ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Schneider Electric компаниясе энергия белән идарү итү буенча дөнья лидеры булып тора.

“Шнейдер Электрик Эквипмент Казан” Заводы” урта көчәнешле бүлү җайланмалары - SM6 модульле ячейкалары, PremSet яңа буынлы 6-10 кВ кече габаритлы бүлү җайланмалары, 6300А токка кадәр OKKEN модульле түбәнвольтлы көч бүлү щитлары  җитештерүдә специальләшә. Оешма 8200 м кв. мәйданында урнашкан, аның 7000 кв. м – җитештерү линияләре.


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Фейсбукта электрон бит барлыкка килде. Бөтендөнья социаль ятьмәсе корпоратив бит белән кулланучылар яңалык тасмасында язуларга комментарияләр калдырырга һәм бәяләргә рөхсәт итә. 


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга

 2015 елның 17 марттан 20 мартка кадәр Мәскәүдә “Дәүләт-шәхси партнерлыкның Россия атнасы” икенче инфраструктур конгрессы үтәчәк. ДШПның Россия атнасы РФ субъектларында алдагы тиражлау максаты белән инфраструктураның төрле өлкәләрендә ДШП проектларны тормышка ашыруның иң яхшы практикасын күрсәтү өчен үткәрелә. ДШП атнасын РФ Сәүдә-сәнәгать пулаты һәм РФ Икътисади үсеш манистрлыгы ярдәмендә ДШП Үсеш үзәге оештыра.


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы Вәкаләтле вәкиллегендә Джибути Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Али Камиль белән очрашу узды.

Дипломатик вәкил белән мөмкин булган юнәлешләр турында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы Вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләштеләр.


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

20 гыйнварьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе”нең Директорлар киңәшмәсе утырышы үтте.

Акционерлар җәмгыятенең коллегиаль идарә органы төрле сораулар буенча карар чыгарды: Директорлар киңәшмәсенең рәисен сайлау, 2014 елның эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар.


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

20 гыйнварьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Талия Миңнуллинаның Казан шәһәрендә Төркия Республикасының Генераль консуллыгы вәкилләре - Вице-консулы  Нуреттин Кая һәм Сәүдә Атташе Зекериия Бекташ белән очрашты.


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

2014 елның азагында Кытай Милли Республика вәкилләренең визиты үтте, аның кысаларында Татарстан Республикасында инвестицион проектларны тормышка ашыру турында килешүгә килделәр.

Сәүдә-күргәзмә комплексын төзү проектын алып баруга багышланган киңәшмәдә Казанның Баш архитекторы Татьяна Прокофьева,  Казан шәһәренең Башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура рәислеге, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Идел буе федераль округында ААҖ “Сименс” вәкиллеге директоры Шамиль Фаизрахманов белән очрашты.

ТР ИҮА җитәкчесе халыкара корпорацияләр белән хезмәттәшлек мөһимлеген ассызыклады. “Сименс кебек дөнья брендлары Татарстан һәм башка Россия регионнарының халыкара тирәлеккә интеграцияләвенә ярдәм итә. Бу ачык базар, каты конкурентлык, эшмәкәрлекнең яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күчү. Җиһазларга бәяләр арту шартларында аралашу юнәлешләренә креатив юлларны булдырырга кирәк.


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга

16 гыйнварьдә Татарстан Республикасының Премьер-министры  Ильдар Халиков катнашуы белән “2014 елда Татарстан Республикасының юстиция министрлыгының эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар” йомгаклау коллегиясе үтте. Чарада Татарстан Республикасының инвестицон үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Марий Эл Республикасының хезмәттәшләре - Инвестицион үсеш агентлыгы (2013 елның азагында барлыкка килде) җитәкчесе Игорь Губин һәм Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгының инвестицион проектларны мониторинглау бүлеге рәисе Игорь Макаров белән очрашты. Очрашу ТР ИҮАның инвестицион сәясәтне уйлап табу һәм тормышка ашыру өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары белән партнерлык мөнәсәбәтләре ятьмәсен формалаштыруга багышланган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International