ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Calvert Forum  “Постиндустриаль икътисад проблемалары: яңа үсеш юллары” Креатив индустрия үсеше сораулары буенча Халыкара конференциядә катнашты. Чара Казандагы IT-паркта 11-12 апрельдә үтте.

Форумда мәдәният сәясәте, урбанистика һәм региональ брендинг өлкәсендә халыкара һәм Россия белгечләре җыелды.



10
апрель, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Казан Кремлендә үткән Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Венгрия Тышкы икътисади элемтәләр һәм чит ил эшләре министры Петер Сийярто белән очрашуда катнашты. Очрашуда киң спектрлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, алар арасында инвестицияләр өлкәсендә партнерлык та булды. Талия Миңнуллина, шулай ук, Казандагы Венгрия Генераль консуллыгын ачу церемониясе һәм Икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия утырышында катнашты. 


9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

9 апрель иртәсендә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Индонезия икътисад сораулары буенча министр-координатор, Сәүдә-икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия – Индонезия бердәм комиссия рәисе Софьян Джалил белән очрашуда катнашты.


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Татарстан Республикасының инвестицион-венчур фонды” Попечительләр советы утырышында катнашты.   


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе

7 апрельдә Казан Федераль Университетының Филология һәм халыкара коммуникация институты Попечительләр советы утырышы үтте, аның барышында Институт эшенең актуаль сораулары каралды, алар арасында кадрлар әзерләү дә булды.



6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе проектын булдыру кысаларында “Татарстан стратегиясе – минем стратегия!” яшьләр конкурсы үтә.


3
апрель, 2015 ел
җомга

 “Үсеш институтлары аша тормышка ашыручы инвестицион проектларда катнашучы – белгечләрне әзерләү” белем проекты кысаларында 2015 елның 22 апрелендә Уфада “Идел буе федераль округында дәүләт-хосусый партнерлык проектларын оештыру” темасына семинар үтәчәк.


 


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2-4 апрельдә Р. Нежметдинов исемендәге Шахмат мәктәбендә Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышлар үтә.

Турнирда Татарстанның 27 министрлык, идарәлек һәм башка хөкүмәт органнары командалары катнаша, һәр командада 3 катнашучы – 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз.


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

30 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе карамагындагы ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Инсаф Галиев үткәргән ришвәтчелеккә каршы комиссиясе утырышы үтте.

Утырышта 2014 ел ришвәтчелеккә каршы мониторинг нәтиҗәләре, төп җинаять һәм канунчылык, дәүләт хезмәткәрләре табышлары турында белешмәләрне тутыру буенча методик тәкъдимнәр кебек сораулар каралды.



31
март, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы “Җир сәгате” еллык халыкара акциясендә катнашты, чара 28 мартта 20:30-21:30 Мәскәү вакыты буенча үтте. Бер сәгатькә Агентлык бинасының архитектур-декоратив яктыртуы сүндерелде, шулай ук электр энергиясен куллануын киметүгә юнәлгән башка чаралар башкарылды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International