ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

2012 елда РФ Стратегик инициативалар агентлыгының стандартын булдыру өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында ТР Инвестицион советы барлыкка килде. Совет составына 52 кеше керде. Оешманың барлыкка килү моментыннан дүрт утырыш узды – совет һәр ел җыелды.

Бу вакытта инвесторларда күп сораулар җыелды. Аларны күбесенең ТР Инвестицион үсеш агентлыгы чишә, башкалары исә Татарстан җитәкчелегенең каравын таләп итә. Нәкъ шул мәсьәләләрне карау өчен Инвестицион совет эшен активлаштыру кирәклеге ачылды. Ә башкарма органы мобиль булсын өчен Совет президиумы булдырылды, аның составына 12 кеше керә һәм Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән һәр ай җыелачак.

Татарстан Рспубликасының Хөкүмәте чакыруы буенча Казанга Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф киләчәк.

Ул төрле илләрнең икътисадын өйрәнү өлкәсендә иң алда баручы галимнәрнең берсе, еш кына дөньяда иң тәэсир итүче икътисадчылар рейтингына керә. Аның дөнья финанс кризислары тарихы буенча тикшеренүләре киң танылган.


19
декабрь, 2015 ел
шимбә

17-19 декабрьдә Татарстанда икенче тапкыр актив тормыш позициясе булган Татарстан, Россия, чит илләрдән талантлы яшьләрне берләштерүче “Талантларны ачу” махсуслаштырылган форум узды. Бу елда форум 4 меңнән артык катнашучы, эксперт, югары дәрәҗәле кунаклар һәм “Талантны ачу” республика премиясен алырга теләүчеләрне җыйды.

18 декабрьдә “Штаб” Креатив индустрияләр резиденциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән пленар утырыш узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, “Талантлар Университеты” Күзәтүче советы әгъзасы Талия Миңнуллина, республиканың танылган сәяси эшлеклеләре, галимнәр, югары белем институтлары ректорлары һәм башкалар актив катнашты.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

18 декабрьдә ТР Хөкүмәт Йортында 2015 елның нәтиҗәләре буенча сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләрен алуга XI республика конкурсы дипломантлары һәм лауреатларына бүләкләү тантаналы церемониясе узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков тапшырды.

Тантаналы чарада  Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың министрлыклар һәм идарәлекләр җитәкчеләре, администрацияләр башлыклары һәм алда баручы оешмалар директорлары булды.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 17 декабрендә Россия Федерациясендәге Корея Республикасының Илчелегендә Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясе узды. Корея бизнесменнарның дүртенче һәркварталлы утырышы кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина утырышта катнашучыларга – Корея компанияләренең җитәкчеләренә (кайберләре Россиядә аккредитация алган) Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясен тәкъдим итте.

Чара кысаларында 30 дан артык Корея эшмәкәре инвесторларның Татарстанда эш шартлары белән таныштылар, Татарстанның инвестицион порталы Корея телендә презентацияләнде. Шуннан соң сорау-җавап дискуссиясе һәм ИҮА җитәкчесенең кайбер аерым компанияләр белән берничә очрашуы узды.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

15 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар Советы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш барышында республиканың нефть, газ һәм химия комплексы өчен берничә тәкъдимнәр каралды.

15 декабрьдә ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади советы әгъзалары Татарстан оешмаларының финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре буенча сөйләштеләр. Утырыш Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелеге астында үтте.

Чара ТР Хөкүмәт Йортында республиканың бөтен муниципаль оешмаларның видеоконференция элемтә режимы белән узды.  Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Ильдар Халиков, ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың министрлыклар һәм идарәләр, оешмалар һәм күзәтү органнары башлыклары катнаштылар.


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Инвесторлар Клубының чираттагы утырышын уздырды. Татарстан инвесторларыннан башка утырышта Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Ильсур Метшин, Татарстан Республикасының прокуроры Ильдус Нафиков, республиканың министрлыклар һәм идарәләр җитәкчеләре, федераль хакимият органнарының территориаль бүлекләре, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары булдылар.

Утырыш Татарстан Республикасының инвестицион өлкәсендә 2015 елның нәтиҗәләре, шулай ук дөнья икътисадында хәл (мәсәлән, ХВФ бәясе буенча ТЭП абсолют күрсәткечләре буенча дөньяда беренче биш ил) турында сөйләгән видеофильмны күрсәтүдән башланды.

14 декабрьдә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча бердәм утырыш үтте. Утырышны Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин 2015 елның 11 ай эчендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш турында нәтиҗәләргә доклад ясады, анда ул авариялелекнең гомуми күрсәткечләрнең уңай динамикасы ныгытуын билгеләде. Ул һәр өченче юл-транспорт хәленең бергә баручы сәбәбе урам-юл челтәренең начар хәлдә булуына игътибар итте. Министр шулай ук мәктәп автобусларының урыннарын күзәтү һәм аларның тизлек режимын саклау проблемаларын билгеләде.

Икътисад, финанслар һәм инвестицияләр буенча Баш идарәсенең Генераль директоры Реза Хосейни Гарагузлу җитәкләгән Иран Ислам республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында 14 декабрьдә Татарстан һәм Иран эшлекле даирәләре вәкилләре катнашуы белән түгәрәк өстәл узды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың сәнәгый һәм икътисади потенциалы презентациясе белән чыгыш ясады. Иран вәкилләре медицина һәм мәгариф кебек өлкәләр белән кызыксындылар, чөнки 2008 елдан Казан федераль университетында Иранистика үзәге эшли.

“Традиция буенча Иран Ислам Республикасы мәдәни бердәмлек ягыннан Татарстан өчен якын булып тора. 2015 елның март аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән безнең делегация Иранга визит белән килде. Бу Татарстанда эш итүгә кызыксынуның яңа дулкынын тудырды”.

Презентация нәтиҗәсендә берничә адреслы очрашулар узды. Яңа бердәм проектлар турында сөйләшүләр дәвам итәчәк дип көтелә.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International