ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

 Татарстанда “Зөя мультимодаль логистик үзәген булдыру” проектының беренче этабы тәмамланды, моның турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 3 декабрьдә үткән Россия Транспорт министрлыгының эшлекле иртәнге аш барышында белдерде.

Проект автомобиль, тимер юл һәм елга йөк агымнарын консолидацияләү өчен халыкара транспорт коридорларын үстерү һәм тәэмин итү максаты белән булдырыла. Бүгенгә Татарстан Республикасында гомуми йөк агымы күләме елга 45 млн. тонн тәшкил итә, 2020 елга йөк агымының 25%ын Зөя логистик үзәгенә юнәлтергә планлаштырыла, ә 2030 елга – 40%тан артык.

“Сентябрь аендагы Посланиесында Татарстан Президенты республикада Зөя регионара мультимодаль үзәге нигезендә  3-нче икътисади зонаны булдыру максатын куйды. Әлеге проектның беренче этабының уңышлы тәмамлануы бик мөһим, инфраструктуралы нигез булдырылды. Проектның беренче этабына капитал керүнең барлык күләме 8 млрд. сум тәшкил итә, алардан 6,5 – федераль бюджеттан акча. Алдагы вакытта МИЗга хосусый Россия һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итәбез”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.

Проектның беренче этабында республика акчалары ярдәмендә территория гидронамыв белән әзерләнде һәм мәйдан электр белән тәэмин ителде, федераль объектлар – төрле типтагы йөкле диңгез һәм елга корабларын кабул итү мөмкинлеге белән причал стенкасы, керә торган тимер юллары, үзәкне М-7 “Идел” федераль трассасы белән тоташтыручы транспорт развязкалы автомобиль юл төзелеше тәмамланды. Зөя тимер юл станциясенең җиһазлары яңартылды.

Зөя регионара мультимодаль логистик үзәк проектын тормышка ашыру Татарстанны “Төньяк-Көньяк” һәм “Көнбатыш-Көнчыгыш” халыкара транспорт коридорлары кисешендә транспорт-логистика күчерүләренең үзәгенә әйләнәчәк. Проектны тормышка ашырылуы тимер юл, елга һәм автомобиль транспорты Европа һәм Кытай аша, шулай ук Россия аша башкаручы күчерүләрне оптимизацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

ТР ИҮА Матбугат хезмәте


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 Россия Президенты Посланиесы ТР Президентының посланиесы белән бәйләнештә – аларда инвестицион үсешнең көчле импульсы куелган” – шулай бүгенге ил башлыгының сүзләренә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина аңлатма бирде.

