ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе

24 июльдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Карелия Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу үтте.

Россия Федерациясенең төньяк-көнбатыш регионының эшлекле даирәләр вәкилләре Татарстанга икътисади һәм инвестицион сәясәте өлкәсендә тәҗрибә алмашу һәм эшлекле элемтәләрен ныгыту өчен килделәр.

Делегация җитәкчесе, регионның икътисади үсеш  министрның урынбасары Сергей Алимпиев ассызыклаганча, Карелия инвестицияләргә ярдәм итү һәм эшмэкәрлек инфраструктурасын булдыру, махсус икътисади дәрәҗәсе булган территорияләр белән идарә итү, региональ инвестицион стандартны кертү тәҗрибәсен өйрәнүдә кызыксынган.

"Без Татарстан логикасын аңлыйбыз: инвестицияләр, акчаны үз җиренә җәлеп итү - күчемсез милек һәм сәнәгый эшханәләр объектлары булдырыла, икътисади үсеш бара, яңа эш урыннары, салым керүе үсә", - дип Сергей Алимпиев билгеләде.

Программа кысаларында 23-24 июльдә делегация Татарстанның инвестицион инфраструктура объектлары (мәсәлән, "Химград" технополисы) һәм кайбер сәнәгый эшханәләрне карады, ТР икътисад министрлыгы һәм башка министрлыкларда очрашулар үткәрде. 

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте


24
июль, 2015 ел
җомга

 Бүген, 24 июльдә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка “Иннокам” территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясен күрсәттеләр. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


23 июльдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Җәмгыяви советы утырышы үтте, анда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясен тормышка ашыру буенча чаралар планы турында фикер алыштылар.

Искә төшерик, 2015 елның 17 июнендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов №40-ЗРТ “2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясен раслау турында” Татарстан Республикасының канунына кул куйды. Стратегия 2030 практик тормышка ашыру өчен чаралар планы булдырылды. “Республика дөнья дәрәҗәсендә инвестицион сөйкемле булып тора. Финанс системасы югары эффектив”, - шулай стратегик максатларның берсе формалашкан.


 


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

28 июльдән 30 июльгә кадәр Казанда “КХР Синьцзян-Уйгур автоном районының экспорт товарлары (инвестицияләр)” күргәзмәсе үтәчәк.

“Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең №1 павильоны территориясендә авыл хуҗалыгы, тукыма сәнәгате, туризм, рекреация кебек өлкәләрдә эшләүче 50 дән артык зур компанияләр булачак.



22
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Инвестицияләр өлкәсендә июль яңалыкларының берсе Россиядә рейтинг эшчәнлеген норматив тәртипкә салуын булдыру булып торды.

2015 елның 13 июленнән Россия Федерациясенең Федераль кануны  N 222-ФЗ “Россия Федерациясендә кредитлы рейтинг агентлыклары эшчәнлеге турында, “Россия Федерациясенең үзәк банкы турында” Федераль кануны 76[1] кә үзгәртүләрне кертү турында  һәм Россия Федерациясенең кайбер канун актларының кагыйдәләренең эшләмәвен дип табу” рейтинг эшчәнлегенең төп төшенчәләрен һәм аны Россиядә тормышка ашыру, агентлыкларның аккредитациясенең тәртибен билгели.

Белгечләр яңа федераль канунның чыгуын 2015 елның башында Россия рейтингын бернәрсәгә дә нигезләнмичә төшергән кайбер Көнбатыш һәм халыкара агентлыкларның эшчәнлеге белән бәйлиләр. Шул ук вакытта, мәсәлән, Кытай агентлыгы Dagong Global Credit Rating Россия икътисадының потенциалын шактый югары бәяли.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне билгели:

“Россия инвестицион канунчылыгы төрле сораулар буенча дөнья трендларыннан артта кала һәм рейтинг агентлыклары турында канун – аны яхшырту юлында адым булып тора. Ватан рейтинг агентлыклары элек тә эшләделәр, әмма хәзер федераль дәрәҗәдә норматив тәртипкә салу әлеге эшчәнлек төрен яңа биеклекләргә күтәрә, ә объектив, нигезләнгән билгеләүдә кызыксынган инвесторларда хәл итү– инвестицияләргәме, кайда һәм кайчан өчен мөһим булган мәгълүматны сайлауда өстәмә мөмкинлекләре барлыкка килде”.

Канун буенча “Россия Федерациясендә рейтинг эшчәнлеген кредитлы рейтинг агентлыклар реестрына шундый шәхесләр турында мәгълүматны Россия Банкы керткәннән соң хуҗалык җәмгыятенең оештыру-хокукый формасында барлыкка килгән юридик шәхесләр башкара ала”.

Шулай, яңа канун буенча аккредитация белән Россия Федерациясенең Үзәк банкы шөгылләнә. ҮБ билгеле реестрны алып бара, тикшерүләрне башкара, боерыклар юнәлтә һәм башка тәэсир итү чараларын куллана. Агентлыкның үз капиталының минималь күләме 50 миллион сум тәшкил итәргә тиеш. Рейтинг эшчәнлеген башка эшчәнлек белән үткәрергә ярамый. Аккредитация алмаган агентлыклар Россиядә эшли алалар, әмма РФ канунчылыгында кредитлы рейтингларына сылтамаларда бары тик аккредитация алган агентлыклар ясаган рейтинглар кулланылырга рөхсәт ителә.

