ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР Инвестицион-венчур фондының попечительләр советының әгъзасы булган Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Премьер-министры Ильдар Халиков рәислеге астында үткән утырышта катнашты. Уртаклашу барышында Агентлык конкурстан Татарстан Республикасы өчен икътисади эффекты турында мәсьәләсен күтәрде һәм идеяләрне кертү процессын күзәтеп тору кирәклеге билгеләнде.

“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” Еллык конкурсы фән белгечләре, уйлап табучылар, инженер-техник эшчеләр, аспирантлар, студентлар һәм укучыларның фәнни эшләрен җыя. Инновацион чишелешләрне кертү Татарстанның конкурентлыкка чыдамлыгын арттыру өчен кирәк: яңа фәнни технологияләр, җитештерүләр һәм хезмәтләр барлыкка килү. Бу елда кокурста катнашу өчен 11 ел буенча узучы конкурс тарихында иң күп гаризалар саны – 2273 гариза килде. Кич белән “Корстон”да җиңүчеләрне котлау церемониясе үтте.

Бүген “Корстон”да Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы “Дәүләт-хосусый партнерлык һәм концессион килешүләр турында федераль кануннарны куллануның региональ аспектлары” семинарын оештырды. Семинар дәүләт-хосусый партнерлык (ДХП) өлкәсендә федераль канунчыллык яңалыкларын кертү процессын җиңеләйтү максаты белән үткәрелә. Билгеле булганча, 2016 елның 1 гыйнвареннән 2015 елның 13 июленнән № 224-ФЗ “Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең кайбер канун актларына үзгәрешләрне кертү турында” Федераль кануны эшли башлый.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре бүген Яр Чаллыда узган Машина төзелеше кластерлы форум-2015 чарасында катнаштылар.

2014 елда Татарстан Республикасы территориясендә Кама кластерлы үсеш үзәге (ККҮҮ) ярдәмендә хәзергә 72 катнашучыны берләштергән кече һәм урта җитештерү чаралары саныннан машина төзелеше кластеры формалашты. Бүген форумның якынча 350 катнашучы елгы нәтиҗәләр һәм башкарылмаган мәсьәләләр буенча сөйләшү өчен җыелдылар. Пленар утырыш Яр Чаллы мэры Наиль Магдеев, кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко катнашуы белән узды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының профессиональ һәм дус коллективына профильле югары белем белән һәм инглиз телен белгән (башка телләрне белсә - яхшырак), 2 елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе белән Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш итү бүлегенең башлыгы урынына кеше таләп ителә.

Хезмәттәге вазифалар:

  • Агентлык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынлы, региональ, федераль һәм халыкара ММЧ белән аралашу, анда рәсми белдерүләр, пресс-релизлар, сорау буенча аңлатмалар бирү һәм башка мәгълүмати материаллар, интервью, фотосъемка оештыру керә;
  • Агентлыкның рәсми сайтларында, социаль челтәрләрендә һәм башка мәгълүмати ресурсларда мәгълүмат урнаштыру;
  • Тышкы һәм эчке чараларда катнашу, Агентлык чараларында ММЧ вәкилләренең катнашуын тәэмин итү;
  • Медиапланлаштыру, Агентлыкның реклама һәм мәгълүмати кампанияләрен планлаштыру, аларны тормышка ашыру;
  • ММЧда урнаштырылган икътисади мәгълүматны анализлау, аналитик материалларны әзерләү;
  • Җәмгыять белән элемтә каналларын эштә тоту һәм яңа контактларны булдыру;
  • Уңай инвестиционклиматны булдыру максатында башкарма хөкүмәт органнары һәм инвестицион эшчәнлек субъектлары белән аралашуны булдыру.

Сезне кызык эш, профессиональ һәм шәхси үсеш көтә!

Контактлар: Шайхутдинова Гульшат Ильдерхан кызы, сот. 89600545701 e-mail G.I.Shayhutdinova@tatar.ru

Талия Миңнуллина Katoen Natie Бельгия логистика компаниясе вәкиле – Үсеш буенча директор Свен Шеперс белән очрашты. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Шеперс әфәнде белән “ТАИФ” ААҖ һәм “Казаньоргсинтез” ААҖ компанияләренә «Катун Нати» технологияләрен тәкъдим итү нәтиҗәләре буенча сөйләште.

