14 гыйнварьдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәте рәислеге коллегиясе үтте.
11 нче гыйнвардан 13 нчеп гыйнварга кадәр Һиндстанның Гандинагар шәһәрендә “Энергетик Гуджарат-2015” (Vibrant Gujarat) халыкара инвестицион форумы – Евразия һәм дөньяда иң зур икътисади вакыйгаларның берсе үтә. Чараны Гуджарат штатының хөкүмәте һәм Һиндстан үзәк хөкүмәте ярдәмендә Сәнәгать Конфедерациясе оештыра.
Чара кысаларында 111 илдән 8500 дән артык катнашучы тәҗрибә белән алмашалар, яңа партнер һәм инвестицияләрне җәлеп итү юлларын табалар, шулай ук икътисадта аралашу ысулларын булдыралар. “Энергетик Гуджарат” 11 гыйнварьдә зур халыкара оешмалар һәм корпорацияләр җитәкчеләре, министрлар, хөкүмәт башлыклары катнашуы белән ачылды. Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов йомышы буенча форумда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаша.
Кадерле дуслар!
Триумф һәм сынаулар, бердәмлек һәм җиңүләр, көтелмәгән һәм искиткеч – бөтенесен безгә узган ел бүләк итте.
Яңа 2015 ел безнең Республика – Россия Федерациясенең субъектлары арасында алда баручы регион өчен шатлыклы булачак дип ышанам.
2014 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков “Россия таянычы” оешмасының региональ бүлекләре рәисләре – “Кече һәм урта бизнес: үсешнең региональ нокталары” форумы катнашучылары белән очрашты. Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы ярдәмендә һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, шулай ук Татарстан Республикасының Президенты карамагындагы эшмәкәрләрнең хокуклары саклау буенча вәкиле катнашуы белән “Россия таянычы” оешмасы оештырган форум 12 декабрьдә Казанда ачылды. Чарада “Россия таянычы” оешмасының президенты Александр Калинин һәм аның региональ бүлекләре рәисләре – барлыгы Россиянең 30 регионыннан 50 дән артык бизнес вәкилләре катнаштылар.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында 11 декабрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Иран Ислам Республикасының Генераль консулы Расул Багернежад Шаян очрашу уздырдылар.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча халыкара көнгә багышланган мөһим иҗтимагый дискуссия тугызынчы декабрьдә Казан IT-паркында үтте. Чарада Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Киңәшмәгә еллык посланиесында халыкның ришвәтчелеккә каршы хисен формалаштыру мөһимлеге ассызыкланды. Әлеге процесста төп бурыч ришвәтчелек моделе тирәлегендә җәмгыятьнең түземсезлек атмосферасын булдыру булып тора,монда тәрбия һәм мәдәният, төрле чикләүләр карала.
2014 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында «Зорлу Холдинг» компаниясе рәисе Ахмет Зорлу һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов арасында очрашу узды. Республика вәкилләре арасында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.
Яклар үзара кызыксыну булдырган темаларга сөйләштеләр.
Беренче сорау Татарстан Республикасының потенциалын куллану белән полимер нигезендә тукыма кластерын булдыру булып торды. Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, әгәр нигезендә синтетик материаллар булса, әлеге юнәлеш перспектив булып торачак. Безнең чимал потенциалын кулланырга кирәк дип белдерде. Президент карары буенча, әлеге юнәлеш үсеше вариантларын карачак эш группасы булдырылачак. Республика ягыннан эш группасына Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, ААҖ «Татнефтехиминвест-холдинг» вәкилләре керәчәкләр.