Татарстан Республикасы “Иң уңайлы инвестицион климатлы Россия Федерациясенең субъектыНоминациясендә Алтын бүләк” алды. “Инвестицион фәрештә” (рус. “Инвестиционный Ангел”) халыкара инвестицион Премиясен бүләк итү тантаналы церемониясе Мәскәүдә 30 ноябрьдә үтте.
Моннан башка кайбер Татарстан инвестор да билгеләнде. “Ел инвесторы” номинациясендә «Челны-Бройлер» ҖЧҖ /LLC  «Chelny-Broiler» Көмеш бүләк, “Елның технологик инвесторы” номинациясендә Бакыр бүләген «ФОРД Соллерс Eлабуга» ҖЧҖ/LLC Ford Sollers алды.
Бүләкләр Яңа проектларны алга таба мавыктыру буенча Стратегик Инициативалар Агентлыгы рейтингы, WOD – Research аналитик хезмәте рейтингы һәм рәсми статистика мәгълүматлары нигезендә бирелде.
“Күбесе Татарстанның лидеры булуына инде гадәтләнделәр. Әмма лидерлык – бу байлык һәм дан гына түгел, әмма җаваплылык. Бу һәркөнлек хезмәт. “Инвестицион фәрештә” бүләген алган безнең республика һәм инвесторларны котлыйм”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
“Инвестицион фәрештә” Премиясе 2010 елдан уза һәм Россиядә югары сыйфатлы продукция һәм хезмәтнең конкурентлыгын тормышка ашыру, эшкәртү һәм җитештерүгә инвестицияләү өлкәсендә казанышлар, компетентлык һәм профессионализм өчен бирелә. Премия максаты –кызыклы инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен дөньяга Россия икътисадының инвестицион җәлеп итүчәнлеген күрсәтү.
Премия оештыручысы – Бөтендөнья Тотрыклы үсеш оешмасы. Яңа проектларны алга таба мавыктыру буенча Стратегик Инициативалар Агентлыгы рейтингы нигезендә ул һәр елны иң инвестицион җәлеп итүче Россия Федерациясе субъектларын, шулай ук иң актив һәм атказанган чит ил һәм Россия инвесторларын билгели.
Чарада “Инвестицион фәрештә” оештыручы комитеты рәисе, World Organization for Development  президенты Роберт Абдулин, Мәскәү Хөкүмәте министры, Мәскәү шәһәренең тышкы икътисади элемтәләр департаменты җитәкчесе Сергей Черемин, РФндәге Татарстан Республикасының халыкара һәм икътисади мәсьәләләр буенча вәкаләтле вәкиле урынбасары Булат Миннуллин, вице-президент, “Эшлекле Россия” халыкара эшчәнлек буенча Дирекция җитәкчесе Нонна Каграманян,  Samsung Electronics Rus Company маркетинг буенча директор Сергей Певнев һәм башкалар катнашты.

Белешмә
World Organization for Development (Бөтендөнья Тотрыклы үсеш оешмасы Ассоциациясе) - ЭКОСОС БМО карамагындагы махсус консультатив дәрәҗәсен алган халыкара хөкүмәткә кермәгән оешмасы.  Ул 2009 елда БМО принциплары һәм идеяләренә килешеп булдырылды. Үз структурасында аның WOD-Research Аналитик Тикшеренүләр Хезмәте, World EconomicJournal халыкара басмасы, “Инвестицион фәрештә” Халыкара Премиясенең оештыручы комитеты керә. Үз статусына килешеп актив чыгыш ясый һәм төрле халыкара мәйданнарда, шулай ук БМО мәйданында үз позициясен күрсәтә. Үсеш алган һәм үсүче илләр, алар арасында Россия Федерациясе, БДБ, БРИКС, ЕБ, АКШ территорияләрендә эшли.

 


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

 РФ ФК Дәүләт Думасында инвестицияләр буенча Совет кысаларында депутатлар, федераль башкарма хакимият органнары, банк берләшмәсе вәкилләре, сәнәгый оешмалар, җәмәгый структуралары җитәкчеләре, фәнни-икътисадчылар сәнәгатькә ярдәм итүнең канун аспектлары турында сөйләштеләр. Чараны 2015 елның 30 ноябрендә Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин үткәрде.

Кануннар чыгаручыларның бурычы – Россия оешмларына план буенча ярдәм күрсәтү, яңа күәтләрне кертүче һәм яңартучы, сыйфатлы продукцияне чыгаручыларга ярдәм итү. Җитештерүгә инвестицияләр өчен дәлилләнмәгән чикләмәләр кую булырга тиеш түгел. Без хосусый бизнес судларның гаделлеге һәм квалификациясендә шикләнмәс өчен һәм процессуаль хокукый һәм материаль нормаларның уңайлыгы һәм ышанычлылыгын күрсен өчен милли юрисдикция сыйфатын күтәрергә тиеш”, - дип Дәүләт Думасы рәисе ассызыклады.

Аның сүзләре буенча, салым һәм таможня-тариф регулирлаштыруның өстәмә чаралары, дәүләт-хосусый партнерлык институты, кулланучылар кооперациясе өлкәсен ныгыту, дәүләт заказы һәм сатып алулар системасын яхшырту кирәк.

