ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2015 ел
җомга

22 октябрьдә Санкт-Петербургта Татарстанның икътисади һәм инвестиционный потенциалы презентациясе үтте.
Чара Санкт-Петербург Сәүдә-сәнәгый палатасында 100 дән артык оешма җитәкчеләре, Эстония, Казакъстан, Болгария, Венгрия, Германия  ёщм башка илләр консуллык үзәкләре башлыклары, Россия регионнары вәкилләре катнашуы белән узды. 


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Пекинда Россия-Кытай фондын булдыру турында билгеле булды, фондтан Татарсатан-Кытай агросәнәгать комплексы үсеше фондының финанс пулына 100 миллион доллар биреләчәк.

Моның турында бүген КХР башкаласында үтүче COIFair 2015 Кытай чит ил инвестицияләре ярминкәсенең 7-нче сессиясе барышында билгеле булды.

“10 млрд доллар капиталы белән Кытай инвестицион фонды нигез кебек булачак: аның нигезендә 2 фонд барлыкка киләчәк. Аларның берсе – Кытай-Аргентина фонды.

Иң мөһим – 3 млрд доллар зурлыктагы Россия-Кытай инвестицион фонды. Аңардан 100 млн. доллар Татарсатан-Кытай агросәнәгать комплексы үсеше фондына биреләчәк дип карар ителде. Алдагы вакытта финанслауны арттыру планлаштырыла”, - дип COIFair 2015 тә катнашучы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР  ИҮА) җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.

“ТР ИҮА Татарстан районнары белән бергә инвестицион тәкъдимнәр реестрын формалаштыра, шуннан без Кытай ягына финанслау өчен проектларны күрсәтәбез. Хәзерге көнгә акча биреләчәк инвестицион проектларның критерияләрне уйлап табу өстендә эш бара”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгели.

Элек, 12 октябрьдә Харбинда Татарсатан-Кытай агросәнәгать комплексы үсеше фондын (Татарсатан-Кытай агросәнәгать инвестицион фонды) булдыру турында килешүгә кул куелды.

Документка Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм  Jinggong International Group Co. LTD компаниясенең Башкарма директоры Лю Хуаньлин имзаларын куйдылар.

Пулның 90% Кытай ягы тулыландырачак, 10% Татарстан ягыннан киләчәк.

Мәсәлән, үсемлекчелек, ашлык, кукуруза үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, терлекчелек, ашлык амбарын төзүдә бердәм проектлар тормышка ашырылачак. Сүз АСКда югары һәм экологик чиста технологияләр турында бара.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

 

Бүген 22 октябрьдә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкләгән Татарстан делегациясе COIFair 2015 Кытай чит ил инвестицияләре ярминкәсенең 7-нче сессиясендә катнаша. COIFair 2015 – Пекинда ачылган “Кытай эшмәкәрләренең чит илләргә чыгу өчен платформа”. Төп темасы: “Яңа реалияләр һәм яңа бурычлар: илләр һәм регионнар арасында инвестицияләү һәм хезмәттәшлек өчен уртак стратегик нигезләрне эзләү”. 


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан һәм Гагаузия Сәүдә-икътисади палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү алдан үткән сөйләшү буенча ноябрьдә булдырылачак, Татарстан делегациясен Гагаузиядә 6-8 ноябрьдә үтәчәк инвестицион форумына чакырдылар. Моның турында Казан Кремлендә 20 сентябрьдә үткән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Гагаузия башлыгы Ирина Влах белән очрашуда билгеле булды. Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


 

21 октябрьдә “Алабуга” МИЗда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "3M Россия" башлыгы Роберт Николс  дөнья брендының “3М Волга” яңа заводы эшен башлауга символик старт бирделәр.

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина:

“Без бу көнне 7 ел көттек. (беренче сөйләшүләрне Талия Миңнуллина ТР Икътисад министрлыгының инвест эшчәнлек бүлегенең белгече рәвешендә әзерләде - искәрмә).


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Allied Mineral Products эшлекле группасы белән очрашты. Компания вәкилләре 2015 елның мартында инде республикада визит белән булдылар.
Америка корпорациясе – дөньяда алда баручы металл кою җитештерүе, корыч һәм алюминий ясау өчен утка чыдам монолит материаллар җитештерүчесе. Ул АКШда 1961 елда барлыкка килде. 100 дән артык илгә продукцияне сата, аның 8 заводы бар, мәсәлән, АКШ, КАР (рус. ЮАР), Кытайда һәм башка илләрдә. Еллык әйләнеше – 200 млн. доллар, эшчеләр саны – якынча 1 мең кеше.
Яклар Татарстан компанияләре һәм корпорация арасында бизнес кооперация перспективалары буенча фикер алыштылар. Allied Mineral Products вәкилләре кыскача компания һәм чыгарылган продукция турында сөйләделәр.
Талия Миңнуллина ассызыклаганча, инвесторлар Россия, Евразия икътисади берләшмәсе һәм БДБ илләре базарына чыгу өчен Татарстанны башлап җибәрү мәйданы буларак сайлыйлар.
“Armstrong Building Products һәм 3M Америка компанияләре респуубликада зур проектларны уңышлы тормышка ашыралар. Сезгә үзегезнең ватандашлардан Татарстанның практик инвестицион мөмкинлекләре турында белергә кызык булачак дип уйлыйм”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе әйтте.
ТР ИҮА ярдәме белән Allied Mineral Products вәкилләре Татарстанга инвестицияләгән Америка компанияләре җитәкчелеге белән очрашты, “Алабуга” МИЗ һәм башка мәйданнарны карадылар.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Министрлар Кабинеты брифингында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегациянең 2015 елның октябрендә Япония, Кытай һәм Төркия Республикасына эшлекле визитлар нәтиҗәләре турында сөйләде. 

