ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эшлекле визит кысаларында Иран Ислам Республикасының Хорасан-Разави провинциясе делегациясе инвестицион үсеш агентлыгында булды.


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Соңгы 10 ел эчендә Татарстан икътисадына Кореядан күпме инвестицияләр керде? Җавап: ноль. Бу уңышка ирешкән Татарстанны канәгатьләндерәме? Җавап: юк, канәгатьләндерми. 2016 ел эчендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан Татарстанга беренче Корея инвесторы һәм аның артыннан «иртәнге җиләслек иленнән» бизнесменнар килсен өчен эшлекле элемтәләр урнаштыру максаты белән зур эш башкарылды. Агентлык беренче Корея «тоджаны» (dodjan – имза рәвешендә берәр кешенең печате) – инвестицион килешүдәге имзаның аналогын алу буенча куелган максатны үтәде һәм шуңарда тукталырга исәп томый.


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның ноябрь ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасының делегациясе ике көнлек эшлекле визит белән Франциядә булды. Гадәттәгечә, республика башлыгын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озатты.


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында «Алабуга» махсус икътисадый зонасының эсперт советының икенче утырышы узды.


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 24-25 ноябрендә Мәскәүдә Технополисның «Мәскәү» мәйданында Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән ел саен уза торган II REIF-2016 Россия экспорт һәм инвестиция форумы эшен башлап җибәрә.  


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2016 елның 18 ноябрендә Венада Австриянең Икътисади палатасында узган Россия-Австрия эшлекле советы утырышында Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын күрсәтте.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның идарә рәисе Вахид Йылдырым җитәкләгән «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы вәкилләре белән очрашуында катнашты.

Бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы КХРның Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы - Генераль консулы урынбасары Чэн Вэй белән Казан Кремлендә очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Россия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр ныклы дуслык традицияләренә һәм үзара хөрмәткә нигезләнә, стратегик партнерлык рухында үсә. Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов шуны Россия Федерациясендәге Һиндстан Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Панкадж Саран әфәнде белән очрашу барышында билгеләде.

Татарстан Республикасының бюджетыннан субсидия алу хокукына лаеклы юридик шәхесләрне сайлап алу турында


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International