Татарстанда әлеге өлкәләргә зур игътибар бирелә дип билгелибез.

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина:

“Парламентлы мәйданнар инвестицион үсеш формалары һәм юллары, безнең инвесторлар өчен иң актуаль мәсьәләләр буенча сөйләшү өчен мөһим платформа булып тора. Әлеге инструментны Татарстанда да кулланабыз – Дәүләт Советы һәм аерым комитетлар белән тыгыз аралашу бара. Узган елның вакыйгаларга күп булуын исәпкә алып, безне норматив-хокук актларын булдыру һәм үзгәртү буенча республика парламенты белән бердәм эш көтелүен беләм.

Шулай, ДХП федераль кануны кабул ителгәннән соң республикада региональ канунчыллыкта билгеле үзгәрешләр әзерләнә, ТР инвестицион үсеш агентлыгы процесста актив катнаша. Бу бик мөһим, чөнки Татарстан катнашкан Мәскәү – Казан ЮТМ масштаблы проекты нәкъ ДХП механизмы кысаларында тормышка ашырыла”.

Россия Туры инвестицияләр фонды генераль директоры, РФ Дәүләт Думасы рәисе карамагындагы Инвестицияләр буенча Советы рәисенең урынбасары Кирилл Дмитриев түбәндәге сүзләрне билгели:

“Россиядә сәнәгый секторның үсеше өчен сыйфатлы инфраструктураны булдырырга, шулай ук эффективлыкны арттыру буенча компанияләрнең зур потенциалын кулланырга мөһим. Инде бүген перспектив компанияләрнең үсүен ике-өч тапкыр арттыру мөмкинлеге бар, бу инвестицияләр агымы һәм алдагы технологияләрне кертү өчен өстәмә стимул булачак”.

Икътисади үсеш министрлыгының контрактлы система үсеше департаментының директоры Максим Чемерисов сүзләре буенча, узган елда дәүләт һәм муниципаль сатып алуларның бөтен күләме 23. трлн. сум тәшкил итте. Икенче әйткәндә дәүләт сатып алулары кысаларында Россия ТЭПның (рус. ВВП) дүрттән бердән күбрәк өлеше бүлеп бирелә. Шуның өчен Министрлыкның вәкиле сатып алуларны макроикътисади прогнозлау һәм ватан икътисадының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру инструменты буларак карарга, шулай сатып алулар өлкәсендә ватан продукциясен алуын стимульләштерү һәм коррупциягә каршы көрәшкә аерым игътибар итергә кирәк дип тәкъдим итте. Импорт алмашу турында сөйләгәндә, Максим Чемерисов Россиядә җитештерүне локализацияләү өчен стимул кертергә, Евразия икътисади берләшмәсе буенча партнерлар белән хезмәттәшлекне ныгытырга һәм чит ил товарларның керү юлын чикләү буенча канун проектын кабул итүен тизләтергә тәкъдим итте. “Өченче артыгы” исемен алган проектның мәгънәсе, әгәр сәүдәгә ике яисә күбрәк ватан тәэмин итүчесе килсә, чит ил гаризалары автоматик рәвештә кабул ителмәүдән гыйбарәт була.

Утырышта катнашучылар фикерләре буенча, комплекслы дәүләт сәнәгый сәясәтен формалаштыру икътисади үсешне стимульләштерү, сәнәгый-техник потенциалын булдыру, Россия Федерациясенең милли куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бик мөһим булып тора. Әлеге ярдәмнең эшләүче элементы РФ Президенты боерыгы буенча барлыкка килүче уртача компанияләр өчен “Инвестицион лифт” механизмы булырга чакырылган.

Ярдәм итүнең эффектив инструменты сәнәгый сәяәсәт турында канунда каралган махсус инвестицион контракт булырга чакырылган.

Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Глеб Никитин сүзләре буенча, канунның эшли башлаудан шундый контрактларны барлыкка китерүгә 185 алдан бирелгән гаризалар булды. Министр урынбасары сәнәгый сәяәсәт өлкәсендә хәзерге канунчыллыкның кайбер кагыйдәләрне конкретлаштыру кирәклегенә игътибар итте. Башка күп кануннарга билгеле үзгәрешләрне кертеп, стандартлаштыру турында канунның нормасын конкретлаштырырга кирәк. Мәсәлән, дәүләт стандарты нигезендә сатып алуларның приоритеты турында сүз бара. Шулай ук инвестицион контракт яклары өчен сатып алуларның аерым, конкурстан тыш режимын кертергә тәкъдим ителә, шуңа күрә конкуренция турында канунга үзгәрешләр кертергә кирәк. Моннан башка, Никитин әфәнде “гринфилд”лар өчен зур салым өстенлекләрен кертү өчен булуын әйтте. Тиешле проект икенче укылышка әзерләнелә.

РФ Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукларын саклау буенча вәкил Борис Титов, аның фикере буенча Россиядә теләсә нинди җитештерүне табышсыз ясаучы тыю сәясәтеннән сәнәгый үсешне стимульләштерү сәясәтенә күчергә чакырды.

Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берләшмәсе президенты Александр Шохин, инвестицияләрне стимульләштерү мәсьәләсе турында сөйләгәндә, сәнәгый проектлар һәм импорт алмашу ивестпроектларына кредит бирүче банкларны рефинанслау турында уйларга тәкъдим итте. Монда салым җиңеллекләренә керү юллары киң булырга тиеш, башкача зур нәтиҗәләрне ирешә алмыйбыз.

Президент карамагындагы дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгының Россия академиясе ректоры Владимир Мау кредитлар буенча процент ставкаларын киметү һәм салым стабильлеген саклау турында әйтте.

РФ Дәүләт Думасы Матбугат хезмәте билгеләгәнчә, сөйләшүләргә нәтиҗәләр ясап, Сергей Нарышкин сәнәгатькә канун ягыннан ярдәм итү темасы киләчәктә үз актуальлеген югалтмас дип ышандырды. Дәүләт Думасының канун проектлы портфеле төрле мөһим инициативалардан тора, алар елның азагына кадәр кабул ителергә тиеш һәм алдагы вакытта эш дәвам итәчәк.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

 Казанда 2016 елның 2 марттан 4 мартка кадәр “Хатын-кыз куллары белән” Халыкара форум-күргәзмә узачак.

Элек чараны оештыру комитеты башлыгы Марат Шакирзяновка Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинадан хуплау хаты җибәрелде.

Форум сайтында билгеләгәнчә, чара Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Федерация Советы, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы (Гаилә, хатын-кыз һәм балалар буенча комитет, Милләтләр буенча комитет), Россия Федерациясенең чит ил эшләре министрлыгы, Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясенең Гражданнарны саклау эшләре, гадәттән тыш вакыйгалар һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлыгы, Россия Федерациясенең Саклау министрлыгы, Бельгия Корольлегендә Россия Федерациясе илчелеге, Россия хезмәттәшлеге, Татарстан Республикасының Президенты, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә Казанда үтәчәк.

“Хатын-кыз куллары белән” Халыкара форум-күргәзмә «онлайн» һәм «оффлайн» проект булып тора.

“Хатын-кыз куллары белән” проекты зирәк, динамикалы, масштаблы структурасыннан тора, ул дөнья берләшмәсенең актуаль бурычлары һәм мәсьәләләрен чишү өчен булдырылды. “Хатын-кыз куллары белән” проекты төрле конфессияле һәм сәяси карашлары булган хатын-кызларны берләштерү өчен мәйдан, анда бүгенге көнгә актуаль темалар белән бәйләнгән сөйләшүләр планлаштырыла: бөтен дөньяның түбәндәге өлкәләрдә гендерлы тигезлек мәсьәләләрен чишүнең төп факторы буларак сәясәттә, икътисадта, бизнеста, мәдәнияттә, сәнгатьтә Хатын-кыз. Проект Россия Федерациясенә дөнья процесслары, актуаль трендлар, ресурлар, инвестицияләрнең интеграцияләвендә булышу, шулай ук бөтен үзенчәлекләр һәм үз кызыксынуларын исәпкә алып, бөтен актуаль процессларга интеграцияләнгән Россиягә өек дәүләт имиджын тәэмин итү өчен булдырылган.

