ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы 10 нчы Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе SIAM-2015 тә тәкъдим ителде, ул Марокко Корольлегенең Мекнесе шәһәрендә үтте. Чараның төп темасы – “Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек системасы”. Ачыш церемониясендә Марокко тәхеткә утырырга тиешле Принц Мулай Эль-Хассан катнашты.


6
май, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты утырышы үтте, анда “2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясен раслау турында” кануны өлгесе каралды.

Стратегиядә инвестицияләр өлкәсенә зур игътибар бирелә. 


5
май, 2015 ел
сишәмбе

ТР ИҮА да кадрлар үзгәрешләре булды.

2012 елдан бирле җитәкче урынбасары вазыйфасында булган Инсаф Галиев ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде.

 

 Элек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хезмәт куйган Марат Бохараев җитәкченең инвестицияләр буенча урынбасары вазыйфасын башкарачак.

 


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан һәм Төркия сәнәгать секторында да, мәгариф проектлары буенча, медицина һәм туризм өлкәсендә эшлиләр. Моның турында Татарстан Республикасының вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 30 апрельдә Анкара шәһәрендә үткән  Төркия-Татарстан Форумында белдерде.

30 апрельдә Анкарада Төркия Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән бизнес иртәнге ашы үтте. Чарада Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасының Икътисад министры Нихат Зәйбәкчи һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, эре корпорацияләр, шулай ук Татарстанга инде инвестицияләгән компанияләр топ-менеджерлары катнаштылар.



29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

15-16 июньдә Татарстан Республикасында VII Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты үтәчәк. 


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы “Урман утырту көне” һәм “Җиңү Урманы” Бөтен Россия чараларына кушылды. 

Шимбә көне иртә белән, тышта салкын булганда Ак Каеннар агачлыгында (Дербышки авылы) яшь агачларны утырту өчен Татарстан Республикасының министрлыклар, идарәлекләр, эшханәләр һәм башка оешмалар вәкилләре җыелдылар. 


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстанда 2015 елның 25-30 апрелендә Синьцзян-Уйгур автоном районы һәм Кытайның Хэбэй провинциясенең Сайбэй округы эшлекле даирәләре делегациясе эшли, аның визитын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы әзерләде. 


24
апрель, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина XV Россия һәм X Казан венчур ярминкәләренең Пленар утырышларында катнашты. Чараның төп темасы – “Венчур инвестицияләр индустриясе – базар турбурентлык шартларында үсеш драйверы”.


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россиядәге Ирландия Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Оун О’Лири җитәкләгән делегация белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International