Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында БДБ һәм Көньяк-Көнчыгыш илләрендә хәләл индустриясе буенча белгече, Казахстанның хәләл индустриясе ассоцияциясе директоры Марат Сарсенбаев белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Милли индустриаль хәләл ассоциациясе” башкарма директоры Иршат Юнусов, “Хәләл” стандартлары буенча Комитет урынбасары Марат Низамов катнаштылар.
ТР ИҮА һәм дәүләт корпорацияләре коллективлары балалар һәм ата-аналар өчен Балтач авылында әзерләнгән гаилә бәйрәмендә катнаштылар.
Искә төшерик, хәйрия Ураза-бәйрәме Балтач авылында икенче тапкыр үтә. Узган елда мәхәлли эшкуарлар теләге буенча Рамазан ае тәмамлау хөрмәтенә бәйрәм тантаналы итеп үтте. Бәйрәмне ел саен үткәрергә һәм анда Республиканың бөтен районнарыннан кунакларны чакырырга дип карар ителде.
Хәләл сәнәгать паркы «Балтач» алдындагы территориясендә уеннар, конкурслар, аттракционнар оештырылды. Кунаклар төрле бәйрәм ризыкларын ашап карадылар. Бәйрәмнең төп ризыгы биш казанда әзерләнгән плов булып торды.
Бөтен Татарстан регионнарыннан, күрше республикалардан 1000 нән артык кеше бәйрәмдә катнашты. Словакия иленнән ТР Экспорт Корпорациясе вәкилләре белән бергә килгән кунак та бәйрәмдә катнашты. Бәйрәмдә, шулай ук, Балтач районы идарәсе Рамиль Нутфуллин, “Балтач” хәләл индустриаль паркы директоры Ильназ Якупов, “Милли индустриаль хәләл ассоциациясе” башкарма директоры Иршат Юнусов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Хуснуллин белән очрашуда индустриаль паркы территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыру турында уртаклаштылар. Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов, ТР ИҮА беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА дәүләт-шәхси партнерлык үсеше бүлеге рәисе Сергей Головин һәм “ТР Үсеш Корпорациясе” генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда (ТР ИҮА) ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов, ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА дәүләт һәм шәхси партнерлык үсеше буенча бүлеге рәисе Сергей Головин, Фермерлар Ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, республиканың авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм ААҖ “Проектларны финанслау буенча федераль үзәк” (ПФФҮ) катнаштылар.
Искә төшерик, июнь аенда ТР ИҮА һәм ПФФҮ хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Килешүне тормышка ашыру кысаларында ПФФҮ Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәте үзәкләрен төзү буенча программасын уйлап табуында республикага ярдәм итү, район арасындагы авыл хуҗалыгы хезмәте үзәкләрен булдыру буенча инвестицион проектларын әзерләү һәм киләчәктә аларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен тикшерә.
Район арасындагы авыл хуҗалыгы хезмәте үзәкләре – үзенчә агрохолдинглар һәм фермалар хуҗалыклары махсус техника белән тәэмин итәчәк һәм авыл хуҗалыгы продукциясен вакытлыча саклау өчен логистик үзәкләр кебек файдалана торган яңа сыйфатта машина-трактор станцияләрен яңарту үзәкләре булып тора. Үскән эш хезмәте дәрәҗәсе һәм энергия байлыклары белән тәэмин ителгән күчемсез мөлкәт объектларын үз эченә алган инфраструктура Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының секторын тиз үсешенә, эш җитештерүчәнлегенә һәм соңгы бермекле продукциянең булдыруына булыша.
Чечен Республикасының Инвестицион һәм инновацион сәясәт буенча хөкүмәт комитеты урынбасары Алихан Магомадов һәм Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Мәскәүдә 25 июльдә үткән IV Халыкара инвестицион форумы “Сәнәгать проектлары - 2013” кысаларында инвестицион сәясәт өлкәсендә тәҗрибәләре белән алышу мөмкинлекләре турында уртаклаштылар.
“Россиядә иң отышлы инвестицион үсеш агентлыклары җитәкчеләренең берсе – Линар Якупов белән - Чечен мәйданында булган муниципаль районнарына инвестицияләрне җәлеп итү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсен куллану турында уртаклаштылар”, - дип “Грозный-Информ” мәгълүмат агентлыгы Алихан Магомедов билгеләде.
