Бүген “Корстон”да Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Бизнес һәм хөкүмәт: ачык сөйләшү” проекты кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу уздырды. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Диалог режимында (“сорау-җавап”) сөйләшүдә республика шәһәрләре һәм районнарыннан эшмәкәрлек берләшмәсенең якынча 150 вәкиле катнашты.
“Сөйләшү” кысаларында хосусый балар бакчаларына ярдәм күрсәтү, фермерлар хуҗалыгын кредитлау, транспортны газ һәм мотор ягулыгына күчерү, республика шәһәрләрендә велосипед юлларын булдыру, хосусый индустриаль паркларны үстерү, туризм сферасы кебек темалар каралды.
“Мин берничә тапкыр әйткән идем инде, син республика яисә муниципаль дәрәҗәдәге чиновник булсаң, теләсә нинди тәнкыйтьне кабул итергә тиеш. Без тыңларга тиеш. Һәм без хәл итергә тиеш”, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.
Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бөтен сорауларга җентекләп җавап бирде һәм республикада хөкүмәтһәм бизнес арасында аралашуны оештыру буенча системалы эш дәвам итәчәк дип әйтте. Якын көннәрдә ТР Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек буенча советы булдырылачак.
Искә төшерик, 3 июндә үткән очрашуда Рөстәм Миңнеханов ТР ИҮА ролен дә билгеләде: Татарстанда җитештерүләрне ачу өчен керү ноктасы булып тора, алар арасында тышкы инвесторлар – кече һәм урта бизнес өчен. Үз чиратында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать иткәндә, Агентлыкның хезмәттәшлеккә тулысынча ачык булуын ассызыклады.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
(шулай ук ТР Президенты Матбугат хезмәте һәм ИА “Татар-информ” материаллары кулланылды)
Белешмә
“Бизнес һәм хөкүмәт: ачык сөйләшү” – Татарстан Республикасының министрлыклар һәм идарәләр җитәкчеләренең эшмәкәрләр белән регуляр рәвештә очрашу сериясе. Проект Татарстан Республикасының Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукларын саклау буенча Вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов инициативасы буенча 2014 елдан башлап җибәрелде.
Проект максаты – хөкүмәтнең бизнес белән ачык диалог һәм туры сөйләшүне урнаштыру.
РФ Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев “Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиллеген Абу-Даби шәһәрендә ачу турында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте арасында ноталар белән алмашу аша Килешүне булдыру турында” карарга кул куйды. Сәүдә, икътисади һәм техник хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Хөкүмәтара Россия-Әмирлекләр комиссиясенең утырышы барышында Әмирлекләр ягы илдә Россия икътисади булуын киңәйтүдә кызыксынуын белдерде һәм Абу-Даби шәһәрендә Россия сәүдә вәкиллеген ачуга рөхсәт бирде.
Кул куелган карар буенча ноталар белән алмашу аша Абу-Даби шәһәрендә Россия сәүдә вәкиллеген ачу турында икеяклы килешү булдырыла. Килешү проекты Россиянең халыкара вәгъдәләренә туры килә һәм 2014 елның 29 маеннан Евразия икътисади берләшмәсе турында килешүнең кагыйдәләренә каршы килми дип Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы билгели. Кабул ителгән карарлар илләр арасында икътисади элемтәләр һәм инвестицион хезмәттәшлек үстерүенә юнәлгән.
Мөселман һәм гарәп дөньясы илләре белән хезмәттәшлек Татарстанның тышкы икътисади эшчәнлегенең приоритетлы юнәлешләрнең берсе булып тора.
Һәр елны республика вәкилләре халыкара стратегик һәм инвестицион хезмәттәшлеккә юнәлгән Annual Investment Meeting (AIM) форумында катнашалар, 2015 елда форум мәйданнарында 140 илдән 500 компания тәкъдим ителде. Шулай ук AIM да танылган дөнья белгечләре, фән эшчеләре һәм практиклар катнаша.
AIM кысаларында Татарстанның инвестицион һәм икътисади потенциалы экспозициясен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.
2013 елдан Дубай шәһәрендә 25.04.2013нән Татарстан Республикасының Президентының N 197 боерыгына туры килеп Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты оештырган Сәүдә-икътисади вәкиллек эшли.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) Төркия инвесторларының 2 зур проектын алып бара. Проектларны тулысынча Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов яклый дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
Әлеге амбицияле инвест-кейслар өстендә эш барышы – махсуслашкан оештырылган теплица зонасын булдыру һәм композит торбаларын җитештерү турында 18 августта Рөстәм Миңнеханов һәм “Мир Холдинг” һәм “Дизайн Груп” (Төркия) Директорлар Советы рәисе Ибрагим Мирмәхмүтогуллары сөйләштеләр.
