ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Галиәскар Камал исемендәге дәүләт академик театрында “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумының пленар утырышы үтте. Чара Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың идарәләр һәм министрлыклар җитәкчеләре катнашуы белән үтте.

Форумда делегатлар Россиянең 54 регионыннан татар эшмәкәрләре, шулай ук чит ил вәкилләре булып тордылар. Пленар утырыш алдыннан алар театрның фойесында тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән таныштылар.


5
декабрь, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядә Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия илчелегенең икътисад, сәүдә һәм инвестицияләр буенча Киңәшчесе Барбара Хаббердж ханым белән очрашты.

“Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы делегатлары белән бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханнов очрашты.  Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында үткән очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

“Татарстанның эшлекле партнерлары” форумына Россиянең 57 районыннан эшмәкәрләр килде, шулай ук, Татарстан җәмгыяви оешмаларда актив катнашкан Кытай һәм Төркия илләреннән вәкилләр булды. 

2014 елның 3 һәм 4 декабрендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән “Талантларны ачу” Халыкара форумы үтте. Әлеге фәнни-технологик мәйданда талантлар һәм потенциал, яшьләрнең сәләтләрен үстерү белән шөгелләнгән белгечләр, тикшеренүчеләр, укытучылар һәм җитәкчеләр катнаша. Форумның төп партнерлары арасында Татарстан Республикасының компанияләр, оешмалар, инновацион проектларның кадрлар хезмәтләре җитәкчеләре булды.

Форум ачышы һәм пленар утырышта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында “Тышкы һәм эчке базарларда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы комплексының продукциясен алга таба мавыктыру турында” Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади Киңәшмә утырышы үтте.

Утырышта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Икътисади Киңәшмә утырышы барышында Татарстан Республикасының Президенты рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы продукциясе һәм ашамлыкларны җитештерүчеләрен саклау өчен базардан тыш чикләүче чараларны кабул итмәү, әмма злеге базарда бөтенесенә дә тигез һәм ачык кагыйдәләр белән тәэмин итүен ирешергә ниятләнәчәк дип билгеләде.

2014 елның октябрь азагыннан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында агентлыкның кадрлар составы компетентлыгын арттыру һәм алар эшчәнлегенең нәтиҗәлеге һәм эффективлыгын үстерү максаты белән төрле темаларга укыту семинарлары үтә. “Нәтиҗәгә ориентлашу” темасына тренинг программалары тәмамланды.

Бүген 5 декабрьдә тагын бер практикум үтте. Ул җәмәгать мөрәҗәгатьләре белән эш итүгә багышланган һәм Татарстан Республикасының Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш итү буенча идарәлек башлыгы Килькеева Роза Рифкат кызы башлыгында үтте. Семинар эшендә актив рәвештә Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина, Агентлык хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасының Президентының җәмәгать мөрәҗәгатьләре белән эш итү буенча идарәлекнең белгечләре катнашты.


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

4 декабрьдә Вице-губернатор Михаил Мокрецов башлыгында Санкт-Петербург делегациясе составында Инвестицияләр буенча комитет вәкилләре Татарстан Республикасына Санкт-Петербург мәдәни-эшлекле миссиясендә катнаштылар.

Казанга визиты кысаларында делегация вәкилләре Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре белән ике регионның эшлекле контактлар биржасын ачтылар, шулай ук «IT-парк» һәм «Химград» Технополисын карадылар. 


29
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр киңәшмәсе” тиҗәрәт булмаган оешманың составына керде һәм 28 ноябрьдә аның утырышында катнашты.

Утырышны Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков алып барды. 

Татарстан һәм Камчатка өлкәсендә үзара табышлы икътисади хезмәттәшлек үсеше өчен зур потенциалы бар. Моның турында бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Илюхин белән очрашу барышында белдерде. Казан Кремлендә үткән очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның беренче вице-премьеры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Татарстан Президенты республиканың Камчатка өлкәсенең продукциясен тормышка ашыру өчен урынны оештыру әзерлеге турында белдерде, мәсәлән, беренче вакытта Агропромпаркта мәйданны бирү.

Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” икенче Казан форумы 2014 елның 27-28 ноябрьдә Россия парламент Европа клубы карамагында “Евразия диалогы” инициативасы буенча үтте. Форумны Татарстан Республикасының Хөкүмәте һәм “Россотрудничество” Федераль агентлыгы оештырды.

Татарстан Республикасы кунакларына масштаблы проектлар күргәзмәсе тәкъдим ителде, алар арасында “СМАРТ Сити Казан” проекты булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International