ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Кастамону Интегрейтед” мәйданына эшкәртү өчен беренче үзагачны шул максатта булдырылган “Урман транспорт компаниясе” китерде.

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры Наиль Магдеев ассызыклаганча, “Татарстанда, Удмурт Республикасында һәм Кировск өлкәсендә йомшакяфраклы үзагачны эшкәртү буенча Махсус икътисади зонасы “Алабуга”да үзенең заводы булачак”.


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы үткәргән медицина һәм фармацевтика буенча семинар төгәлләнде.

Семинарда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле урынбасары Булат Миңнуллин, ТР ИҮА һәм ТР Үсеш Корпорациясе, Франция, Чехия, Төньяк Корея, кайбер эре Татарстан, Россия һәм чит ил медицина һәм фармацевтика компанияләре вәкилләре катнаштылар. Шулар арасында Siemens, General Electric, «Корпоративные информационные рутины», Covidien, ҖЧҖ  «БЛОК», «РехабТехник» компанияләре булдылар.

FAVEA Group Чехия компаниясе семинарда биофармацевтика өлкәсен тәкъдим итте. Favea Group берничә Татарстан эшкуарлары белән хезмәттәшлектә тора.


24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

«Investing and Doing Business in Tatarstan» Татарстан инвестицион семинарының икенче эш көне ачылды.

23 сентябрьдә Сингапурда VIII Россия – Сингапур эш форумы (Russian-Singapore Business Forum) ачылды. Форум Pan Pacific Singapore кунакханәсендә үтте. Дүрт көнлек форумның төп мәйданы Suntec (Suntec Singapore International Convention and Exhibition Centre) күргәзмә үзәге булып торды. Шунда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы оештырган «Investing and Doing Business in Tatarstan» махсус чарасы үтте.

Россия – Сингапур эш форумында беренче тапкыр Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләре аерым чара кысаларында тәкъдим ителде – киләсе елларда “Татарстан Республикасында бизнес алып бару һәм инвестицияләү” семинары Россия – Сингапур эш форумыннан читтә үтте.


21
сентябрь, 2013 ел
шимбә

Россия һәм ИХО илләренең V Халыкара икътисади саммиты бу елда үзенең беренче бишъеллыгын билгеләп үтә.

20 сентябрьдә “Татмедиа” Массакүләм элемтәләр буенча Республика агентлыгында KazanSummit Оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов пресс-конференциядә катнашты.

Россия һәм ИХО илләренең V Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2013) Татарстан Республикасының башкаласында 2-3 октябрьдә үтәчәк. Чара Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Тиҗәрәтсез ислам бизнес һәм финанслар үсеш фонды ярдәмендә үтә. Татарстан Республикасының Президенты чараны күзәтеп тора. Бу елда KazanSummit 2013 Халыкара Мәгълүмат үзәгендә үтәчәк.


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

20 сентябрьдә “Татмедиа” Массакүләм элемтәләр буенча Республика агентлыгында KazanSummit Оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов пресс-конференциядә катнашачак.

 Пресс-конференциядә KazanSummit 2013 кә әзерләнү, чараның программасы һәм форумда уртаклашу сораулары каралды.

Россия һәм ИХО илләренең V Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2013) Татарстан Республикасының башкаласында 2-3 октябрьдә үтәчәк. Чара Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Тиҗәрәтсез ислам бизнес һәм финанслар үсеш фонды ярдәмендә үтә. Татарстан Республикасының Президенты чараны күзәтеп тора. 2012 елдан KazanSummit тагын да югары дәрәҗәгә чыкты: шул елдан ул РФ Ферерация Киңәшмәсе ярдәмендә үтә. Бу елда РФ Ферерация Киңәшмәсеннән 10 сенатор килүе көтелә.

Бүген Польша эшмәкәрләре Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанда үзенең җитештерүен ачу, партнерларны эзләү һәм республикада Польша продукциясен сату турында белдерделәр.

Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд, ТР ИҮА инвестицион проектларын тикшерү һәм эшкәртү бүлеге рәисе Гүзәл Муллаярова, ТР Сәүдәәнагәть пулаты рәисе урынбасары Артур Николаев, Польша компанияләре һәм Польша Республикасының Сәүдәәнагәть пулаты вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов республиканың көпшә продукциясен халыкара дәрәҗәгә чыгару ниятен Мексика Нуэво-Леон штатының Монтерррей шәһәрендә булган визит кысаларында белдерде.

“Без бу юнәлештә актив эшлибез. 2013 елның июлендә Татарстан Республикасының Экспорт Корпорациясе барлыкка килде. Ул чит ил базарларына продукция чыгару  күләмен арттыру белән шөгелләнә”, - дип Линар Якупов ассызыклады.

КАМАЗ һәм Мексика компаниясе Metalsa Яр Чаллыда лонжерлар җитештерүенә инвестицияләр буенча бердәм проект турында сөйләшүләр алып баралар.

Сөйләшүләр Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм ААҖ «КАМАЗ» Генераль директоры урынбасары Ирек Гумеровның  Нуэво-Леон штатының Монтерррей шәһәренә эш визиты кысаларында үтте. Монтеррей шәһәрендә Metalsa компаниясенең төп бинасы урнашкан.

Линар Якупов Нуэво-Леон  штаты һәм Татарстанның бизнес эшкуарлары арасындагы очрашудан соң РИА Новости интервьюында “Без биш-алты Мексика компаниясе белән сәйләшүләр алып барабыз. Әмма хәзер аларның исемнәрен әйтә алмыйм, шуңа күрә Metalsa һәм КАМАЗ арасындагы проект бердәнбер түгел, ә башкалар арасында беренче булачак дип өметләнәм”, - дип билгеләде.


18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында DePuy Synthes Johnson&Johnson компаниясе вәкилләре Россиядә үзенең җитештерүен киңәйтү нияте турында белдерделәр.

DePuy Synthes Johnson&Johnson Татарстанда медицина кластерының мөмкинлекләрен һәм чит ил компанияләренең шул өлкәдә катнашу сорауларын карарга килделәр.

Очрашуда ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд, ТР ИҮА инвестицион проектларын тикшерү һәм эшкәртү бүлеге рәисе Гүзәл Муллаярова, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фарида Яркаева, Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов һәм DePuy Synthes Johnson&Johnson вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы презентациясе XV Халыкара көзге төзелеш форумы кысаларында “Татарстан - энергоэффектив төзелеш мәйданы” конференциясе барышында үтте.

Конференциядә Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов «СМАРТ Сити Казан» проектын презентацияләде.

Булат Гаянов төзелештә энергоэффектив технологияләрне куллану өлкәсендә «СМАРТ Сити Казан» проектының иң алда баручы булып торганын билгеләде. Ул, шулай ук, проект кысаларында шул технологияләрне кертү буенча эшләр баруын ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International