Регион потенциалы презентациясе Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Кытайга визиты кысаларында үтте.
Республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясенә якынча 170 Кытай компанияләре вәкилләре килделәр, анда иң алда баручы Татарстан эшханәләре башлыклары, республиканың министрлыклар һәм идарәлекләр вәкилләре катнаштылар.
Чараны Синьцзян-Уйгур районының милли хөкүмәте рәисе урынбасары Ши Даган ачты. Катнашучыларны сәламләгәндә, ул, Синьцзян-Уйгур округы бизнес-түгәрәкләре делегациясенең Татарстанга визиты июльдә планлаштырылган дип ассызыклады.
Татарстан Республикасының Кытайга делегациясе визитының эшлекле программасы бүген Урумчи районының берсендә урнашкан һәм Кытай Милли Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе карары буенча 1992 елда барлыкка килгән Урумчи инновацион һәм икътисади үсеш зонасын карау белән башланды.
Регион делегациясе составына Татарстан Республикасының азык һәм авыл хуҗалыгы министры, Вице-премьер Марат Ахметов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Халыкара эшчәнлек буенча Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, ААҖ «Татнефть» Генераль директоры Наиль Маганов, ААҖ «ТАИФ» Директорлар киңәшмәсе рәисе Рустем Сультеев, ААҖ «Татнефтехиминвест-холдинг» Генераль директоры Рафинат Яруллин һәм Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев керделәр.
Урумчи инновацион һәм икътисади үсеш зонасының тулы планлаштырылган мәйданы 480 квадрат метр тәшкил итәчәк, алар арасында сәнәгый эшханәләр өчен 133 квадрат метр биреләчәк.
Фондны булдыру вариантлары, киләчәк компаниянең мөмкин булган структурасы турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Шәхси сектор үсешенең ислам корпорациясе Региональ бүлеге директоры Ахмед Халид белән эшлекле очрашу барышында уртаклаштылар.
Мисал рәвешендә очрашуда катнашучылар Малайзия хаҗилары өчен бизнес-модель фондын карадылар.
«Татарстанда хаҗга китә торган кешеләр саны елдан ел арта, һәм шундый фондны булдыру хәзер бик әһәмият, - дип Линар Якупов билгеләде. – Шундый инвестицион фонд кешеләргә акчаны баштан алып куерга, соңрак, акчаны җыйганнан соң, үзенең дини бурычын үтәр өчен, хаҗга барырга мөмкинлек бирә алачак».
Annual Investment Meeting 2014 беренче көне кысаларында регион вәкилләре Dubai World Central (DWC) компаниясе Вице-президенты Тахнун Саиф белән очраштылар.
Уртаклашуда Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов, ААҖ «Иннополис» Махсус икътисади зонасы Генераль директоры Игорь Носов, Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Казан» халыкара аэропорты Генераль директоры Алексей Старостин катнаштылар.
Татарстан Республикасы өчен Dubai World Central тәҗрибәсе «аэрополис» моделен булдыру һәм үстерү дөнья тәҗрибәсен карау ягыннан кызык. Мәсәлән, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов регион территориясендә «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы проектын тормышка ашыруын ассызыклады.
Форумның тантаналы ачышы бүген «Dubai International Convention and Exhibition Centre» күргәзмә комплексында үтте.
AIM-2014 эшендә Татарстан Республикасыннан зур делегация катнаша. Делегация составына Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының БГЭ да Сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хайрутдинов, ААҖ «Иннополис» Махсус икътисади зонасы Генераль директоры Игорь Носов, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев керделәр.
Килешү Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Дубаида (Берләшкән Гарәп Эмиратлары) IV еллык инвестицион форумына визит кысаларында үтте.
2014 елның 8-10 апрельдә «Dubai International Convention and Exhibition Centre» күргәзмә комплексында үтәчәк форумның максаты – иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу, аралашу белән тәэмин итү һәм бизнес һәм инвестицияләрне стимульләштерү булып тора.
Татарстан Республикасының делегациясе составына түбәндәгеләр керә: Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, БГЭ да Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хайрутдинов, ААҖ «Иннополис» махсус икътисади зонасы Генераль директоры Игорь Носов, Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев.
Татарстанның иң эре эмитетлары капитализацияләү динамикасын күрсәтә торган продуктны Татарстан Республикасының эшлекле үзәге - TatCenter.ruинтернет-порталы чыгыра башлый.
ТАТИНДЕКС (TAIX) индексы базасына 6 республика компаниясе керде. Аларның акцияләре ММВБ/РТСбиржасында сатыла: ААҖ «Татнефть им. В.Д. Шашина» (TATN); ААҖ«Нижнекамскнефтехим» (NKNC); ААҖ«КАМАЗ»(KAMAZ); ААҖ«Таттелеком» (TTLK); ААҖ«Казаньоргсинтез» (KZOS); ААҖ«Нижнекамскшина» (NKSH).
2014 елның 23-24 апрелендә республикада үтәчәк конференцияне The Technopolicy Network инновацион регионнары Голландия элемтәсе һәм Россиянең икътисади үсеш министрлыгы белән бергә Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе (РИРА) оештыра.
«Кластерлы үсеш өчен партнерлык» Халыкара конференциясе Россия һәм Европа кластерларына керә торган фәнни үзәкләр һәм аерым эшханәләр дәрәҗәсендә бердәм проектлары һәм «өчле спираль» идеологиясен тормышка ашыру, кластерлы сәяәсәт, регионара хезмәттәшлек сораулары буенча ЕС (Нидерланды, Германия, Франция) илләре регионнары һәм РИРА катнашучылары арасында яхшы мөнәсәбәтләрне булдыру һәм тәҗрибә белән алмашуына юнәлгән.
Түбән Новгород өлкәсенең Төзелеш министры Владимир Челомин регионга визит кысаларында Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсенең төзелеш комплексы эшханәләренең аралашу сораулары буенча уртаклашуда катнашты.
Татарстанның төзелеш индустриясе, Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе, «Татарстан-Түбән Новгород» Сәүдә йорты җитәкчелеге катнашуы белән түгәрәк өстәлләр Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы, архитектура һәм төзелеш министры урынбасары Алмаз Ахметшин рәислеге астында үтте.
Владимир Челомин дискуссия барышында Түбән Новгород өлкәсенең төзелеш үсеше һәм регионда торак төзелеш өлкәсендә инвестицион проектларны тормышка ашыру турында мәгълүмат белән уртаклашты. Министр Идел елгасы аша икенче күпер һәм урау юлы трассасы төзелеше проектларын тормышка ашыру, шулай ук, Түбән Новгород метрополитены үсеше турында сөйләде.
Форум чараларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаша.
2-3 апрельдә Екатеринбургта үтәчәк Институтлар үсешенең икенче форумы иң яхшы тәҗрибәләр һәм үсеш перспективалары буенча уртаклашу өчен региональ, федераль һәм халыкара институтларның махсус мәйдан булып тора. Узган елгы форумга караганда Икенче форумда тәҗрибә белән алмашу сораулары буенча уртаклашу тематикасы, халыкара оешмалар һәм агентлыклардан кунаклар саны артты.
Бу елда махсус игътибар инвестицион, инфраструктур проектларны тормышка ашыру буенча үсеш институтларының дәрәҗәара хезмәттәшлеге сораулары, дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану белән проектларны оештыру сорауларына бирелде.