ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасына Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба Хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас Руис җитәкләгән делегация килде.


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Бүген “Алабуга” Махсус икътисади зона территориясендә “Форд транзит” автомобилен җитештерүне башлап җибәрү тантаналы церемониясе үтте. Чарада Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

20 апрельдә Казан Кремлендә Коррупциягә каршы корәш буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы  совет утырышы үтте, чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, федераль хакимият органнарының башка территориаль оешмалары һәм республиканың министрлыклар, идарәлекләр җитәкчеләре, җәмгыять һәм дин конфессияләре вәкилләре катнаштылар.


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

 ТР Хөкүмәт Йортында “2015 елның I кварталы буенча Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетын башкару нәтиҗәләре һәм 2015 елның ахырына кадәр республика салым, казначей һәм финанс органнары бурычлары” видеоконференциясе режимында республика салым, казначей һәм финанс органнары киңәшмәсе  үтте. Чара Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында үтте.


17
апрель, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы ирләр командасы Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол буенча турнирда катнашты.


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда бик уңайлы инвестицион климат формалашкан. Әлеге сүзләрне Татарстан Республикасына визит белән килгән Төркия Республикасының Бөек милли җыелыш рәисе Җәмил Чичек әйтте.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина SymbioCity семинарында Швеция делегациясенә Татарстанның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Семинарның төп темасы шәһәрләрнең тотрыклы үсеше концепциясе булып торды.

Үзенең презентациясендә ТР ИҮА җитәкчесе Татарстан, республиканың конкурентлы өстенлекләре, заманча инвестицион инфраструктура объектлары һәм креатив индустрия үсеше өчен уңай махсус шәһәр тирәлеге турында сөйләде.



15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Марокко Корольлегенең Тышкы сәүдә министры Мөхәммәд Аббуны каршы алды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


 


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация составында Әзербайҗанга визит белән килде.



13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне, 11 апрельдә Казанда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе проекты турында фикер алышу кысаларында “Татарстан 2030: Үсеш стратегиясе” Халыкара фәнни-белгечле конференция үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International