Бүген “Корстон”да Казанда “Татарстанның эшлекле партнерлары” X Бөтендөнья форумының пленар утырышы узды.
Бу елда анда Россиянең 52 регионыннан һәм якын һәм ерак чит илләрдән якынча 600 делегат катнаша. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Пленар утырышта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлек, тормышка ашыручы проектлар, төрле илләр эшлекле даирәләре белән актив эше (республика халыкара базарында 140 тан артык ил белән эшли), KazanSummit форумы һәм ТР ИҮА сайтында урнашкан PWC Инвестор юл күрсәткече (рус. Путеводитель инвестора) турында сөйләп, Талия Миңнуллина Ватанга мәхәббәткә зур игътибар бирде – форумга Татарстан патриотлары килделәр.
“Барыбыз да кунакта яхшы, өйдә яхшырак дигән мәкаләне беләбез”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде.
Матурлык турында сүзләрне дә зал алкышлар белән каршы алды.
“Рөстәм Нургалиевич мине чибәр дип атады. Рухи матурлык – иң мөһиме. Ул, мәсәлән, Ватанга мәхәббәттә беленә”, - дип ИҮА җитәкчесе әйтте.
Талия Миңнуллина Болгар – Татарстанның уникаль борынгы шәһәре, дөньда иң зур басма Коръән булган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты турында сөйләде.
“Без бергә, без булдырабыз!”, - дип Талия Миңнуллина тәмамлады. Шул сәүзләр ил һәм республика игелегенә бергә эшләү булган зал күңеленә туры килде.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов
Фото: Михаил Фролов, ТР Президенты матбугат хезмәте, ТР ИҮА Матбугат хезмәте
2015 елның “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсының нәтиҗәләрен бүген ТР Министрлар Кабинетында билгеләп үттеләр. Алты номинациядә 12 җиңүчегә бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
“Тармакара идарә итү” номинациясендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Инвестицион проектлар экспертизалау бүлегенең башлыгы Дмитрий Алексеев булды.
Бүген үк ТР ИҮА коллективы хезмәткәрен җиңү белән котлады.
“Россия Президенты Посланиесы ТР Президентының посланиесы белән бәйләнештә – аларда инвестицион үсешнең көчле импульсы куелган” – шулай бүгенге ил башлыгының сүзләренә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина аңлатма бирде.
Татарстан Республикасы “Иң уңайлы инвестицион климатлы Россия Федерациясенең субъекты” Номинациясендә Алтын бүләк” алды. “Инвестицион фәрештә” (рус. “Инвестиционный Ангел”) халыкара инвестицион Премиясен бүләк итү тантаналы церемониясе Мәскәүдә 30 ноябрьдә үтте.
Моннан башка кайбер Татарстан инвестор да билгеләнде. “Ел инвесторы” номинациясендә «Челны-Бройлер» ҖЧҖ /LLC «Chelny-Broiler» Көмеш бүләк, “Елның технологик инвесторы” номинациясендә Бакыр бүләген «ФОРД Соллерс Eлабуга» ҖЧҖ/LLC Ford Sollers алды.
Бүләкләр Яңа проектларны алга таба мавыктыру буенча Стратегик Инициативалар Агентлыгы рейтингы, WOD – Research аналитик хезмәте рейтингы һәм рәсми статистика мәгълүматлары нигезендә бирелде.
“Күбесе Татарстанның лидеры булуына инде гадәтләнделәр. Әмма лидерлык – бу байлык һәм дан гына түгел, әмма җаваплылык. Бу һәркөнлек хезмәт. “Инвестицион фәрештә” бүләген алган безнең республика һәм инвесторларны котлыйм”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
“Инвестицион фәрештә” Премиясе 2010 елдан уза һәм Россиядә югары сыйфатлы продукция һәм хезмәтнең конкурентлыгын тормышка ашыру, эшкәртү һәм җитештерүгә инвестицияләү өлкәсендә казанышлар, компетентлык һәм профессионализм өчен бирелә. Премия максаты –кызыклы инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен дөньяга Россия икътисадының инвестицион җәлеп итүчәнлеген күрсәтү.
Премия оештыручысы – Бөтендөнья Тотрыклы үсеш оешмасы. Яңа проектларны алга таба мавыктыру буенча Стратегик Инициативалар Агентлыгы рейтингы нигезендә ул һәр елны иң инвестицион җәлеп итүче Россия Федерациясе субъектларын, шулай ук иң актив һәм атказанган чит ил һәм Россия инвесторларын билгели.