Республиканың яңа инвестицион мәйданы проект командасы «Kohl&Partner» халыкара консалтинг компаниясе белән очрашты. Компания Казанга Татарстан Республикасының туризм потенциалын бәяләү, Туризм өлкәсендә Татарстан Республикасының стратегик урнаштыру буенча тәкъдимнәр уйлап табу һәм өлкәнең үсеше буенча җентекле план әзерләү өчен килде.
Искә төшерик, Австрия компаниясе вәкилләре Казанда эш визиты белән 2013 елның 30 июленнән 6 августка кадәр булалар. Визит кысаларында «Kohl&Partner» белгечләре Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Свияжск, борынгы шәһәр Болгарның истәлекле урыннарын карадылар. Атна эчендә алар Казан хакимияте, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре, туристик фирмалар директорлары белән очраштылар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ассызыклаганча, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 үткәрү Татарстан Республикасының туризм өлкәсенә зур өлеш кертте.
Узган шәмбе көнне – 3 августта – Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы коллективы Татарстанның истәлекле урыннары берсе – Болгар шәһәренә бардылар.
Сәяхәт программасы белән танышу автобуста ук башланды – далил Татарстан Республикасы тарихы, Идел буе Болгарының барлыкка килү турында кызык булган хәлләр сөйләде һәм сәяхәт автобусы үтә торган урыннар турында мәгълүматлар белән уртаклашты. Лаеш районы буенча сәфәр Гавриил Романович Державинның балачагы, яшьлеге, тормышы, иҗаты һәм дәүләти эшчәнлеге, Сокурада урнашкан аның гаиләсе нәсел алпавыт җире турында хикәяләр белән тулды.
Алексеевск районы чигендә сәяхәт автобусын диңгез кебек зур булган матур Кама елгасы каршы алды. Шул район фән һәм мәдәният эшлекләре, Александр Бутлеров химия галиме, Борис һәм Александр Арбузовның ватаны булып тора. Монда Биләр шәһәрлеге урнашкан – X – XII гасырлар вакытындагы Идел буе Болгарынан калган археологик объектлар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасы Үсеш Корпорациясе һәм Лаеш районында торучылар арасында очрашу Столбище авылының урта мәктәбендә үтте.
Очрашуның төп темасы Лаеш районында урнашкан “СМАРТ Сити Казан” мәйданының үсеше булып торды. Авылда торучылар шул проектны күзәтеп торалар һәм аның белән кызыксыналар дип билгеләделәр. “СМАРТ Сити Казан” турында видеоролигын карагач, күп ис киткеч сүзләр әйтелде. Тамашачылар, роликны карагач, “СМАРТ Сити Казан” проектын яхшырак аңлый башлау турында ассызыкладылар.
ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов билгеләгәнчә, “СМАРТ Сити Казан” проекты бөтен Лаеш районы территориясен үстерүгә юнәлгән. Ул, шулай ук, проектның концепциясе, хәзерге хәле һәм “СМАРТ Сити Казан” брендының барлыкка килүе турында сөйләде.
Татарстанның яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» мәгълүмат һәм аралашу структурасын булдыруына ярдәм итү турында Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм халыкара консалтинг компаниясе меморандумга кул куйдылар.
Бүген Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов J’Son&Partners Consulting башкарма директоры Сергей Шавкунов белән очрашты. Очрашу нәтиҗәсендә Татарстанның яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» мәгълүмат һәм аралашу структурасын булдыруына ярдәм итү турында меморандумга кул куйдылар.
Мәгълүмат һәм аралашу структурасы үсеше концепциясен булдыру инвестицион эшчәнлек өчен мөһим элемент булып тора.
Документ “Татарстан Республикасы Экспорт корпорациясе” һәм «НЕГУС ЭКСПО Интернэшнл» компаниясе арасындагы очрашу йомгагы булып тора.
Бүген Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендә “ТР Экспорт корпорациясе” генераль директоры Айрат Назмеев һәм «НЕГУС ЭКСПО Интернэшнл» компаниясе җитәкчесе Ольга Артюхова ике як арасасындагы хезмәттәшлек турында килештеләр.
Хезмәттәшлек юнәлешләренең берсе Татарстан Республикасының халыкара күргәзмә чараларын үткәрүдә Күргәзмә операторының ярдәме булып торачак.