ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында Allied Mineral Products компаниясе вәкилләрен кабул итте. Делегация Татарстанга ТР инвестицион үсеш агентлыгы чакыруы белән килде, очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендәге Даниянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Томас Виклер белән очрашуында катнашты.



24
март, 2015 ел
сишәмбе

 2012 елдан ТР ИҮА җитәкчесенең Беренче урынбасары булган  Роберт Галиуллин Америка Кушма Штатларындагы Татарстан Республикасының Сәүдә вәкиле булып билгеләнде.

2015 елның 23 мартыннан Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары буенча ТР вәкиле 24 марттан үз вазифаларын үтәргә кереште. 


23
март, 2015 ел
дүшәмбе

17-20 мартта Мәскәүдә “Россия дәүләт-хосусый партнерлык атнасы” Икенче инфраструктур конгрессы үтте.

ДХП Россия атнасы һәр елны РФ субъектларында алдагы тиражлау максаты белән инфраструктураның төрле өлкәләрендә дәүләт-хосусый партнерлык проектларын тормышка ашыруның иң яхшы тәҗрибәсен күрсәтү өчен үткәрелә. Атнаны РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм РФ Сәүдә-сәнәгать пулаты ярдәмендә ДШП Үзәге оештыра.



20
март, 2015 ел
җомга

19 мартта Казанда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Марий Эл инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Документ астына ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Марий Эл ИҮА җитәкчесе Игорь Губин үз имзаларын куйдылар.



19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “эшлекле иртәнге аш” - “Эшмәкәрлек фабрикасы” кысаларында үтүче эшмәкәрләр очрашуында катнашты. Әлеге белем проекты Казан федераль университеты ярдәмендә тормышка ашырыла һәм эш активлыгы дәрәҗәсен арттыруга юнәлгән. 


18
март, 2015 ел
чәршәмбе

 Зур авыл хуҗалыгы комплексын булдыру турында сорау Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Mir Holding (Мир холдинг) топ-менеджерлары – холдинг рәисе һәм Dizayn Grup (Дизайн груп) компаниясенә нигез салучы Ибрагим Мирмахмутогуллари, холдинг Директорлар киңәшмәсе вәкиле Кюршад Тюзмен белән очрашуда каралды. Әүвәл Төркия компаниясе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән аралашты, Агентлык алдагы аралашу буенча эш планнарын корды һәм булачак инвесторларга ярдәм итү буенча комплекслы эшне үткәрде.

 


17
март, 2015 ел
сишәмбе
«NDExpo-2015» Халыкара форумы – “Тотрыклы үсеш өчен югары технологияләр” Идел буе федераль округында «Росатом» Дәүләт корпорациясе оештырган бердәнбер һәм төп чара булып тора. Ул тәэмин итүчеләр өчен сатып алучыларга үзенең продукциясен һәм хезмәтен тәкъдим итергә мөмкинлек бирә.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
№1726-р 2014 елның 4 сентябреннән РФ Хөкүмәте карары буенча “Стратегик инициативалар агентлыгы” (алга таба – Агентлык) Автоном коммерция булмаган  оешма катнашуы белән әзерләнгән балаларны өстәмә укытуның үсеш Концепциясе расланды. Концепция буенча балаларны өстәмә укытуның мөһим үсеш максатларының берсе вариантлык, сыйфат үстерү һәм һәр бала өчен өстәмә белем алу мөмкинлеге, шулай ук 2020 елга 5-18  яшьтәге балаларның  ким дигәндә 75 проценты өчен   өстәмә белем программалары белән тәэмин итү булып тора.

13
март, 2015 ел
җомга

13 мартта Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән Татарстан Республикасының Икътисади киңәшмәсе утырышы үтте.

Сөйләшүнең төп темасы республикада хәзерге икътисади хәл, аеруча, бюджетның төрле дәрәҗәләргә акча керү, сәнәгать хәле, республиканың экспорт мөмкинлекләре һәм башкалар булып торды.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International