобаш, БГЭ Икътисад министрының урынбасары Абдулла Аль Салех һәм Еллык Дубай күргәзмәсенең Президенты Давуд Аль Шезави бар. Гарәп Эмиратлары вәкилләре Казанда 19-21 майда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit – 2016” VIII Халыкара икътисади форумы эшендә катнашу өчен киләчәкләр.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

12 майда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Венага (Австрия) эшлекле визит белән килде, анда ул Австрия-Татарстан эшлекле форум эшендә катнашты һәм Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын презентацияләде.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Президент UFI (Бөтендөнья күргәзмә индустриясе ассоциациясе) Алексеев әфәнде инициативасы буенча дөнья икътисады өчен күргәзмәләр роле турында җәмгыятькә сөйләү өчен күргәзмә дөньясы вәкилләре үз тырышлыкларын бершәштерергә карар иттеләр. Шуның өчен 2016 елның 8 июне Бөтендөнья күргәзмәләр көне игълан ителде.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 10 маенда "Россия-Ислам дөньясы: Kazansummit" VIII Халыкара икътисади саммитын үткәрү һәм аңа әзерләнү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

4 майда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиковның Сычуань провинциясенең партия комитеты сәркатибы, Милли вәкилләрнең Бөтенкытай җыелышының Даими комитеты рәисе Ван Дунмин әфәнде белән очрашуда катнашты.


30
апрель, 2016 ел
шимбә

26 апрельдә Булавайо шәһәрендә (Зимбабве) ачылган ZITF-2016 халыкара сәнәгый күргәзмәсе кысаларында “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының милли стендын әзерләде.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

28 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ремек белән очрашуда катнашты.

27 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Wellington Management һәм Goldman Sachs (АКШ) компанияләре вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрде.

27 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина XVI Россия һәм ХI Казан венчур ярминкәләренең ачышында һәм пленар утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International