ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Rockwool International" компанияләр төркемнәре президенты Йенс Биргерссон белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, "Rockwool Russia" генераль директоры Марина Потокер, "Rockwool Russia" сатулар буенча директоры Максим Тарасов, "Роквул Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев һәм башкалар катнашты.

Инвестор 2012 елда “Алабуга” МИЗ территориясендә завод ачты, анда дөньяда таш ватасын җитештерү буенча көчле линия урнашты, ул елга 110 мең тонн күләмдәге продукция чыгара ала. Завод төзелешенә инвестицияләр күләме Rockwool өчен иң зур булган 150 млн. доллар тәшкил итте.

Очрашуны ачып, Татарстан Президенты, бу компания республикада тормышка ашырган проект инновацион, уңышлы һәм республикада гамәлгә куела торган энергияне саклау стратегиясенә яхшы туры килә, дип билгеләп үтте. Гомумән алганда, Татарстанның бу компанияләр белән хезмәттәшлеге уңышлы бара, "Rockwool", "Danfoss" кебек компанияләр белән уртак проектлар шул хакта сөйли дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.

"Бу проектны уңышлы дип саныйбыз һәм башка инвесторларга үрнәк итеп күрсәтәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ дагы "Rockwool" заводы турында. Бу проект кысаларында компания билгеләнгән инвестицияләр күләмен арттырды һәм планлаштырылганнан күбрәк эш урыннары булдырды. ТР Президенты ассызыклаганча, республика җитәкчелеге үз вәкаләтләре һәм мөмкинлекләре кысаларында Татарстанда "Rockwool" компаниясенең бизнесын үстерергә ярдәм итәргә әзер.

Йенс Биргерссон, үз чиратында, ТР Президентына проектны тормышка ашыруда уңай шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстандагы завод - "Rockwool International" компаниясенең иң зур һәм югары технологияле предприятиеләрнең берсе һәм компания аны үстерү белән кызыксына.

Йенс Биргерссон ассызыклаганча, сәяси факторлар китереп чыгарган билгеле катлаулылыкларга карамастан, Россия компания өчен иң мөһим базарларның берсе булып кала.

"Катлаулылыклар бездән түгел, ә сезнең сәясәтчеләр гаебе белән туа. Россия инвесторларга карата үз мөнәсәбәтен үзгәртмәде. Без сезнең сәясәтчеләргә карамыйбыз һәм шулай ук безнең элемтәләргә җаваплы карауны дәвам итәбез", - дип ассызыклады, үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов.

"Безнең бизнесның Россиядә янә үсә башлавын түземсезлек белән көтәбез. Бу базардан китәргә ниятебез юк. Үсеш башлангач та без киңәйтү стартегиясен дәвам итәчәкбез", - диде Йенс Биргерссон.

"Rockwool" продуктлары "Татнефтехиминвест-холдинг" утырышы кысаларында  презентацияләнәчәк дип тәкъдим ителде.

 

Белешмә

Rockwool International таш ватасы нигезендә янмый торган изоляцион материаллар җитештерү өлкәсендә дөнья лидеры булып тора. Компанияләр төркеменең хезмәткәрләр саны 35 илдә 11 меңнән артык белгеч дип санала. Компаниянең үзәк офисы Хедехусенда (Дания) урнаша.

 

“Татар-информ” ИА материаллары буенча


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның ноябрендә Икътисад үсеше министры урынбасары Александр Цыбульской рәислеге астында Россия Икътисад үсеше министрлыгынында сәнәгый-җитештерү махсус икътисади зоналар буенча белгечләр советы утырышы үтте.

Утырышта “Алабуга” МИЗ 3 яңа компанияләр-резидентлар расланды. Проектларга белдерелгән инвестицияләр гомуми күләме 11,5 млрд сум тәшкил итте.



30
октябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина VII Россия-Германия яшь лидерлар конференциясенең пленар сессиясендә чыгыш ясады.
Абруйлы чара 2009 елдан үтә һәм ике ил яшьләренең ачык диалог үсеше платформасы булып тора. Монда Россия-Герман мөнәсәбәтләр, алар арасында икътисади мөнәсәбәтләрнең төп мәсьәләләре буенча сөйләшәләр. Конференциядә 25-40 яшьтәге 280 яшь эшлеклеләр җыелды. Татарстан башкаласына кадәр форум Берлин, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мюнхенда узды.