Чарада “Инвестицион фәрештә” оештыручы комитеты рәисе, World Organization for Development президенты Роберт Абдулин, Мәскәү Хөкүмәте министры, Мәскәү шәһәренең тышкы икътисади элемтәләр департаменты җитәкчесе Сергей Черемин, РФндәге Татарстан Республикасының халыкара һәм икътисади мәсьәләләр буенча вәкаләтле вәкиле урынбасары Булат Миннуллин, вице-президент, “Эшлекле Россия” халыкара эшчәнлек буенча Дирекция җитәкчесе Нонна Каграманян, Samsung Electronics Rus Company маркетинг буенча директор Сергей Певнев һәм башкалар катнашты.
Белешмә
World Organization for Development (Бөтендөнья Тотрыклы үсеш оешмасы Ассоциациясе) - ЭКОСОС БМО карамагындагы махсус консультатив дәрәҗәсен алган халыкара хөкүмәткә кермәгән оешмасы. Ул 2009 елда БМО принциплары һәм идеяләренә килешеп булдырылды. Үз структурасында аның WOD-Research Аналитик Тикшеренүләр Хезмәте, World EconomicJournal халыкара басмасы, “Инвестицион фәрештә” Халыкара Премиясенең оештыручы комитеты керә. Үз статусына килешеп актив чыгыш ясый һәм төрле халыкара мәйданнарда, шулай ук БМО мәйданында үз позициясен күрсәтә. Үсеш алган һәм үсүче илләр, алар арасында Россия Федерациясе, БДБ, БРИКС, ЕБ, АКШ территорияләрендә эшли.
Казанда 2016 елның 2 марттан 4 мартка кадәр “Хатын-кыз куллары белән” Халыкара форум-күргәзмә узачак.
Элек чараны оештыру комитеты башлыгы Марат Шакирзяновка Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинадан хуплау хаты җибәрелде.
Форум сайтында билгеләгәнчә, чара Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Федерация Советы, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы (Гаилә, хатын-кыз һәм балалар буенча комитет, Милләтләр буенча комитет), Россия Федерациясенең чит ил эшләре министрлыгы, Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясенең Гражданнарны саклау эшләре, гадәттән тыш вакыйгалар һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлыгы, Россия Федерациясенең Саклау министрлыгы, Бельгия Корольлегендә Россия Федерациясе илчелеге, Россия хезмәттәшлеге, Татарстан Республикасының Президенты, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә Казанда үтәчәк.
“Хатын-кыз куллары белән” Халыкара форум-күргәзмә «онлайн» һәм «оффлайн» проект булып тора.
“Хатын-кыз куллары белән” проекты зирәк, динамикалы, масштаблы структурасыннан тора, ул дөнья берләшмәсенең актуаль бурычлары һәм мәсьәләләрен чишү өчен булдырылды. “Хатын-кыз куллары белән” проекты төрле конфессияле һәм сәяси карашлары булган хатын-кызларны берләштерү өчен мәйдан, анда бүгенге көнгә актуаль темалар белән бәйләнгән сөйләшүләр планлаштырыла: бөтен дөньяның түбәндәге өлкәләрдә гендерлы тигезлек мәсьәләләрен чишүнең төп факторы буларак сәясәттә, икътисадта, бизнеста, мәдәнияттә, сәнгатьтә Хатын-кыз. Проект Россия Федерациясенә дөнья процесслары, актуаль трендлар, ресурлар, инвестицияләрнең интеграцияләвендә булышу, шулай ук бөтен үзенчәлекләр һәм үз кызыксынуларын исәпкә алып, бөтен актуаль процессларга интеграцияләнгән Россиягә өек дәүләт имиджын тәэмин итү өчен булдырылган.
Проектның онлайн системасы яңа буынлы ММЧ, бердәм социаль элемтә һәм сәүдә мәйданыннан тора. Проектның оффлайн версиясе форумны эшлекле программа, панель утырышлар, дискуссион мәйданнар, түгәрәк өстәлләр белән ача, аның кысаларында кулланма сәнгать, этнография күргәзмәсе, милли һөнәрләр, танылган кешеләр әйберләре хәйрияле аукцион, хәйрия акцияләрен уздыру, Россия Федерациясе халыкларының милли ашлары фестивале, этнографик коллективлар катнашкан концертлар һәм Witchy Kitchen рок-концерты булачак.
