ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында ТР Вәкиллекләре белән киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәне видеоконференция режимында ТР Президент Аппараты җитәкчесе Асгат Сафаров уздырды.
Бүген, 25 декабрьдә Экспорт Корпорациясе директорлар советы рәисе, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР муниципаль оешмалар советының X җыелышында катнашты.
24 декабрьдә “Ел җитәкчесе – 2015” республика премиясенең лауреатларына бүләк бирү тантаналы церемониясе узды. Чара традиция буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының дәүләт хакимият органнары, федераль органнары, министрлыклар һәм идарәләр вәкилләре катнашуы белән уза. Хөрмәтле кунаклар арасында – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
24 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев Түбән Новгородта узган “Россия регионнары: үсешнең яңа нокталары” Петербург халыкара икътисади форумының күчмә сессисендә катнашты.
Гадәткә кергән чара ТР Дәүләт Советы, республика чиновниклары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнашуы белән узды. Төп максаты: Татарстанның федераль максатлы һәм дәүләт программаларында ничек эффектив катнашуы, республиканың нәрсәгә акча тотуын “сайлавын” анализлау.
24 декабрьдә Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясендә уртак җыелыш үтте, анда республиканың фәнни берләшмәсе вәкилләренә, хезмәткәрләренә һәм кунакларга 2015 ел буенча оешма эше нәтиҗәләре турында еллык отчет тәкъдим ителде. Чарада ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Марат Бухараев, министрлыклар һәм идарәлекләр җитәкчеләре катнашты.
Бүген, 24 декабрьдә, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында ТР Инвестицион Советы президиумы узды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.
23 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Sikder Group» компанияләр группасы директоры Салман Эмери әфәнде белән очрашты.
Бизнесменга Татарстан Республикасының презентациясен күрсәттеләр. Кунакны шулай ук күптән түгел генә башлап җибәрелгән invest.tatar.ru инвестицион порталы белән таныштырдылар. “Татарстанга эре чит ил инвесторлары килә. Бу безнең республиканың инвестицион проектлар өчен сөйкемле булуның раслаучы факт булып тора. Хәзерге моментка безнең Азия партнерлары Татарстан икътисадына керү юлларын карыйлар гына. Әмма алар медицина һәм сәламәтлек саклау, шулай ук авиацион сәнәгать кебек эшчәнлек төрләре үсешендә кызыксыналар”, - дип Талия Миңнуллина сөйләде.
23 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2015 елда соңгы ундүртенче ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Татарстан Республикасында мәгариф үсеше программаларын тормышка ашыру барышы турында докладлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бирү мәсьәләләре каралды, Сайлау комиссиясе үзәге 2015 елгы сайлау кампаниясенә киткән чыгымнар турында белдерде, шулай ук депутатлар Дәүләт Советыннан ТР Җәмгыяви палатасы әгъзаларын раслау турында мәсьәлә карадылар.
Һәр елны 14,5 меңнән артык Татарстанда яшәүчеләргә беренче тапкыр онкология линиясе буенча диагноз куялар, күбесендә иң беренче стадияләрдә. Дәвалау өчен нур ысуллары кирәк. Россия Федерациясендә җиһазлар модернизациясе дәрәҗәсе югары булмау сер түгел. Аеруча бу сәламәтлек саклау өлкәсенә карый.
“Экспорт корпорациясе линиясе буенча радиотерапевтик ярдәм күрсәтү буенча дөнья лидеры булган “ЭРЕСА” Испания компанияләр группасы белән сөйләшүләр алып барылды. Беренче этапларда сүз хезмәт экспортны турында барды, әмма Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы эшкә керешкәч, аралашу потенциалы киңрәк булуы табылды. 6 ай хезмәттәшлек нәтиҗәсендә дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә бердәм оешма булдыру турында килешү барлыкка килде. Испания компаниясе ягыннан инвестицияләр күләме 5,6 млн. евро тәшкил итәчәк. Шундый дәрәҗәдәге яңа җиһаз куллану Татарстанда яшәүчеләр өчен генә түгел, әмма бөтен Идел буе Федераль Округы өчен эшләчәк. Без иң беренче стадияләрдә начар сыйфатлы чирләрне дәвалый алачакбыз һәм факт буенча онкология белән чирле кешеләрнең яшәү дәвамын арттырачакбыз”, - дип белдерде Талия Миңнуллина.