ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә 2019 елда Россиядә WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына Казан шәһәре үтенечен тәкъдир итү репетициясе узздырылды.

Чара Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды, репетициядә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар катнашты.


10
июль, 2015 ел
җомга

“Югары тизлекле магистраль Мәскәү-Казан” проекты аркасында 80 меңнән артык эш урыны барлыкка киләчәк. Моның турында ЮТМга (рус. ВСМ) багышланган белгечләр панелендә сөйләшү барышында билгеле булды. Ул Екатеринбургта “Иннопром-2015” халыкара сәнәгый күргәзмәсе кысаларында 9 июльдә үтте. 


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе 2014 ел нәтиҗәләре буенча мөмкин булачак инвестицияләр күләме буенча дөньяда беренче булып тора. Моның турында Сәүдә һәм үсеш буенча БМО (рус. ООН) Конференциясе докладында сөйләнә. Игълан ителгән проектлар рейтингын БМО беренче тапкыр булдырыла. 


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Россия парламентының “югары” парламенты (Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы) “Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәртүләрне кертү” Федераль канун проектына рөхсәт бирде.
Искә төшерик, 1 июльдә Россия Дәүләт Думасы әлеге актны кабул итте. Якын көннәрдә документ астына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куячак дип көтелә. Канун 2016 елның 1 гыйнвареннән эшли башлачак дип планлаштырыла.


7
июль, 2015 ел
сишәмбе

7 июльдә Татарстан башкаласының «Корстон» кунакханә комплексында «Иртәгә шәһәрләр һәм территорияләр: уңай үзгәрешләр инструментарие» урбанистик конференциясе үтә. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, федераль (РФ Төзелеш министрлыгы һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгы) һәм республика дәүләт органнары вәкилләре, эшмәкәрләр, белгечләр һәм җәмгыять вәкилләре катнаштылар. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгыннан чарада Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашты. 


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе

6 июль иртәсендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләренең яшьләр делегацияләренең җитәкчеләрен кабул итте. Очрашуда Россиянең яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Поспелов, Бразилия яшьләр эшләре буенча Милли сәркатибы Габриэль Медина де Толедо, Һиндстан яшьләр һәм спорт буенча министрлыгының яшьләр эшләре буенча департаменты җитәкчесе ШРИ Раджеев Гупта, Яшьләр Бөтенкытай Федерациясе вице-президенты ДЖОУ Чангкуй, Көньяк-Африка Республикасы Яшьләр үсеше милли агентлыгы җитәкчесе Хатутшело Рамукумба катнаштылар. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. 


3
июль, 2015 ел
җомга

Россиянең дәүләт-хосусый партнерлык (ДХП) өлкәсендә бик мөһим вакыйга булды: Россия парламентының “аскы” палатасы ДХП турвнда канун кабул итте – Россия Федерациясендә беренче тапкыр. РФ Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматы буенча Россиядә тиешле канун булмаганга күрә 1,3 трлн. сум тәшкил итүче 130 проектның тормышка ашыруы тукталды.



2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2 июльдә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты утырышы үтте. Утырышның төп темасы – РФ Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 майдан боерыкларын тормышка ашыру. Чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.



1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

 

1 июньдә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең “Шамовский хастаханәсе бинасы” мәдәни мирасы объектын тергезү буенча эшләр барышы белән танышты.

Искә төшерик, “Шамовский хастаханәсе”н тергезү Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына Талия Миңнуллина килгәннән соң Агентлык алып барган инвестицион проектларның берсе булып тора. Татарстан Президенты карары буенча ТР ИҮА әлеге эшне Казан шәһәренең Башкарма комитеты белән бергә башкара. 


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация Ирландиягә эш визиты белән килде. Делегация составында - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. Визит максатларының берсе – инновацион һәм венчур үсеш өлкәсендә алдагы тәҗрибә белән танышу. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International