Проектның онлайн системасы яңа буынлы ММЧ, бердәм социаль элемтә һәм сәүдә мәйданыннан тора. Проектның оффлайн версиясе форумны эшлекле программа, панель утырышлар, дискуссион мәйданнар, түгәрәк өстәлләр белән ача, аның кысаларында кулланма сәнгать, этнография күргәзмәсе, милли һөнәрләр, танылган кешеләр әйберләре хәйрияле аукцион, хәйрия акцияләрен уздыру, Россия Федерациясе халыкларының милли ашлары фестивале, этнографик коллективлар катнашкан концертлар һәм Witchy Kitchen рок-концерты булачак.

Эшлекле программада тәкъдим ителгән темалар Евразия хатын-кызлар форумы, БМО Ассамблеясы, “Зур 20лек” очрашуларында кебек мөһим дөнья мәйданнарында еш кына күтәрелде, әлеге темалар буенча сөйләшү һәм карарлар бөтен дөнья өчен мөһим.

Оештыручылар үз алдына түбәндәге максатларны куялар: хакимият һәм җәмгыятьнең игътибарын Россия һәм дөнья үсешендә стратегик юнәлешләрне тормышка ашыруда хатын-кызлар уйнаган роленә җәлеп итү, бизнесның төрле өлкәләрендә эшләүче хатын-кызларның зур потенциалын күрсәтү, проектларның вакыты белән соралган сәнгать эзләнүе һәм булышу атмосферасын формалаштыру, уңай инвестицион климатын булдыру, яңа, алдагы икътисад төзелешенә үз карашларын тәкъдим итү, шулай ук заманча икътисади һәм сәяси шартларда хатын-кыз эшмәкәрлеге үсешенең эффектив чишелешләрен эшләп чыгару.

Евразия икътисади берләшмәсе, БДБ һәм ШХО кысаларында интеграцион процессларның тирәнәйтү, шулай ук Евразиядә халыкара һәм дәүләт эчендәге мәсьәләләрне чишүдә хатын-кызларның үсүче роле белән бәйләнгән форум-күргәзмәнең аерым актуальлеге ассызыклана.

Максатлар:

·         Төрле конфессияле һәм сәяси карашлары булган хатын-кызларны берләштерү өчен уникаль мәйдан;

·         Халыкара һәм регионара эшлекле хезмәттәшлеген киңәйтү һәм ныгыту;

·         Заманча икътисад үсешендә бизнес һәм фән, җәмгыяви оешмалар, идарә итү органнарының куелган көчләрен берләштерү;

·         РФ бөтен регионнары, БДБ һәм чит илләр хатын-кызларын берләштерү;

·         Россия Федерациясе халкыларның үзенчәлеклелек чыганакларына игътибарны җәлеп итү;

·         Россия товар һәм хезмәт базарына яңа Россия товарларын тәкъдим итү;

·         Сәнгать, мода, дизайн өлкәләрендә яңа исемнәр һәм талантларны ачу;

·         Россия Федерациясенең күпмилләтле халкыларның милли үзенчәлекләрен күрсәтү;

·         Россия җәмгыяте үсешендә яңа перспектив юнәлешләр һәм тенденцияләрне ачу;

·         Яңа буынлы ММЧ, бердәм социаль элемтә һәм сәүдә мәйданын булдыру.

