ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

18 гыйнварда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм ТР буенча табигый куллану өлкәсендә тикшерү буенча Федераль хезмәт идарәсенең коллегия утырышында катнашты. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм табигый куллану өлкәсендә тикшерү буенча Федераль хезмәте җитәкчесе Артем Сидоров булдылар.


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Татарстан дәүләт органнарының яңа сүрәте: “Росреестр” электрон булачак, ә Инвестицион үсеш агентлыгы җир мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәк

15 гыйнварда Татарстан Республикасының инвестицио үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Татарстан Республикасы буенча картография, кадастр һәм дәүләт теркәве Федераль хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча “Росреестр” филиалының 2015 ел эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында” Татарстан Республикасы буенча картография, кадастр һәм дәүләт теркәве Федераль хезмәте идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында булды.


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Россия һәм дөнья: киләчәккә караш” Гайдар форумы эшенең икенче көне “ИнноКам территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру стратегиясе” пленар дискуссиясе белән тәмамланды.


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

13 гыйнварьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Гайдар форумы-2016 кысаларында узган “Россия һәм Европа: икътисади перспективалар” пленар дискуссиясендә катнашты.

Гайдар форумы-2016 кысаларында бүген Россиянең инновацион регионнар ассоциациясе утырышы узды. Аны Ассоциация рәисе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

13-14 гыйнварьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Гайдар форумы-2016 катнашачак, ул Росииядә икътисад өлкәсендә халыкара дәрәҗәдәге иң зур еллык фәнни вакыйгаларның берсе булып тора.

Хәзер Татарстан инвесторларында республикада инвестицион проектлар өчен җирне сәүдәне үткәрмичә дә арендага алырга мөмкинлек бар.  Җир участогын арендалауга документларны кабул итү һәм карау белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы шөгыльләнәчәк.


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар!

2015 ел нәрсә белән хәтердә калды?

Беренчедән, Татарстанлыларның тулы ярдәме белән Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ышанычлы итеп үзенең икенче бишьеллыгына керде. Инвесторлар өчен бу партнерлыкның стабильлеге һәм ышанычлылык дигән мәгънә белдерә.


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

30 декабрьдә “Россия 24” телеканалында ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина туры эфирда 2015 елда эш нәтиҗәләре турында сөйләде.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

28 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Җәмгыяви советының йомгаклау утырышы узды. Совет әгъзаларыннан башка дискуссиядә ТР Дәүләт советы Аппараты, ТР Сәүдә-сәнәгый палатасы, Казан федераль университеты, ТР кече һәм урта бизнес оешмалары ассоциациясе, ТР Оешмалар һәм эшмәкәрләр ассоциациясе җитәкчеләре катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International