Регионның приоритетлы үсеш юнәлешләре буенча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының 2014 елда беренче инвестицион семинары Прага шәһәрендә 27 гыйнварендә үтте.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов башлыгында Татарстан делегациясе семинар кысаларында регионның инвестицион мөмкинлекләрен, «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис проектларын тәкъдим итте.
Чарада энергетика, төзелеш һәм дизайн, машина төзелеше һәм автокомпонентлар, финанс һәм банк хезмәте, медицина һәм фармацевтика, хезмәт күрсәтү һәм туризм өлкәләрендә эшләүче Чехия Республикасы компанияләре вәкилләре катнаштылар. Аларга проектларның тормышка ашыру этаплары һәм үсеше турында сөйләделәр.
Чехия Республикасында Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллегенең вәкиле Зуфар Абдулгалеев семинарның мөһимлеген ассызыклап, булган темаларның әһәмиятлеген билгеләде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы регионның приоритетлы юнәлешләре буенча семинарларны дәвам итә.
2014 елда Агентлык семинарларын Франция, Төркмәнстан, БГЭ, Швейцария, Финляндия, Төркия, Казахстан, Азәрбайҗан илләрендә, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә үткәрәчәк.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының2014 елда беренче инвестицион семинары Чехиядә 27 гыйнварьдә үтәчәк. Чара Чехия Республикасында Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге белән бергә оештырыла. Аның эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясенең инвесторлар белән эше мөшавирыПавел Грушка катнашачак.
Инвестицияләрне җәлеп итү буенча бөтендөнья агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) җитәкчелек комитетының эш очрашуында Көнчыгыш Европа буенча региональ директоры рәвешендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы катнаша.
WAIPA җитәкчелек комитеты– оешманың үсеш стратегиясен тормышка ашыру һәм планлаштыру максаты булган WAIPAГенераль ассамблеясенең башкарма органы булып тора. Көньяк Африка Республикасының башкаласы – Кейптаун шәһәрендә 2014 елның 23-24 гыйнварендә үтә торган комитет утырышы барышында региональ вәкилләр 2013 елда булган ассоциациянең эше нәтиҗәләре буенча уртаклашачаклар. Очрашуда, шулай ук, чит ил конференцияләре кысаларында алга таба мавыктыру стратегиясе, 2014 елга планлаштырылган чаралар һәм 2015 елга кадәр WAIPA үсеше киләчәкләре турында сөйләшәчәкләр.
Ике көнлек визит кысаларында Литва компанияләре вәкилләре Татарстанның инвестицион өлкәсе үсеше, хөкүмәт һәм бизнес арасында аралашу, территорияләрнең экспорт потенциалын куллану тәҗрибәсе белән танышачаклар.
Делегация составына DFDS Төньяк Европада иң эре берләшкән транспорт-логистика компаниясе, логистика, сәүдә, энергетика, сәламәтлек саклау һәм финанс хезмәт өлкәләрен берләштергән ACHEMA GROUP концерны, «Кровиню Терминалас» – Балтика регионында химия һәм нефть продуктларын саклау буенча яңа терминаллар компаниясе керә.
Логистика һәм йөк ташу өлкәсен шулай ук «Балтийос первежимай», «Литва тимер юллары», «Клайпед пассажир һәм йөк терминалы» һәм «Клайпед диңгез порты» компанияләре күрсәтә. Алардан башка делегация составына техник киңәш бирү һәм инжиниринг базарында иң алда барган Европа компанияләренең берсе – AF компанияләр группасы керде.
2014 елның 20-22 гыйнварендә «ADNEC» Абу-Даби Халыкара күргәзмә үзәгендә «World Future Energy Summit 2014» (WFES) энергетиканың киләчәге буенча Бөтендөнья саммиты үтә.
Чара энергетиканың киләчәге сораулары, энергия саклау технологияләре һәм аларны уйлап табу, энергия чыганакларын яңадан куллануга багышланган. Саммит һәр елны БГЭ Президенты - Шейх Халиф ибн Заид Аль Нахайян һәм тəхеткə утырырга тиешле Шейх Мухаммед ибн Заид Аль Нахайян патронажы астында үтә.
Вакыйгада дәүләт башлыклары, министрлар, халыкара оешмалар һәм эре милли икътисади операторлар җитәкчеләре катнашалар. 2014 ел саммиты эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаша. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы проектының кураторы булып тора. Проектта «яшел» төзелеш принциплары, шулар арасында энергия саклау технологияләре кулланыла.
Россия 24 телеканалына Мәскәүдә үткән Гайдар форумы кысаларында регион башлыгы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының республиканы халыкара дәрәҗәдә алга таба мавыктыру буенча эшен билгеләде. Интервьюның кайбер өлешләрен сезгә тәкъдим итәбез.
