ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген 2 сентябрьдә Министрлар Кабинеты сөйләшүләр залында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендәге Куба Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия һәм Куба авиациясе корпорациясе президенты (CACSA), генерал-майор Рамон Мартинес Эчеварри белән очрашу үтте.

Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ Директорлар советы рәисе Талия Миңнуллина катнашты.

Яклар Россия-Куба мөнәсәбәтләре кысаларында Куба һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек мәсъәләләренең киң спектры буенча сөйләштеләр, алар арасында сәнәгать, белем алу, медицина өлкәсендә аралашу механизмы һәм перспективалары булды.

Куба Латин Америкада Татарстанның иң мөһим сәүдә-икътисади партнерларның берсе булып тора дип билгелик. Мәсәлән, Куба Татарстанда җитештерелгән вертолетлар һәм медикаментларны сатып ала. Продукция Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Искә төшерик, бу елның апрелендә Куба Республикасының Министрлар Советы рәисенең урынбасары, Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба Хөкүмәтара комиссиясе рәисе Рикардо Кабрисас Руис җитәкләгән зур делегация Татарстан Республикасына килде.

2014 елның ноябрендә составына ТР ИҮА җитәкчесе кергән Татарстан делегациясе Азатлык утравына FIHAV  32-нче Халыкара Гавана Ярминкәсендә Россия Көнендә һәм Россия экспозициясе ачышында катнашу, шулай ук илнең Хөкүмәт әгъзалары белән сөйләшүләр үткәрү максаты белән килделәр.

Бүген 2015 елның 2 сентябрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексы территориясендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан нефть, газ һәм химия форумы ачылды.

Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаша.


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

1 сентябрьдә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополиста беренче балалар бакчасын ачты.

“Балалар бакчасы, мәктәп һәм университет яңа шәһәрдә иң мөһим оешмалар булып тора. Әлеге оешмалар бөтен таләпләргә туры килә. Кешеләр монда иң яхшы белем алыр өчен максат белән килергә тиеш”, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. 


31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Республика Көнендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шейх Хамад бен Ибраһим Аль Халиф (Бәхрәйн Корольлеге) белән очрашты. Очрашу “Казан” халыкара ат спорт комплексының сөйләшүләр залында үтте. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Искә төшерик, шейх Татарстанга җомга көнне, 28 августта килде.



30
август, 2015 ел
якшәмбе

Кадерле Татарстанлылар!

30 август  – безнең туган Республикабызның  көне.

Иң талантлы һәм төрле яклы кешеләр, табигатьнең искиткеч матурлыгы, уникаль борынгы һәйкәлләр һәм заманча инфраструктура, иң яхшы спорт объектлары һәм сәнәгый гигантлар – бу барысы да безнең Татарстан.

Дөнья дәрәҗәдәге проектларны тормышка ашыру бәя биреп бетергесез тәҗрибәсе, хезмәт сөючәнлек - бердәмлек, киләчәккә һәм яхшы тормышка омтылышлылыгына тапкырланып - безгә һәрвакыт камилләштерергә, уникаль лидер җитәкләгән уникаль республика булырга мөмкинлек бирә.

Кадерле Татарстанлылар!

Нәкъ һәрберебезнең һәркөнле иҗади эшебез – Татарстан феноменының нигезе ул.

Иминлектә һәм нәтиҗәле эштә булган бәхетне тормышның һәр көне китерсен! Нык сәламәтлек, чын мәхәббәт һәм рухи илһам Сезгә!

 

Ихтирам белән

 

Татарстан Республикасының инвестион үсеш агентлыгы җитәкчесе

Талия Миңнулина

 


28
август, 2015 ел
җомга

XXI гасырда Сез инвестицион инфраструктураның объектларын - шәһәрләрне төзисез”: Коми инвестицияләр өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксына

27-28 августта Татарстан Республикасында эш визиты белән Коми Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы делегациясе тора. Максат – “бер тәрәзә” режимында инвесторлар белән эш итү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү, инвестицион инфраструктура объектын карау һәм тәҗрибә белән алмашу. Программаны ТР ИҮА әзерләде. 