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан таможнясы белән бергә таможня канунчылыгы мәсьәләләре буенча инвестор вәкилләре белән түгәрәк өстәл үткәрде. Чара Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы (ТР ИҮА карамагындагы киңәшмә органы) утырышының нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Президенты биргән йомышына туры килеп оештырылды.
“ИТ-парк” пресс-үзәгендә “түгәрәк өстәл”не ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина ачты.
Инвесторларның сорауларына Татарстан таможнясының башлыгы Альберт Мавликов, таможня башлыгының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Дмитрий Перфилов, таможня кыйммәте буенча тикшерү бүлеге башлыгы Лейла Туфетулова җавап бирделәр.
Таможня җитәкчесе махсуслаштырылган дәүләт органының эшчәнлек турында презентациясеннән башлады. Шулай, ел башыннан Татарстан таможнясы федераль бюджетка 14 миллиардтан артык сум китерде. Бу елның сентябрендә Татарстан таможнясы хезмәткәрләре федераль бюджетның керем өлешенә 1 млрд. 855 млн. 289 мең сум китерде. Алардан чыгару җыемы 164 мең сум, импорт буенча 1 млрд. 869 млн. 198 мең сум, таможня җыемы 14 млн. 959 мең сум тәшкил итте.



19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Би-би-си (BBC World Service) Бөтендөнья хезмәтенең сорауларына җавап бирде.
BBC World Service бөтен дөнья буенча диярлек кыска дулкыннарда һәм FM, MW диапазоннарында, аналог һәм цифрлы форматта, иярченнәр һәм интернет аша 28 телдә яңалык һәм дискуссион тапшыруларны трансляцияләүче иң зур Британия радиотапшыру хезмәте.


20 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетында (утырышлар залы, 3 кат) ТР Президенты җитәкләгән Татарстан делегациясенең бу елның октябрендә Япония, Кытай һәм Төркиягә эшлекле визитыларының нәтиҗәләренә багышланган брифинг үтәчәк. 10-00 дә башлана.
Журналистлар сорауларына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасы икътисадка инвестицияләрне җәлеп итү һәм тышкы икътисади хезмәттәшлекне үстерү буенча актив эшчәнлек алып бара.
Япониягә эшлекле программа кысаларында Татарстан делегациясе әгъзалары Киотода үткән “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (Science and Technology in Society) Еллык халыкара форумы, Икътисадны модернизацияләү мәсьәләләре буенча Россия-Кытай консультатив советында катнаштылар, “Смарт сити Фуджисава” “акыллы шәһәрен” карадылар.
Харбин халыкара сәүдә-икътисади ярминкәсендә (Россия-Кытай ЭКСПО 2015) (КХР) “Россия регионнары көне”ндә Россия, Кытай һәм Азия-Тын океан регионы эшлекле даирәләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион һәм сәүдә-икътисади потенциалы презентациясе үтте, Агросәнәгать комплексы үсеше буенча Татарстан-Кытай фондын (Татарстан-Кытай агросәнәгать инвестицион фонды) булдыру турында килешүгә кул куелды.  ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Jinggong International Group Co. LTD (Кытай) компаниясе Башкарма директоры Лю Хуаньлин әфәнде документ астына имзаларын куйдылар. Гунда корпорациясе җитәкчелеге белән очрашу узды. Шулай ук   Сычуань провинциясенең эшлекле даирәләре белән очрашулар үтте.
Төркия Республикасына визит барышында Коджаэли провинциясенең эшлекле даирәләренә Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентациясе үтте, “Match4Industry Business Matching Event” халыкара конференциясе кысаларында очрашулар узды.
Татарстан вәкилләре Гебзе муниципалитетында GOSB Оештырылган сәнәгый зонасының эше белән таныштылар.
Татарстан Республикасының Тюлячи муниципаль районы һәм Коджаэли провинциясенең Гебзе  муниципалитеты арасында ахирәтлек турында килешү, шулай ук Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгый палатасы һәм Коджаэли Сәнәгый палатасы арасында килешүгә кул куелды.
Татарстан территориясендә берничә инвестицион проектны тормышка ашыру мәсьәләсе каралды.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International