ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре чит ил территорияләрендә һәм РФ субъектларында ТР вәкиллекләре белән видеоконференция форматында план буенча һәр атналы киңәшмәдә катнаштылар.

7 һәм 8 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Будапештта узучы Татарстан көннәрендә катнаша.

“КазанСаммит – 2016” якынлашу белән һәр көнне үзгәрешләр күбрәк барлыкка килә. Шулай, 7 апрельгә Россиядәге 13 Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләр үзенең катнашуы турында белдерделәр. Алар арасында – Буркина Фасо кебек экзотик иленең илчесе Антуан Сомда әфәнде.


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

6 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан делегациясе составында Чехия республикасына килде, ул Чехиянең Көньяк Моравия өлкәсендә Татарстан Республикасы Көннәрендә катнашачак. Татарстан делегациясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

2015 елда Россия Федерациясе регионнарының инвестицион климаты хәленең Милли рейтингы нәтиҗәләре буенча Татарстан элеккечә бизнес-структуралар өчен иң уңай инвестицион шартлар белән тәэмин иткән регион-лидер кала. 7 апрельдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты утырышында депутатлар һәм хакимиятнең башкарма органнары шул көчле позицияне ничек тоту турында фикер алыштылар.


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Тагын да күбрәк Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының илләр-катнашучылары Казанга килергә телиләр. Россия Федерациясендә Фәлистин иленең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фаед Халед Мустафа “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit – 2016” VIII икътисади форумында үзенең катнашу турында белдерде.

5 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 5-8 апрельдә Санкт-Петербургта үтүче Татарстан Республикасы көнендә һәм “Региональ икътисадта импорт алмашу” тематик атна кысаларында бизнес-миссиядә катнашты.


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Apollo Co., Ltd (Көньяк Корея) компаниясе президенты Т. Г. Квон әфәнде республика территориясендә яңа җитештерүне тормышка ашыру турында Килешүгә кул куйдылар.


1
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 28-30 мартында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясенең Көньяк Кореяга эшлекле визиты үтте.

1 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина "2015 елда "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасында белдерүләрне карау кысаларында кеше һәм гражданинның хокукларын һәм азатлыгын саклау һәм тәэмин итү турында" ТР Министрлар Кабинеты утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International