Эшлекле программада тәкъдим ителгән темалар Евразия хатын-кызлар форумы, БМО Ассамблеясы, “Зур 20лек” очрашуларында кебек мөһим дөнья мәйданнарында еш кына күтәрелде, әлеге темалар буенча сөйләшү һәм карарлар бөтен дөнья өчен мөһим.
Оештыручылар үз алдына түбәндәге максатларны куялар: хакимият һәм җәмгыятьнең игътибарын Россия һәм дөнья үсешендә стратегик юнәлешләрне тормышка ашыруда хатын-кызлар уйнаган роленә җәлеп итү, бизнесның төрле өлкәләрендә эшләүче хатын-кызларның зур потенциалын күрсәтү, проектларның вакыты белән соралган сәнгать эзләнүе һәм булышу атмосферасын формалаштыру, уңай инвестицион климатын булдыру, яңа, алдагы икътисад төзелешенә үз карашларын тәкъдим итү, шулай ук заманча икътисади һәм сәяси шартларда хатын-кыз эшмәкәрлеге үсешенең эффектив чишелешләрен эшләп чыгару.
Евразия икътисади берләшмәсе, БДБ һәм ШХО кысаларында интеграцион процессларның тирәнәйтү, шулай ук Евразиядә халыкара һәм дәүләт эчендәге мәсьәләләрне чишүдә хатын-кызларның үсүче роле белән бәйләнгән форум-күргәзмәнең аерым актуальлеге ассызыклана.
Максатлар:
· Төрле конфессияле һәм сәяси карашлары булган хатын-кызларны берләштерү өчен уникаль мәйдан;
· Халыкара һәм регионара эшлекле хезмәттәшлеген киңәйтү һәм ныгыту;
· Заманча икътисад үсешендә бизнес һәм фән, җәмгыяви оешмалар, идарә итү органнарының куелган көчләрен берләштерү;
· РФ бөтен регионнары, БДБ һәм чит илләр хатын-кызларын берләштерү;
· Россия Федерациясе халкыларның үзенчәлеклелек чыганакларына игътибарны җәлеп итү;
· Россия товар һәм хезмәт базарына яңа Россия товарларын тәкъдим итү;
· Сәнгать, мода, дизайн өлкәләрендә яңа исемнәр һәм талантларны ачу;
· Россия Федерациясенең күпмилләтле халкыларның милли үзенчәлекләрен күрсәтү;
· Россия җәмгыяте үсешендә яңа перспектив юнәлешләр һәм тенденцияләрне ачу;
· Яңа буынлы ММЧ, бердәм социаль элемтә һәм сәүдә мәйданын булдыру.
Бурычлар:
· РФ регионнарында региональ күргәзмәләр оештыру;
· РФ 9 федераль округында күргәзмәләр оештыру;
· БДБ, Европа һәм Азия илләрен проектта катнашырга чакыру;
· Страсбург (Франция) шәһәрендә йомгаклау күргәзмәсен уздыру;
· РФ регионнарын Страсбург (Франция) шәһәрендәге мәйданында тәкъдим итү;
· Федераль һәм региональ ММЧда яктырту.
Нәтиҗә:
· Төрле конфессияле һәм сәяси карашлары булган хатын-кызларны берләштерү өчен уникаль мәйдан булдыру;
· Яңа буынлы ММЧ, бердәм социаль элемтә һәм сәүдә мәйданын булдыру;
· Проект продукция җитештерүче, лидер хатын-кызлар, эшмәкәрләр, бизнес алып баручы хатын-кызларны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк;
· Россия халкылары җитештерүче товарлар һәм хезмәтләрнең күпмилләтле байлыгын күрсәтәчәк;
· Россиядә хатын-кызлар хәрәкәтенең ныгытуына, Россия, БДБ, Европа һәм Азия илләре хатын-кызлары арасында аралашуга позитив тәэсир итәчәк.
Чараның сайты: http://handswomen.com/
Бу елның 25-26 ноябрендә Новосибирска үткән «InPark-2015» V Индустриаль-парклы проектларның халыкара форумында Татарстан инвестицион инфраструктура объекты - «М-7» Индустриаль паркының инвестицион потенциалы күрсәтелде, «М-7» директоры Сергей Косарев Россия регионнарының инвестицион үсешнең хәзерге заман технологияләр буенча сөйләшүдә катнашты.