Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасының делегациясе 30 март - 1 апрельдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үтүче Annual Investment Meeting халыкара форумында катнаша.
Форум халыкара стратегик һәм инвестицион хезмәттәшлеккә юнәлгән, форум мәйданнарында 140 илдән 500 компания тәкъдим ителгән. Шулай ук AIM да алда баручы белгечләр, фән эшчеләре һәм практиклар катнаша. Чараны Дубай эмиратының хөкемдары, БГӘ вице-президенты һәм премьер-министры Шейх Мөхәммәд бин Рашид Аль Мактум ярдәмендә БГӘ Икътисад министрлыгы оештыра.
Бүген “Корстон”да Татарстан-Төркия форумы үтте. Чарада Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов , Төркия Республикасының Икътисад министры Нихат Зейбекджи, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «DEIK» Төркия Тышкы икътисади элемтәләр буенча киңәшмә рәисе Омер Джихад Вардан, 20 Төркия компания топ-менеджерлары, Татарстан дәүләт органнары һәм тиҗәрәт структуралары вәкилләре катнаштылар. Форум ачышы алдында булачак инвесторларга махсус күргәзмәдә Татарстан инвестицион һәм икътисади потенциалы белән танышу мөмкинлеге күрсәтелде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендәге Даниянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Томас Виклер белән очрашуында катнашты.
2012 елдан ТР ИҮА җитәкчесенең Беренче урынбасары булган Роберт Галиуллин Америка Кушма Штатларындагы Татарстан Республикасының Сәүдә вәкиле булып билгеләнде.
2015 елның 23 мартыннан Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары буенча ТР вәкиле 24 марттан үз вазифаларын үтәргә кереште.
17-20 мартта Мәскәүдә “Россия дәүләт-хосусый партнерлык атнасы” Икенче инфраструктур конгрессы үтте.
ДХП Россия атнасы һәр елны РФ субъектларында алдагы тиражлау максаты белән инфраструктураның төрле өлкәләрендә дәүләт-хосусый партнерлык проектларын тормышка ашыруның иң яхшы тәҗрибәсен күрсәтү өчен үткәрелә. Атнаны РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм РФ Сәүдә-сәнәгать пулаты ярдәмендә ДШП Үзәге оештыра.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “эшлекле иртәнге аш” - “Эшмәкәрлек фабрикасы” кысаларында үтүче эшмәкәрләр очрашуында катнашты. Әлеге белем проекты Казан федераль университеты ярдәмендә тормышка ашырыла һәм эш активлыгы дәрәҗәсен арттыруга юнәлгән.
Зур авыл хуҗалыгы комплексын булдыру турында сорау Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Mir Holding (Мир холдинг) топ-менеджерлары – холдинг рәисе һәм Dizayn Grup (Дизайн груп) компаниясенә нигез салучы Ибрагим Мирмахмутогуллари, холдинг Директорлар киңәшмәсе вәкиле Кюршад Тюзмен белән очрашуда каралды. Әүвәл Төркия компаниясе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән аралашты, Агентлык алдагы аралашу буенча эш планнарын корды һәм булачак инвесторларга ярдәм итү буенча комплекслы эшне үткәрде.