ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан һәм Төркия сәнәгать секторында да, мәгариф проектлары буенча, медицина һәм туризм өлкәсендә эшлиләр. Моның турында Татарстан Республикасының вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 30 апрельдә Анкара шәһәрендә үткән  Төркия-Татарстан Форумында белдерде.

30 апрельдә Анкарада Төркия Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән бизнес иртәнге ашы үтте. Чарада Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасының Икътисад министры Нихат Зәйбәкчи һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, эре корпорацияләр, шулай ук Татарстанга инде инвестицияләгән компанияләр топ-менеджерлары катнаштылар.



29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

15-16 июньдә Татарстан Республикасында VII Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты үтәчәк. 


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы “Урман утырту көне” һәм “Җиңү Урманы” Бөтен Россия чараларына кушылды. 

Шимбә көне иртә белән, тышта салкын булганда Ак Каеннар агачлыгында (Дербышки авылы) яшь агачларны утырту өчен Татарстан Республикасының министрлыклар, идарәлекләр, эшханәләр һәм башка оешмалар вәкилләре җыелдылар. 


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстанда 2015 елның 25-30 апрелендә Синьцзян-Уйгур автоном районы һәм Кытайның Хэбэй провинциясенең Сайбэй округы эшлекле даирәләре делегациясе эшли, аның визитын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы әзерләде. 


24
апрель, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина XV Россия һәм X Казан венчур ярминкәләренең Пленар утырышларында катнашты. Чараның төп темасы – “Венчур инвестицияләр индустриясе – базар турбурентлык шартларында үсеш драйверы”.


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россиядәге Ирландия Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Оун О’Лири җитәкләгән делегация белән очрашты.


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасына Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба Хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас Руис җитәкләгән делегация килде.


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Бүген “Алабуга” Махсус икътисади зона территориясендә “Форд транзит” автомобилен җитештерүне башлап җибәрү тантаналы церемониясе үтте. Чарада Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

20 апрельдә Казан Кремлендә Коррупциягә каршы корәш буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы  совет утырышы үтте, чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, федераль хакимият органнарының башка территориаль оешмалары һәм республиканың министрлыклар, идарәлекләр җитәкчеләре, җәмгыять һәм дин конфессияләре вәкилләре катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International