Шеперс әфәнде Татарстанның югары потенциалы һәм Татарстан җитәкчелеге һәм бизнес- берләшмәсе башкаручы инициативалар һәм үсеш динамикасыннан яхшы тәэсирен билгеләде. «Катун Нати» Үсеш буенча директоры шул сүзләрне компаниянең тиз нәтиҗәләргә ирешүен көтмәү һәм Татарстан базарында инвестицияләр өчен мөмкинлекләрне һәрвакыт күзәтеп тору белән дәлилләде.

 

 


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Доха шәһәрендә – Катар Дәүләтенең башкаласында Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясе белән чыгыш ясады. Катарга Татарстан делегациясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәклегендә килде.

Катар инвестицияләр белән идарә башлыгы, Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Мөхәммәд бен Әхмәт бен Товар Аль Кувари һәм гарәб дәүләтенең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашкан Түгәрәк өстәлендә чыгыш ясаганда, ТР ИҮА җитәкчесе икътисад, сәнәгать, акча кертү өчен перспектив өлкәләр турында җентекләп сөйләде, монда ул Татарстанның югары технологияле өлкәләргә аерым акцент ясаган Стратегия 2030 нигезендә үсешен ассызыклады.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Би-би-си Бөтендөнья хезмәте (BBC World Service) Кытай редакциясенең сорауларына җавап бирде.

Корпорация журналистлары Россия һәм КХР аралашуы турында репортажлар сериясен ясадылар, тур кысаларында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстанга килделәр.


5
декабрь, 2015 ел
шимбә

 Бүген “Корстон”да Казанда “Татарстанның эшлекле партнерлары” X Бөтендөнья форумының пленар утырышы узды.

Бу елда анда Россиянең 52 регионыннан һәм якын һәм ерак чит илләрдән якынча 600 делегат катнаша. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Пленар утырышта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлек, тормышка ашыручы проектлар, төрле илләр эшлекле даирәләре белән актив эше (республика халыкара базарында 140 тан артык ил белән эшли), KazanSummit форумы һәм ТР ИҮА сайтында урнашкан PWC Инвестор юл күрсәткече (рус. Путеводитель инвестора) турында сөйләп, Талия Миңнуллина Ватанга мәхәббәткә зур игътибар бирде – форумга Татарстан патриотлары килделәр.

“Барыбыз да кунакта яхшы, өйдә яхшырак дигән мәкаләне беләбез”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде.

Матурлык турында сүзләрне дә зал алкышлар белән каршы алды.

“Рөстәм Нургалиевич мине  чибәр  дип атады. Рухи матурлык – иң мөһиме. Ул, мәсәлән, Ватанга мәхәббәттә беленә”, - дип ИҮА җитәкчесе әйтте.

Талия Миңнуллина Болгар – Татарстанның уникаль борынгы шәһәре, дөньда иң зур басма Коръән  булган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты турында сөйләде.

“Без бергә, без булдырабыз!”, - дип Талия Миңнуллина тәмамлады. Шул сәүзләр ил һәм республика игелегенә бергә эшләү булган зал күңеленә туры килде.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

Фото: Михаил Фролов, ТР Президенты матбугат хезмәте, ТР ИҮА Матбугат хезмәте


4
декабрь, 2015 ел
җомга

4 декабрьдә дәүләт органнары җитәкчеләре, Татарстанның муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларының “Сколково” Мәскәү идарә итү мәктәбенең “Эффектив идарә итү: Стратегия. Эшләр. Нәтиҗәләр” мәгариф программасы кысаларында группалы проектларны яклау үтте.

Уку май аенда башланды, “укучылар” 1,5 айга бер тапкыр 4 уку көненә җыелдылар. Басым мөстәкыйль эш, проектлау, эффектив сөйләшүгә ясалды, программа 5 модуль буенча үтте (мәсәлән, беренче модуль тематикасы – стратегик планлаштыру). Дәрәҗәле тыңлаучылар 6 эшлекле группага бүленде, аларның һәрберсе коллектив проект әзерләде. Тыңлаучыларны әзерләүдә икътисадчылар, аралашу һәм башка өлкәләрдәге белгечләр катнаштылар.

 

2015 елның “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсының нәтиҗәләрен бүген ТР Министрлар Кабинетында билгеләп үттеләр. Алты номинациядә 12 җиңүчегә бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

“Тармакара идарә итү” номинациясендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Инвестицион проектлар экспертизалау бүлегенең башлыгы Дмитрий Алексеев булды.

Бүген үк ТР ИҮА коллективы хезмәткәрен җиңү белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International