Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе проекты буенча сөйләшүгә багышланган киңәшмә үткәрде.
11 февральдә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Дәүләт Киңәшмәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм “Ростелеком” ААҖ Президенты Сергей Калугин катнашуы белән “2014 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар турында” Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Министрлык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар турында доклад белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов чыгыш ясады.
9 февральдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында МИЗ “Алабуга” Күзәтү киңәшмәсе утырышы үтте.
9 февральдә Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади Киңәшмәсе утырышы үтте.
6 февральдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Талия Миңнуллинаның Mir Holding топ-менеджерлары – компания идарәсе әгъзасы Ибрагим Мирмахмутогуллари, Директорлар Киңәшмәсе вәкиле Кюршад Тюзмен, “Дизайн групп” (Dizayn Group) компаниясе директоры Турхан Ильтер белән очрашу узды. ТР ИҮА Төркия холдингы белән озак вакыт буенча аралаша, хәзерге вакытта хезмәттәшлек активлашты.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “РФ субъектларына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча практик сораулар. БГЭ инвесторлары өчен проектларны әзерләү” семинарында катнашты.
Чара катнашучылар алдында Мәскәү сәүдә-сәнәгый палаты Вице-президенты Сурен Варданян, БГЭ белән тышкы икътисади хезмәттәшлек буенча Комиссия җитәкчесе Алексей Бусев, РФ сәүдә-сәнәгать палатының инвестицияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү Департаменты җитәкчесе Алексей Вялкин чыгыш ясады.
4 февральдә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек үсешенә багышланган киңәшмә үтте.
Чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Федераль җыелышының Федерация Киңәшмәсе вәкилләре Ильдус Ахметзянов һәм Сергей Батин, Татарстан Республикасының Президенты Аппараты вәкилләре катнаштылар. Россия-гарәп эшлекле киңәшмәсе исеменнән директор урынбасары Владислав Луценко һәм башка рәсми шәхесләр эш алып бардылар.