Элек Төркия корпорациясе ТР ИҮАга мөрәҗәгать итте, ул алдагы аралашу буенча эш планын формалашты һәм потенциаль инвесторларга ярдәм итү буенча комплекслы эш үткәрде.
Татарстанда мегатеплица: 10 мең эш урыны һәм 1 орлыктан 20 мең томат
Алдагы технологияләр буенча авыл хуҗалыгы продукциясен үстерү буенча зур теплица комплексын булдыру буенча инвестицион проект Татарстанда булдырырга планлаштырыла, ә “мегатеплица” мәгънәсе бөтенроссияле булып тора.
Экологик парник системасы, лаборатория һәм логистик үзәген үз эченә алган теплица хуҗалыгы мәйданы 1250 гектар тәшкил итәчәк. Күәтләр этаплар буенча 7 ел дәвамында үсәчәк. Инвестицияләрнең көтелгән күләме – 2,3 млрд доллар. Персонал – 10 мең кеше.
Инвесторлар тәкъдим итүче технологияләрнең уникальлеге түбәндәгедән гыйбарәт була (помидорлар мисалында):
- 1 орлыктан 180 көн эчендә 20 мең помидор үстерергә була;
- Экологик продукция (ашламалар куллану һәм экологик тирәлек ягыннан);
- Технология чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә (мәсәлән, 1 кг помидорга бары тик 6 литр су кирәк – гади теплицада 1 кг помидорга 150 литр су кирәк).
Технологияне МИЗ “Алабуга” территориясендә махсуслашкан оештырылган теплица зонасында кулланырга планлаштырыла.
Импорт алмашу проекты халыкка импортланган җиләк-җимешләргә караганда экологик чиста һәм кыйммәт булмаган җиләк-җимешне алырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге проект меңләп яңа эш урыннарын булдырачак.
Сакланган композит торбалар: универсальлек һәм чыгымнарны киметү
“Мир Холдинг” һәм “Дизайн Груп”ның тагын бер проекты полиэтилен һәм полипропиленнан пластик торбаларны җитештерүен локализацияләү булып тора.
“Заводны ачу бу елда планлаштырыла. Тулай капитализация – 28 млн. доллар. Беренче этапта тулай туры чит ил инвестицияләр күләме 12 млн. доллар тәшкил итәчәк, 88 эш урыны булдырылачак. Чыгымы куплану вакыты – 4-7 ел, ә бу инвестицион проект өчен шактый яхшы күрсәткеч”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
Җитештерүче продукция исемлегендә сүсле композит торбалар керүе планлаштырыла, - “Дизайн RTP”.
Аларда берничә өстенлек бар: кысу вакытында югары чыдамлыгы, югары коррозияле чыдамлык, тигез эчке өстенлек (кертүгә түбән чыгымнар), сыгылмалык. Шул сыйфатлар аркасында композит торбалар универсаль булып тора һәм су, нефть, табигый газ, химик матдәләрне күчерү өчен туры килә һәм техник хезмәт күрсәтүен сорамый диярлек: ремонтсыз функцияләүгә гарантия 50 ел тәшкил итә.
Әлбәттә, шундый югары технологияле продукция мөһим халыкара проектларны тормышка ашыру өчен дә кирәк булачак.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәтов
Белешмә
“Мир Холдинг” (Mir Holding)
2011 елда барлыкка килгән Төркиянең иң зур холдингларның берсе.
Төркия икътисадының югары технологияле спектрын күрсәтә һәм эшнең приоритетлы юнәлешләре арасында энергетика, авыл хуҗалыгы, торбалар җитештерү, транспорт, инжиниринг, медицина булып тора. Монда коммерция структурасының 6% фәнни-тикшеренү эшенә юнәлдерелә, ә бу, компания вәкилләренең сүзләре буенча, иң зур дөнья корпорацияләрнең шул күрсәткеченнән артыграк була.
Шулай ук дөньяның иң ярлы илләрдә ачлык һәм су җитмәү белән көрәшүгә юнәлгән проектлар белән шөгелләнә.
“Дизайн Груп” (“Dizayn grup”) компаниясе 1987 елда сәнәгатьне җылыту һәм су белән тәэмин итү өлкәсендә проектларны тормышка ашыру максатында барлыкка килде. Аннан соң специальләштерү диверсификацияләнде. Холдингның иң зур компаниясе булып тора.
