Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Венгрия инвестицияләр һәм сәүдә үсеше агентлыгы Вице-президенты Петер Билек белән очрашу бүген Татарстан-Венгрия бизнес форумы кысаларында үтте.
Яклар WAIPA кысаларында хезмәттәшлек, бердәм эш юнәлешләре һәм агентлыклар арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә кул кую сораулары буенча уртаклаштылар. Аралашу юнәлешләрен билгеләүдә Линар Якупов һәм Петер Билек девелопмент, авыл хуҗалыгы, инжиниринг һәм югары технологияләр турында белдерде.
Петер Билек сөйләшүләр барышында Татарстан Республикасы делегациясен Венгриядә бу елның маенда кабул итергә әзерлеге турында белдерде. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгы, Венгрия вәкилләре белән хезмәттәшлек үсешендә кызыксынган регионның бизнес оешмалары вәкилләре делегация составына керәчәк дип планлаштырыла.
Форум мәйданында Татарстан һәм Венгрия арасында инвестицион мөмкинлекләр, хезмәттәшлек юнәлешләре буенча уртаклашулар һәм Венгрия вәкилләренең республика бизнес оешмалары вәкилләре арасында икеяклы очрашулар үтте.
Татарстан-Венгрия бизнес форумы модераторы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов булып торды. Президиум составына, шулай ук, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Руслан Кабиров, Россия Федерациясендә Венгрия сәүдә вәкиллеге башлыгы Дёрдь Палашти һәм Венгрия сәүдә үсеше һәм инвестицияләр буенча агентлык Вице-президенты Петер Билек керделәр.
Форум эшендә Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе генераль директоры Беренче урынбасары Айдар Абдрахманов, Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнесы эшханәләр Ассоциациясе Президенты Хайдар Хайруллин, Дрожжан районының икътисад һәм инвестицияләр буенча башлыгы киңәшчесе Лилия Даутова һәм Татарстан компанияләре вәкилләре катнаштылар.
Иртәгә Казанда «Шаляпин Палас Отель» дә Татарстан-Венгрия бизнес форумы үтәчәк. Чараның модераторы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе булды.
Татарстан Республикасына визиты кысаларында Венгрия делегациясен Венгрия Премьер-министры Аппаратының тышкы икътисади һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча сәркатибы, Дәүләт сәркатибы Петера Сийярто җитәкли. Делегация составына илнең дәүләт оешмалары җитәкчелеге һәм бизнес вәкилләре керделәр.
Бүген визитның беренче көне кысаларында вәкилләр Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев, шулай ук, Камиль Самигуллин белән очраштылар.
Татарстан Республикасының Президенты башлыгында Татарстан делегациясе Япония һәм Корея Республикасында 2014 елның 18-22 мартта булды.
Брифингта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Икътисад министрының беренче урынбасары Сария Салихова, Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кабиров, «Туган Ил» иҗтимагый-икътисади үсеш региональ фоны» проектын тормышка ашыру җирле офисы җитәкчесе Владимир Грицких, шулай ук, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев һәм Казан федераль университеты проректоры Марат Сафиуллин чыгыш ясадылар.
Линар Якупов билгеләгәнчә, сәфәр ике юнәлештә булды: VI Россия-Япония инвестицион форумында катнашу һәм «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының иҗтимагый-икътисади үсеш стратегиясе» (Стратегия 2030) проекты кысаларында сорауларны карау.
Бу елда махсус игътибар инвестицион, инфраструктур проектларны тормышка ашыру буенча үсеш институтларының дәрәҗәара хезмәттәшлеге, дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану белән проектлар оештыру сорауларына бирелде.
2014 елның 2-3 апрелендә Екатеринбургта үтәчәк форумны Россия Федерациясенең региональ үсеш министрлыгы, Свердловск өлкәсе хөкүмәте, Урта Урал үсеше Корпорациясе, Евразия үсеш банкы һәм Инвестицияләр һәм экспорт кредитларын саклау Россия агентлыгы оештыра.
Форумны, шулай ук, түбәндәгеләр якладылар: Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA), «Россиягә инвестицияләгез» Милли инвестицион агентлыгы, Реконструкция һәм үсеш Европа банкы, «Эшлекле Россия» җәмгыяви оешмасы, Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары ассоциациясе, Индустриаль парклар ассоциациясе.
Халыкара инвестицион технополисы операторы - Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе вәкиле шәһәр төзелеше һәм инфраструктура буенча түгәрәк өстәлендә чыгыш ясады.
«Kazan Smart City» акыллы шәһәре» доклады барышында проектны тормышка ашыру этаплары, аның үсеш зоналары, «СМАРТ Сити Казан» халыкара инвестицион технополисының акыллы һәм яшел инициативалары, шулай ук, бу юнәлештә хезмәттәшлек буенча планнар билгеләнде.
«Шәһәр төзелеше һәм инфраструктура» түгәрәк өстәленең модераторлары «Торак төзелеш үсешенә ярдәм итү» дәүләт хакимият башкарма органы белән аралашу, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү департаменты җитәкчесе Никита Банцекин һәм «Nikken Sekkei Ltd» эре халыкара архитектур-мөшавәрә агентлыгы Башкарма директоры Такэси Накавакэ булды. Накавакэ әфәнде, мәсәлән, уртаклашу барышында «Smart TOD» - җәмгыяви транспортка караган экология ягыннан чиста шәһәр төзелеше турында сөйләде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Инвестицион проектларны алып бару һәм ярдәм итү бүлеге рәисе Артур Нигматулин «Машина сәнәгате һәм ярдәмче өлкәләр үсеше» түгәрәк өстәле барышында регионның потенциалын тәкъдим итте.