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының “Сетевая компания” ААҖ “Проектлы Олимп” дәүләт секторында проектлы эшчәнлек белән профессиональ идарә итү конкурсында җиңүчеләр арасында булды. Ярышларны Россия Хөкүмәте карамагындагы Аналитик үзәге үткәрә һәм, шулай ук, ил һәм регионнарның инвестицион сөйкемлелеген арттыру аспектында проектлы идарә итү институтын үстерүгә юнәлгән. Бүләк бирү тантаналы церемониясе “Дәүләт секторында проектлы идарә итүен куллану тәҗрибәсе” конференциясе кысаларында узды. Чарада ТР ИҮА вәкилләре катнаштылар.
Бүләк бирү церемониясе вакытында сәхнәгә ярышның 42 оешма-финалистлар вәкилләре менде. Барлык чарада дәүләт секторының 100 оешмасы катнашты.
Татарстан компаниясе “Комплекслы проект белән идарә итү системасы” номинациясендә 2-нче урын алды, 1-нче урынны “Россия Саклык банкы” һәм “Росатом” атом энергиясе буенча капитал кертүләр программасы идарәсе кебек “федераль титаннар” бүлделәр.
Җиңүчеләрне ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина котлый:
“Сетевая компания” ААҖ төп функцияләре электр энергиясен тапшыру һәм бүлү, яңа кулланучыларны кертү өчен шартлар булдыру булып тора. Ә бу – инвестицион проектларны тормышка ашыру, яңа җитештерүләрне булдыруда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Шуңа күрә абруйлы ярышта  “Комплекслы проект белән идарә итү системасы” номинациясендә уңыш компания һәм бөтен республиканың энергия белән тәэмин итү кебек мөһим эштә югары бәя булып тора. Тизлек һәм сыйфат – Бу Татарстан турында.
Без дәүләт секторында проектлы эшчәнлек белән профессиональ идарә итүнең төп тәҗрибәсен инвесторлар белән эшне яхшырту өчен җентекләп өйрәнәчәкбез”.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
 

 Татарстан Республикасында 2015 елның 2 октябреннән Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы 133.1 ст. нигезендә ТР профсоюз Федерациясе, ТР эш бирүчеләр берләшмәсенең Координацион советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында хезмәткә түләүнең минималь күләме турында килешү булдырылды. 


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

 Бүген 28 октябрьдә Мәскәүдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Исраил-Россия эшлекле советы –Исраил Дәүләте һәм Россия Федерациясе компанияләре һәм оешмалары арасында хезмәттәшлекнең уңай шартлары һәм туры эшлекле контактларны урнаштыру максаты булган мөһим сәяси булмаган җәмгыяви оешма арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. 

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәүдә Иерусалим эшләре һәм Абсорбция (яңа гражданнарның яһүдләр җәмгыятенә кертү) һәм Исраил Дәүләтенең диаспоры министры Зеэв Элькин белән очрашты.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген Мәскәүдә үтүче “Эшлекле Инициативалар форумы: Исраил-Россия 2015”да Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте. Чара Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Исраил (хөкүмәтара) комиссиясенең 12-нче утырышына багышланды.


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында ДХП (дәүләт-хосусый партнерлык) өлкәсен тәртипка салуга багышланган идарәара киңәшмә узды.

2016 елның 1 июленә кадәр региональ норматив хокук актларын Россия Федерациясенең субъектларына “Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым кануннарга үзгәртүләрне кертү турында” 2015 елның 13 июленнән №224 Федераль канунына туры китерергә кирәк.


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Кытай Халык Республикасының алда баручы ММЧ - Кытайның Үзәк телевидениесы һәм Халыкара радиога интервью бирде.

ТР Министрлар Кабинеты әгъзасы журналистларның сорауларына Пекинда 22-23 октябрьдә үтүче Кытайның Чит ил Инвестицияләре ярминкәсенең (COIFair 2015) 7-нче сессиясе барышында җавап бирде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International