Ил эчендә һәм чит илләрдә күп уңышлы проектлар булган Dizayn grup Суданны су белән тәэмин итү өчен ЮНЕСКО ның “Су һәм су белән идарә итү” бүләге белән билгеләнде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ Директорлар Советы рәисе Татарстан Республикасының Кукмор муниципаль районына эш визиты белән килде.
Талия Миңнуллина районның Башкарма комитеты рәисе Сергей Димитриев белән бергә кайбер эшханәләр эше белән танышты, алар арасында «Кукморский завод металлопосуды» ААҖ, «Кукморский валяльно-войлочный комбинат» ААҖ, «Кукморская швейная фабрика» ААҖ булды. Районда чыгарылган сәнәгый продукциясенең 51% «Кукморский завод Металлопосуды» ААҖ га туры килә, 31% - «Кукморский валяльно-войлочный комбинат» ААҖ ала (шундый күләмдә киез итекләрне чыгаручы Россиянең ике заводларның берсе булып тора).
Муниципаль оешманың Башкарма комитетының рәисе белән очрашуында инвестицияләрне җәлеп итү һәм район оешмаларына партнерларны эзләү һәм Россиядә һәм чит илләрдә продукцияне сатуда ярдәм итү мәсьәләләре каралды.
Сентябрьдә Денизли һәм Кукмор районы арасында ахирәтлек турында килешүгә кул кую көтелә дип билгелик.
“Бу продукция хакы буенча югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка чыдам. Кукмор киез итекләре Россиядә генә түгел, әмма туры килүче климат булган чит илләрдә дә яхшы сатылачак”, - дип киез комбинат карамагындагы магазинда киез итекне сатып алган Талия Миңнуллина ассызыклады.
Район белән аралашу дәвам итәчәк.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
“Яхшы эшләр һәр көн булсын”, - дип Андрей Воробьев катнашачак алдагы хәйрия хоккей матчына аңлатма бирде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Мәскәү өлкәсе губернаторы белән очрашуында катнашты. Очрашуда алдагы регионара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча сөйләштеләр һәм Татарстан һәм Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Мәскәү өлкәсе башлыгының бер көнлек визиты шәһәр һәм инвестицион инфраструктура объектлары белән танышу буенча киң программасын үз эченә ала.
“Кремльдә очрашу чын җылы атмосферада үтте. РФ субъектлары өчен якын аралашу мөһим. Синергия ягыннан без күбрәк тә ирешә алабыз”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
13 августта ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина видеоконференция режимында министр һәм Коллегия рәисе Азат Хамаев җитәкләгән “2015 елның беренче еллыгында Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча муниципаль оешмалар Палаталары (Идарәләр, Комитет) һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының эш нәтиҗәләре турында” темасы белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча Палаталары (Идарәләр, Комитет) җитәкчеләре катнашуы белән коллегия утырышында катнашты.
Бүген Агентлыкта Кытай граждан инженер-төзелеш корпорациясе вәкилләре белән аларның ТР Премьер-министры Ильдар Халиков белән очрашу алдыннан эш киңәшмәсе үтте. Корпорациядән очрашуда Россиядәге “Кытай граждан инженер-төзелеш корпорациясе (China Civil Engineering Construction Corporation, ССЕСС)” вәкиллегенең җитәкчесе Пэн Минкуань, Инвестицион фонд (Гонконг) Президенты Юань Шэнцзюн, “Кытай граждан инженер-төзелеш корпорациясе” ҖЧҖ Генераль директоры Вячеслав Корнилаев, “Внешэкономбанк” ААҖ “Проектлы финанслауның федераль үзәге” ААҖ Идарә итүче директоры Александр Яшечкин катнаштылар. Татарстан Республикасыннан очрашуда шулай ук Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрның урынбасарлары Андрей Егоров һәм Артем Чукин һәм Түбән Кама шәһәренең “Горэлектротранспорт” дәүләт унитар оешмасының генераль директоры Рафаил Хабибулин катнаштылар.
Азия һәм Европадан 150 компаниядән күбрәк “Кытай-Евразия Экспо 2015” V Халыкара күргәзмәсе презентациясе кысаларында Татарстанның инвестицион, икътисади һәм туристик потенциалы белән таныштылар.
Күргәзмә 12 августтан 16 августка кадәр КМР Синьцзян-Уйгур автоном округының (алда СУАР) Урумчи шәһәрендә үтә һәм Евразия бизнесының хезмәттәшлеге өчен иң төп эшлекле платформаларның берсе булып тора.