- Рөстәм Нургали улы, безнең илдә Татарстан инвестицияләрне җәлеп итү һәм үсеш темплары буенча алда баручы регион булып санала. Татарстан икътисадында инвестицияләр нинди өлешне тәшкил итә һәм кайсы өлкәдә хәзер инвестицияләр күләме җитми?
- Саннарны караганда, узган елда капиталга инвестицияләр күләме 530 миллиард сум тәшкил итте. Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрү белән бәйләнгән күп инвестицияләр килде. Алар арасында спорт объектлары һәм транспорт инфраструктурасына инвестицияләр бар. Шулай ук инвестицияләр нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше комплексы, авыл хуҗалыгы комплексына килделәр.
Мәскәүдә дөньяда икътисади фән өлкәсендә иң төп вакыйгаларның берсе кысаларында «Татарстан: киләчәкне барлыкка китергәндә» аерым панель сессиясе үтте.
Татарстан Республикасы делегациясен форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Делегация составында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов, МИЗ «Иннополис» Генераль директоры һәм регионның эшмәкәрлек оешмалары вәкилләре керәләр.
Рөстәм Миңнеханов бүген форумның «Doing business in Russia 2.0» пленар утырышында катнашты. Аның модераторы Россия Федерациясе дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин булып торды. Утырышта катнашучылар Бөтендөнья банкы билгеләгән бизнес алып бару шартлары буенча илләр рейтингын карадылар.
AKFA Holding, SERA GROUP һәмCreative Project вәкилләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасыныңүсеш корпорациясе башлыгы белән очраштылар.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында (ТР ИҮА) үткән очрашуда Төркия төзелеш компанияләре делегацияләренә инвестицион технополис проектын тормышка ашыру этаплары һәм территориянең кластерлы үсеше тәкъдим ителде. Аерым «Иннополис» махсус икътисади зонасы билгеләнде.
Уртаклашу барышында кунакларга регионның инвестиционпотенциалы, сәнәгать мәйданнар һәм махсус икътисади зоналар турында сөйләделәр. ТР ИҮА Инвестицияләрне алга таба җәлеп итү юнәлеше рәисе Вайет Форд, Татарстан башкаласының «Казан» халыкара аэропортына якын булуын билгеләп, логистика өлкәсендә Татарстанның мөмкинлекләрен презентацияләде.
Бәтендөнья ислам финанслары секторы үсешен алга таба мавыктыру буенча региональ вакыйгалар 2014 елның иң төп вакыйга – 25-26 июньдә булачак Ислам үсеш банкы группасының 40 еллык юбилеен бәйрәм итү алдыннан үтә. Региональ вакыйгалар, шулай ук, Дакар (Сенегал) һәм Джидда (Согуд Гарәбстаны) шәһәрләрендә үтәчәк.
Казахстан башкаласында ачылган чарага Ислам үсеш банкы (ИҮБ) группасының 12 ил катнашучылары вәкилләре килделәр. Ислам үсеш банкы Президенты Ахмәд Мөхәммәд Али чакыруы белән форум эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Линар Якупов катнашты.
ИҮБ рәсми сайты мәгълүматы буенча, форум барышында соңгы 40 ел эчендә банк эшчәнлеге нәтиҗәләре билгеләнеләчәк, планнар, глобаль һәм региональ приоритетлар, шулай ук алдагы 10 елга ИҮБ группасының үсеш стратегиясе буенча урташачаклар.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы районнарның идарә итү органнары эшчәнлеген мониторинглау буенча семинарын Чирмешан муниципаль районында үткәрде.
Линар Якупов башлыгында булган Агентлыкның эш группасы визиты Чирмешан районының инвестицион мәйданнарын караудан башланды. Беренчесе хуҗалыкара төзелеш оешмасы территориясендә, икенчесе – Чирмешән Агропромснаб нигезендә урнашкан.
Төзелеш оешмасы территориясенең мәйданы 6,3 га тәшкил итә. Ул төзелеш материалларын һәм җиһазны җитештерүен оештыру мәйданы булып карала. Мәйданда инженер элемтәләр һәм асфальтлы керү юллары бар. Шулай ук территориядә 5200 кв.м. мәйданы булган буш җитештерү биналары тора. Мәйданның резидентлары төзелеш фирмалары һәм җиһаз җитештерүчеләре булып торачаклар.
Икенче инвестицион мәйдан Агропромснаб базасы булып тора. Ул 2 га территориясендә урнашкан һәм кайбер җитештерү бүлмәләрен үз эченә ала. Мәйданда өлешчә инженер элемтәләр һәм асфальтлы керү юллары бар. Әлеге инвестицион мәйданда төзелеш материалларын җитештерүен урнаштыру планлаштырыла.