ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

21 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның  Torrey Pines Investment (АКШ) венчур компаниясенең идарә партнеры Николай Савчук белән очрашуда катнашты.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның 21 апрельдә XVII ТР Дәүләт Советы утырышында чыгышыннан соң икътисадка хосусый инвестицияләр өчен ишекләр киңрәк ачылды.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

20 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Татарстан – Тюрингия” Икътисади форумы эшендә катнашты. Чара Татарстан Республикасына Тюрингия Азат Дәүләте (ТАД) Премьер-министры Бодо Рамелов башлыгында Тюрингия делегациясенең визиты кысаларында узды.

20 апрельдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Словения Республикасының Икътисади үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивалшек җитәкләгән Словения делегациясе белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Haier компаниясе – зур югары технологияле көнкүреш техникасын җитештерүчесе 22 апрельдә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә “Мастер” Кама индустриаль паркы территориясендә Россиядә беренче үз җитештерүен башлап җибәрә.

2016 елның гыйнварендә Судан Россия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне урнаштыруның 60 еллыгын билгеләп үтте. “Хәзер безнең мөнәсәбәтләр үсешенең яңа этабы башлана дип әйтү өчен бу яхшы сәбәп булып тора”, - дип Россия Федерациясендәге Судан Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Надир Юсиф Э.Бабикер Кремльдә узган рәсми очрашуларның берсендә билгеләде. Үз сүзләрен ул үз мисалында дәлилләде: Татарстан башкаласында 19-21 майда узачак “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016” VIII Халыкара икътисади форумында катнашачак.

2015 елның 16 апрелендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән Татарстан Республикасының Инвестицион совет президиумының чираттагы утырышы узды.

19 апрельдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында 1941-1945 елларда Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча Республика оештыру комитетының утырышы узды. Утырышта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев 2016 елның 11 апреленнән №642-р боерыгына кул куйды, аның буенча Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәлен анализларга, региональ дәүләт хакимият органнарының эффективлыгын бәяләргә һәм Россиядә инвестицион климатны яхшырту буенча иң яхшы нәтиҗәләрен ирешү өчен эффектив тәҗрибәләрне табырга мөмкинлек бирүче 44 күрсәткеч расланды.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

20 майда “Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit 2016” Россия һәм ИХО илләренең VIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында “Хәзерге заманда вакф” VIII халыкара конференциясе үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International