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның Иннополис шәһәрендә “Газпром” Идарәсенең рәисе Алексей Миллерга Татарстан территориясендә чит ил инвесторлары җитештерүче продукцияне тәкъдим иттеләр. Чарада Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Презентация Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина инициативасы буенча әзерләнде.

“”Бу Татарстан инвесторлары-җитештерүчеләренә комплекслы булышу, алар арасында продукциясен сату аспектында ярдәм итү максатында эшләнелә”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

Моның турында бүген Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов МИЗ “Алабуга” территориясендә Drylock Technologies заводының яңадан төзелешен башлауның тантаналы церемониясе барышында белдерде.

“Без бергә заводны төзү генә түгел, әмма безнең илдә җитештерәчәк продуктны базарда алга таба мавыктырачакбыз. Шуңа күрә төзелешкә рестарт бирү өчен безнең партнерларыбызга рәхмәт әйтәбез”, - дип Рөстәм Миңнеханов билгеләде. 


26
август, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының утырышы үтте, аны Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты, ул акционер җәмгыятьнең директорлар советы әгъзасы булып тора.

Чарада югары технологияләргә нигезләнгән проектлар, алар арасында Россия Федерациясенең башка субъектларыннан да проектлар тәкъдим ителде.

Шулай, компания вәкилләре Татарстанның нефть, газ һәм химия комплексы потенциалын ныгыта алучы суда эрүче уникаль полимер презентациясен үткәрделәр. Шулай ук холдингның идарә итүче коллегиаль органы әгъзаларына күкерт-бетоннан ясалган әйберләрне җитештерү өчен мобиль җайланмалар һәм яктырту җиһазлары уйлап табулары күрсәтелде.

Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов перспектив сату базарларын анализлау нигезендә Татарстанда шул продукцияне җитештерү һәм куллану мәсьәләләрен өйрәнергә карар итте.

 Моннан башка 2-3 сентябрьдә үтәчәк Татарстанның нефть, газ һәм химия форумы кысаларында “Нефть, газ, Нефтехимия”, “Экотехнологияләр һәм XXI гасыр җиһазлары”, “Интерпластика. Казан” һәм “GEO-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография” күргәзмәләрен үткәрүгә әзерләнү барышы турында мәсьәләләр каралды.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте


25
август, 2015 ел
сишәмбе

 27 августта «рестарт» - Махсус икътисади зона “Алабуга” территориясендә Drylock Technologies заводының төзелешен яңадан башлау тантаналы церемониясе үтәчәк. Чарада Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Drylock Technologies Президнты Барт Ван Малдерен катнашачак.
“Драйлок Технолоджиз” Бельгия компаниясе  – Европада гигиена продукциясен җитештерүче иң алда баручыларның берсе булып тора. Компания 1979 елдан эшли.
Бүлендек компания МИЗ “Алабуга” резиденты статусын 2013 елның мартында алды. 2013 елның III кварталыннан 2014 елның III кварталына кадәр җир участогын әзерләү буенча эшләр үтте, фундамент эшләре тәмамланды, әмма аннан соң объект төзелеше тукталды – билгеләгәнчә, акча җитмәү аркасында.
“Проектка инвестицияләр күләме 40 млн. евро тәшкил итәчәк, аның чыгымы куплану вакыты – 7-10 ел, якынча 350 эш урыны барлыкка киләчәк. 14 җитештерү линиясендә айга 140 млн әйбер продукциясе җитештереләчәк”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Завод гигиена әйберләрен җитештерәчәк: абсорблаучы кер, аслыклар, биләүләр һәм урологик чирләр булган кешеләр өчен махсус әйберләр.
Чаралар кысаларында шулай ук компания җитәкчелегенең яңа завод өчен потенциаль чимал китерүчеләр белән киңәшмә үтәчәк.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International