Бурычлар:

·         РФ регионнарында региональ күргәзмәләр оештыру;

·         РФ 9 федераль округында күргәзмәләр оештыру;

·         БДБ, Европа һәм Азия илләрен проектта катнашырга чакыру;

·         Страсбург (Франция) шәһәрендә йомгаклау күргәзмәсен уздыру;

·         РФ регионнарын Страсбург (Франция) шәһәрендәге мәйданында тәкъдим итү;

·         Федераль һәм региональ ММЧда яктырту.

Нәтиҗә:

·         Төрле конфессияле һәм сәяси карашлары булган хатын-кызларны берләштерү өчен уникаль мәйдан булдыру;

·         Яңа буынлы ММЧ, бердәм социаль элемтә һәм сәүдә мәйданын булдыру;

·         Проект продукция җитештерүче, лидер хатын-кызлар, эшмәкәрләр, бизнес алып баручы хатын-кызларны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк;

·         Россия халкылары җитештерүче товарлар һәм хезмәтләрнең күпмилләтле байлыгын күрсәтәчәк;

·         Россиядә хатын-кызлар хәрәкәтенең ныгытуына, Россия, БДБ, Европа һәм Азия илләре хатын-кызлары арасында аралашуга позитив тәэсир итәчәк.

 

Чараның сайты: http://handswomen.com/

 


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бу елның 25-26 ноябрендә Новосибирска үткән «InPark-2015» V Индустриаль-парклы проектларның халыкара форумында Татарстан инвестицион инфраструктура объекты - «М-7» Индустриаль паркының инвестицион потенциалы күрсәтелде, «М-7» директоры Сергей Косарев Россия регионнарының инвестицион үсешнең хәзерге заман технологияләр буенча сөйләшүдә катнашты.


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның КХРның Чит илләрдә предприятиеләрне үстерү ассоциациясе генераль серкретаре Хэ Чжэньвэй белән очрашу узды. Чарада делегация визитын әзерләгән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. 


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бу елның 3 квартал буенча мәгълүматны анализлау нәтиҗәсендә Татарстанга кертелгән туры чит ил инвестицияләр күләме турында мәгълүмат формалашты.

“9 ай эчендә Татарстанга туры чит ил инвестицияләр күләме 439,9 миллион доллар тәшкил итте – бу бөтен 2014 елга караганда күбрәк, узган елда 435,7 миллион доллар килде”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы – инвестицияләрне җәлеп итү һәм “бер тәрәзә” принцибы буенча инвест-кейсларны алып баручы дәүләт орган җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Инвестицион проектлар экспертизалау бүлегенең башлыгы Дмитрий Алексеев “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсында җиңде. 24.11.2015 нән № 680 боерыкнамәсенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. 


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

23 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашу узды.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Яклар «Мастер» (КИП «Мастер») Кама индустриаль паркы территориясендә  Haier инвестицион проектын гамәлгә ашыру – суыткыч җайланмалар җитештерү заводын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

Белешмә

Haier  World Brand Laboratory версиясе буенча иң зур 100 дөнья брендлары арасына кергән Кытай бренды. Business Week абруйлы журнал компанияне дөньяныж 50 алда баручы инновацион компанияләр рейтингында 27-нче урынга куйды. Бу күбесенчә яңа технологияләргә һәм инженер чишелешләргә туктаусыз инвестицияләр белән аңлатыла. Корпорациядә патентлы технологияләргә 7000 сертификат бар, алар арасында 1234 инновацион уйлап табулар һәм заманча программа тәэминатының 589 төргә интеллектуаль милеккә хокуклар керә.

Татарстанда суыткыч җайланмалар җитештерү буенча Haier корпорациясенең заводы төзелә (КИП “Мастер”, Яр Чаллы). Инвестицияләрнең тулай күләме 50 миллион доллар тәшкил итә, эш урыннары – 500 туры һәм 1500 – аутсорсинг буенча җитештерүгә.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International