Дискуссиянең модераторы Россия Федерациясе сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Махсус машина төзелеше һәм транспорт департаменты директоры Александр Морозов, Япония Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Сәүдә сәясәте департаментының күпъяклы сәүдә системасы бүлеге Генераль директоры Сигэхиро Танака булып торды. Сигэхиро Танака катнашучыларга Япония һәм Россия арасында машина төзелеше өлкәсендә инвестицион перспективалары һәм хәзерге хәл турында сөйләде.
Спикерлар составына, шулай ук, ААҖ «ЛЛК-Интернешнл» Генераль директоры киңәшмәсе Павленко, АВТОТОР холдингы Президенты Валерий Драганов, Toyota Tsusho Corporation Глобаль стратегиясе бүлегенең проект Генераль менеджеры Ясуо Ниномия, Mitsubishi Motors Corporation Россия проекты һәм альянс җитәкчесе Тосинага Като һәм Mitsui & Co., Ltd компаниясе рәисе Танака әфәнде керделәр.
VI Россия-Япония инвестицион форумының панель дискуссиясендә Татарстан Республикасы Президенты инфраструктура үсеше, җир, юл карталары, югары белгечле кешеләр һәм регион хөкүмәте ягыннан максималь игътибарны билгеләде.
Регион башлыгы, шулай ук, республикада тормышка ашырыла торган масштаблы инвестицион проектлар буенча актив эше турында сөйләде һәм Япония компанияләренең Татарстан партнерлары белән IT, машина төзелеше, нефть эшкәртү, нефть химиясе өлкәләрендә эре проектларны тормышка ашыру буенча бердәм эшен билгеләде.
«Муниципаль, республика хәкүмәтен тулысынча аңлау, конкурентлы шартлар һәм әзер инфраструктура – бу барысы Татарстан һәм Япониянең перспектив хезмәттәшлегенә алып киләчәк, - дип Рөстәм Миңнеханов белдерде. - Россия-Япония инвестицион форумы кебек мәйдан, әлбәттә, икеяклы икътисади мөнәсәбәтләр үсеше һәм Россия, Татарстанга инвестицияләрне җәлеп итү өчен импульс бирәчәк».
Линар Якупов Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында делегация составында Япониягә килде.
Татарстан башлыгының Япониягә визиты 2014 елның 19-20 мартта үтәчәк. Республиканың рәсми делегациясе составына түбәндәгеләр керде: Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, «Татарстан Республикасының инвестицияләр һәм венчур фонды» Директоры Айнур Айдельдинов, ААҖ «МИЗ «Иннополис» Генераль директоры Игорь Носов, Финанслар, салым һәм мизания буенча Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе Комитеты рәисе Мурад Гадельшин, ААҖ «Ак Барс» рәисе Роберт Миннегалиев, ААҖ «ТАИФ» Директорлар киңәшмәсе рәисе Рөстәм Сультеев һәм ЯАҖ «Газпром межрегионгаз Казан» Генераль директоры Ринат Ханбиков.
Бүген республика башлыгы VI Россия - Япония инвестицион форумы кысаларында «Россиянең инвестицион климатын яхшырту һәм Россия һәм Япония арасында инвестицион хезмәттәшлегенең яңа өлкәләрен ачу» пленар утырышында Татарстан дөнья системасына кергән инновацион икътисадын булдыруна юнәлгән дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, Татарстан Республикасы инвесторларны отышлы эш өчен кирәк булган шартлар белән тәэмин итә: инфраструктура үсеше, җир кишәнкеләре, юл карталары, югары белгечле кешеләр һәм регион хөкүмәте ягыннан максималь игътибар.
2014 елның 19 мартында Токио шәһәрендә үтә торган VI Россия - Япония инвестицион форумын Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгы, «Петербург халыкара икътисади форумы» һәм «Эшлекле Россия» Бөтенроссия җәмгыяви оешмасы катнашуы белән Россия Федерациясенең икътисади үсеш министрлыгы һәм Япония сәнәгать, сәүдә һәм икътисад министрлыгы оештырды.
Россия делегациясе башлыгында Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев тора. VI Россия - Япония инвестицион форумы эшендә Россия ягыннан якынча 200 вәкил катнашачак. Япония сәнәгать, сәүдә һәм икътисад министры Тосимицу Мотэги башлыгында булган Япония делегациясенә 400 дән артык дәүләт органнары, эшмәкәрләр берләшмәләре, компанияләр һәм банклар башлыклары керде.
Татарстан Республикасының делегациясе башлыгында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Аның составына Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татарстан Республикасының инвестицион-венчур фонды» Директоры Айнур Айдельдинов, ААҖ «МИЗ «Иннополис» Генераль директоры Игорь Носов, Финанслар, салым һәм мизания буенча Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе Комитеты рәисе Мурад Гадельшин керделәр. Делегация составына, шулай ук, регионның иң эре эшханәләр һәм оешмалар вәкилләре керде: ААҖ «Ак Барс» рәисе Роберт Миннегалиев, ААҖ «ТАИФ» Директорлар киңәшмәсе рәисе Рустем Сультеев, ЯАҖ «Газпром межрегионгаз Казан» Генераль директоры Ринат Ханбиков һәм башкалар.