Татарстан башкаласында Россия регионнарының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән икътисади аралашу өчен төп мәйдан булып торган “Россия - Ислам дөньясы: Kazansummit” Халыкара икътисади саммиты эшен дәвам итә.
18-20 майда Россия Федерациясе Президенты карамагында дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы Россия академиясе һәм Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) мәйданнарында региональ идарә командаларын укыту узачак. Укуның максаты Россия регионнарында бизнес алып бару шартлары һәм инвестицион климатны яхшырту өчен идарә осталыкларын арттыру булып тора.
Татарстан Республикасының Австрия белән хезмәттәшлеген ныгыту, шулай ук 2016 елның 12-13 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегациянең Вена шәһәренә визиты нәтиҗәләре буенча килешүләрне үстерү кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы “Австрия – бизнес, фәнни тикшеренүләр һәм уйлап табулар урыны буларак” семинар оештыра.
2016 елның 12 маенда Катар инвестицион үсеш агентлыгының бизнес үсеше буенча директор Шейх Абдулазиз Аль-ТАНИ Татарстан Республикасына визит белән килде. Катар Шейхының визит максаты Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен өйрәнү һәм бердәм проектларны тормышка ашыру булып тора.
Делегация составында БГЭ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Омар Саиф Гобаш, БГЭ Икътисад министрының урынбасары Абдулла Аль Салех һәм Еллык Дубай күргәзмәсенең Президенты Давуд Аль Шезави бар. Гарәп Эмиратлары вәкилләре Казанда 19-21 майда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit – 2016” VIII Халыкара икътисади форумы эшендә катнашу өчен киләчәкләр.
12 майда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Венага (Австрия) эшлекле визит белән килде, анда ул Австрия-Татарстан эшлекле форум эшендә катнашты һәм Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын презентацияләде.
Президент UFI (Бөтендөнья күргәзмә индустриясе ассоциациясе) Алексеев әфәнде инициативасы буенча дөнья икътисады өчен күргәзмәләр роле турында җәмгыятькә сөйләү өчен күргәзмә дөньясы вәкилләре үз тырышлыкларын бершәштерергә карар иттеләр. Шуның өчен 2016 елның 8 июне Бөтендөнья күргәзмәләр көне игълан ителде.
2016 елның 10 маенда "Россия-Ислам дөньясы: Kazansummit" VIII Халыкара икътисади саммитын үткәрү һәм аңа әзерләнү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.
4 майда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиковның Сычуань провинциясенең партия комитеты сәркатибы, Милли вәкилләрнең Бөтенкытай җыелышының Даими комитеты рәисе Ван Дунмин әфәнде белән очрашуда катнашты.
26 апрельдә Булавайо шәһәрендә (Зимбабве) ачылган ZITF-2016 халыкара сәнәгый күргәзмәсе кысаларында “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының милли стендын әзерләде.