ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2014 ел
шимбә

2014 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия һәм Төркия эшмәкәрләре Ассоциациясе арасында аралашу буенча килешүгә кул куелды. Документ астына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Ассоциация рәисе Наки Карааслан кул куйдылар.

Чарада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, Төркиянең Россия Федерациясендә Гадәттән Тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе  Умит Ярдым, RTIB  җитәкчесе Наки Карааслан һәм 300 дән артык Төркия бизнесы вәкилләре катнаштылар.

Килешүгә кул кую церемониясе Төркия һәм Россия эшмәкәрләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентациясен күрсәтүдән соң үтте. “Без элемтәләребезне киңәйтүгә шат булабыз, моңа бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия һәм Төркия эшмәкәрләре Ассоциациясе арасында аралашу буенча кул куелган килешү ярдәм итәчәк”, - дип Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән ААҖ «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар киңәшмәсенең утырышында катнашты. Анда республика икътисадының стратегик үсеше буенча сораулар каралды.

Утырыш барышында нефть һәм газ индустриясенең актуаль тенденцияләре турында доклад белән E&Y (Ernst&Young, Бөекбритания  аудитор-консалтинг компаниясе) вәкиле лександр Оливейр чыгыш ясады. 

Ирван Праитно губернаторы башлыгында Көнбатыш Суматра Индонезия провинциясе делегациеясе белән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов 26 ноябрьдә очрашты. Казан Кремлендә үткән очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисади хезмәттәшлек, мәгариф, студентлар белән алмашу, инновацияләр өлкәсе һәм спортта аралашу, туризмны билгеләде. 


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасының  инвестицион үсеш агентлыгы, Внешэкономбанк дәүләт корпорациясе һәм ААҖ “Проектлы финанслау федераль үзәге” «Идел буе федераль округында дәүләт-шәхси партнерлык проектларын оештыру» темасына семинар үткәрделәр.

Семинарда 7 Идел буе регионыннан (Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Чуваш Республикалары, Саратов һәм Ульяновск өлкәләре) 70 тән артык дәүләт органнары, үсеш институтлары һәм бизнес вәкилләре катнаштылар.

Семинарны ачканда Татарстан Республикасының  Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина  дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын дәүләт һәм муниципаль инфраструктураны булдыру һәм дәүләтнең социаль сәясәтен тормышка ашыруда куллануының мөһимлеген ассызыклады.

Семинарда Внешэкономбанк бүлекләре, алда баручы консалтинг оешмалары белгечләре, шулай ук Внешэкономбанк финанс катнашуы белән инвестицион проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе булган компанияләр вәкилләре чыгыш ясадылар.

Семинар барышында дәүләт-шәхси партнерлык проектларның төрле аспектлары каралды: юридик, оештыручы, икътисади аспектлар, ДШП модельләрен куллану схемалары буенча уртаклаштылар. Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород өлкәсендә тормышка ашырылган ДШП проектлары мисалында проектларны алып бару сораулары каралды.


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының  инвестицион үсеш агентлыгы һәм Внешэкономбанк дәүләт корпорациясе 2014 елның 26 ноябрендә «Үсеш институтлары ярдәмендә тормышка ашырыла торганинвестиционпроектларның белгечләр-катнашучыларны әзерләү» проекты кысаларында «Идел буе федераль округында дәүләт-шәхси партнерлык проектларын оештыру» темасына семинар үткәрәчәк.

Семинарда регионның махсус дәүләт органнары белгечләре, дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану белән проектларны тормышка ашыруын планлаштырылган бизнес һәм муниципаль оешмалар вәкилләре катнашачаклар.


7
ноябрь, 2014 ел
җомга

12 кеше составында Кытай җитештерүчесе вәкилләре 31 октябрьдән ноябрьнең уртасына кадәр  КИП «Мастер» территориясендә Haier җитештерү мәйданнарының техник инжинирингын үткәрәчәкләр.

Татарстан Республикасының делегациясен Колумбия башкаласына – Богота шәһәренә ике көнлек визит барышында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Килешүләргә FIHAV 32-нче Халыкара Гавана ярминкәсендә Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасының делегациясе эше барышында кул куелды.

Ярминкәнең тантаналы ачыш церемониясендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе  кергән регион делегациясен Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International