Канун буенча рейтинг агентлыгы бөтен сәяси һәм икътисади тәэсирләрдән эшчәнлегенең бәйсезлеген, кызыксынуларның конфликтларын булдырмавын тәэмин итергә тиеш. Монда ул милли рейтинг шкаласы буенча бирелгән, чит илләр һәм халыкара берләшмәләр карарына нигезләнгән рейтингларны кире кайтара алмый.

Хәзерге вакытка аккредитация алган рейтинг агенлыкларының Россия реестрына 9 компания керә, алар арасында чит ил агентлыкларының филиаллары - Moody's Interfax,  "Мудис Восточная Европа" ҖЧҖ,  Fitch һәм S&P, Милли рейтинг агентлыгы,  РА АК&М, "Рус-Рейтинг", "Эксперт РА" Рейтинг агентлыгы ЯАҖ һәм "Эксперт РА" Рейтинг агентлыклары группасы ҖЧҖ бар.

Канунның тулы текстын “Россия газетасы”ның сайтында карарга мөмкин: http://www.rg.ru/2015/07/17/reiting-dok.html

 

Белгечләр фикерләре:

RAEX Башкарма директоры Павел Самиев: “Без кабул ителгән канунның позитив бәялибез, чөнки нәтиҗәдә базарның бөтен тәкъдимнәре исәпкә алынды. Шулай ук процедуралар һәм тәгъбирләр исәпкә алынды – нәрсә ул рейтинг эшчәнлек, аналитикларга таләпләр, хокуклар һәм бурычлар. Беренче версиядә бөтен әйбер аңлаешлы булмаган, ә бу рейтинг эшчәнлеге өчен әлбәттә ярамаган. Без дөнья тәҗрибәсенә, аеруча ESMA Европа регуляторына туры килер өчен терминнар һәм билгеләмәләр буенча аңлатмалар бирдек. Нәтиҗәдә канун тексты  тәгъбирләре өлкәсендә төзәтелде, ул Гражданлык кодексы һәм эшчәнлекнең халыкара стандартына каршы килми”.

"Рус-Рейтинг" Рейтинг агентлыгының методология буенча директоры Елена Николаенко: “Канун Америка агентлыклары өчен компромисс вариантында кабул ителде, ул Россиядә халыкара шкаласы буенча булган шартларда эшләү мөмкинлеген саклады, әмма шул ук вакытта көйләү максатында ил эчендә кабул итүче рейтинглар мөнәсәбәтендә тикшерү вәкаләтләрен регуляторга бирде”.

Милли рейтинг агентлыгының Генераль директоры Виктор Четвериков: “Өлкә агентлыклар эшчәнлеге һәм сыйфатлы һәм ачык бизнес моделен төзү өчен анык критерияләр алды. Канун һәм артыннан баручы норматив актлар агентлыкларга көйләүгә халыкара юлларны күбесендә кабатлаучы анык критерияләр белән туры килгән эшчәнлекне башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Аеруча глобаль һәм локаль агентлыкларга таләпләрдә тигез мөнәсәбәтне билгеләргә кирәк. Без әлеге канунның өлкә үсешенә яңа этәргечен бирәчәк дип өметләнәбез” (“Россия газетасы” мәкаләсе буенча белгечләр сүзләре: http://www.rg.ru/2015/07/07/reitingi.html).

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте


21
июль, 2015 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе БРИКС илләре арасында инвестицияләү өчен иң уңайлы шартлар булган ил һәм халыкара берләшмә илләре арасында 2015 елда инвесторлар өчен иң табышлы базар булып тора. Моның турында компания сайтында бастырылган Bloomberg агентлыгы мәкаләсендә хәбәр ителә.



20
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы  аккаунтлары Интернеттагы социаль челтәрләрдә бар.

Ел башында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Фейсбукта теркәлде: https://www.facebook.com/investagencytatarstan .


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Иннополиста үткән “Татарстан – бизнес өчен таяныч” форумында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов берничә программалы инициативалар белән чыгыш ясады.

Россия Федерациясенең субъектларында инвестицион климат хәле милли рейтингында Татарстанның җиңүенә аңлатма биргәндә Рөстәм Миңнеханов түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Татарстан – илнең иң уңышлы регионнарның берсе. Әмма без дә идеаль түгел. Без күп һәм күп эшләргә тиеш... Безнең өчен иң төп – Сезне борчыганны ишетү, нәрсә эшләргә кирәклеген белү”.


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

14 июльдә Иннополиста ислам финанслары өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документ астына Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк Идарә рәисе Герман Греф кул куйдылар. Килешү буенча регионда ислам финанслары өчен өйрәнү һәм тәкъдимнәрне формалаштыру буенча тарафлар аралашуы булачак.


 


14
июль, 2015 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин “Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәртүләрне кертү” Федераль канунга кул куйды. 2015 елның 13 июленнән Канун №224 2016 елның 1 гыйнвареннән (кайбер өзешләреннән башка) эшли башлаячак. ДХП турында Федераль канун Россиядә беренче тапкыр кабул ителде, бу вакытка кадәр бары тик региональ кануннар эшләде, ә алар күбесенчә кысалы характерында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International