- Татарстан инвесторлары өчен рекордлы җылыту җитте. Климат яхшы. Керем рәвешендә күп явымнар көтелә. Шундый “һава торышы” “Яр Чаллы” узып китүче социаль-икътисади үсеш Территориясе аркасында мөмкин булды, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
21 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади Советы утырышында катнашты. Киңәшмә сәнәгый җитештерү өчен фәнни уйлап табуларның җайлашуына, технологияләр һәм белемнәрне коммерциализацияләүгә ярдәм итүче республика инфраструктурасының үсеше мәсьәләләренә багышланды.
Россиядәге Мавритания Ислам Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сиди Мөхәмәд Ульд Талеб Амар 19-21 майда Татарстан башкаласында үтәчәк “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit – 2016” VIII Халыкара икътисади саммиты эшендә катнашачак.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы регуляр рәвештә республика муниципалитетлары белән эш алып бара, идарәара характерындагы эшлекле очрашулар уздырыла. Анда Татарстан регионнарының үсеш стратегияләре, алар арасында муниципаль оешмаларда тормышка ашырылачак мөмкин булган проектлар һәм инвестицион өлкәләр буенча сөйләшүләр үтә.
18 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Россия регионнарының татар авылларыннан эшмәкәрләрнең V Бөтенроссия җыенында катнашты. 2016 елда җыенда РФнең 36 регионыннан, алар арасында Татарстан Республикасыннан кече бизнес һәм фермерлар хуҗалыкларының 600дан артык вәкил катнашты.
17 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Сычуань тимер юл инвестицион компанияләр группасы Мәскәү вәкиллеге башлыгы Жань Чжэнхай әфәнде һәм холдингның Татарстан филиалы директоры Лю Цзяньцзюнь әфәнде белән эшлекле очрашу уздырды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 15 мартта үткән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендәге Словения Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Приможа Шелиго әфәнде белән очрашуда катнашты.
15 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Казан Ярминкәсендә “Энергетика. Ресурсларны саклау – 2016” XVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачышында катнашты.
11 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Дәүләт Советының бишенче чакырылыш уналтынчы утырышында катнашты.
10 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында үткән Татарстанда коррупциягә каршы чаралар буенча комиссия утырышында катнашты.