ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2013 ел
дүшәмбе

17 августта Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы коллективы Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында урнашкан “Зөя шәһәр-утрау” янына сәяхәт итте.

Искә төшерик, 2010 елдан Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев теләге буенча масштаблы Булгар һәм Свияжск шәһәрләрен саклау һәм үстерү “Яңарыш” фонды республика программасын тормышка ашыру башланды. Ул тарихи һәм истәлекле урыннарын реставрация һәм яңадан төзү, яңа мәдәни һәм инфраструктура объектларын төзүен үз эченә ала.  Шулай, 3 август көнне ТР ИҮА Татарстанның тарихи урыннарының берсе – Болгар шәһәрен карадылар.

Зөя шәһәр-утрау Казаннан 30 км ераклыкта, Зөя, Щука һәм Идел елгалары акваториясендә урнашкан. Казанны яулап алу өчен Иван Грозный указы буенча көчле ныгытма рәвешендә нигез салынган Зөя күп төрле борынгы рус архитектура, православие мәдәнияте һәм тарих һәйкәлләрен саклаган. Белгечле далил белән ТР ИҮА хезмәткәрләре утрауның искиткеч архитектура һәйкәлләре белән таныштылар, матур табигатен күреп, шәһәрнең кешеләре, тарихы һәм риваятьләре белән сихерле атмосферага чумдылар.


15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 20 августында Татарстан Республикасының икътисад министрлыгында “Тышкы сәүдә операцияләрендә халыкара исәпләү методлары һәм формалары” махсус семинары үтәчәк.

Семинарда “Рус идарә итү мәктәбе” укытучысы, тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә алдагы белгеч Александр Жучков укытучы булып торачак.

Семинарда теләгән кешеләр, шулар арасында эшмәкәрлекнең төрле субъектларының вәкилләре катнашырга чакырыла.


14
август, 2013 ел
чәршәмбе

Инвестицияләр, инновацияләр һәм корпоратив тренинглар буенча халыкара үзәк «Savor Group» Великобритания консалтинг компаниясе ярдәмендә 2013 елның октябреннән декабрьгә кадәр Россия делегацияләренә халыкара уку, инвестицион симпозиумнар һәм бизнес миссияләр оештыра.

Халыкара уку һәм бизнес миссияләр Великобританиядә (2013 елның 21-26 октябрендә), Франциядә (2013 елның 4-9 ноябрендә), Швейцариядә (2013 елның 18-23 ноябрендә), Австриядә (2013 елның 2-7 ноябрендә) һәм АКШда (2013 елның 15-22 ноябрендә (+5 гыйнварга кадәр)) үтәчәк.

Россия эшкуарларына һәм хакимият башкарма органнарына халыкара туры контактлар урнаштыру, тәҗрибә белән алмашу, халыкара иң отышлы тәҗрибәләр белән танышу, квалификация үстерү мөмкинлекләре биреләчәк.

13-14 сентябрьдә Татарстан Республикасының башкаласында “Бердәм халыкара транспорт һәм логистика системасын булдыру һәм аның үсешенең хәзерге һәм киләчәк хәле Халыкара транспорт һәм логистика форумы үтәчәк.

Чараны Россия Транспорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасының хөкүмәте оештыра. Форумда хөкүмәт органнары, Россия Федерациясе субъектлары, Россия һәм чит илләрнең транспорт комплексы эре эшханәләре вәкилләре катнашачак.

Халыкара транспорт һәм логистика форумы кысаларында “Зөя регионара мультимодаль логистика үзәге” беренче проектының презентациясе планлаштырылган. Шул проект эшли торган “Төньяк – Көньяк”, “Көнбатыш – Көнчыгыш” һәм булачак “Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридорлары өчен йөкле агымнарны эшкәртүгә юнәлгән.


13
август, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан Республикасына туры чил ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы министрлыклары, идарәләр һәм муниципаль органнар вәкилләре катнаштылар.

Катнашучылар Татарстан территориясендә булган  хәзерге инвестицион проектларында чит ил капиталларының роле турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов сәламләү сүзендә Татарстан Республикасының чит ил инвесторлары өчен сөйкемле регионнарының берсе булып торганын билгеләде. Шуңа күрә Линар Якупов бөтен министрлыклар, идарәләр һәм муниципаль органнар республика территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен кирәк булган мәгълүмат белән тәэмин итү эшендә активрак булырга кирәклеген ассызыклады.

“Хәзер Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион проектларны алып бару өчен электрон системасын булдыру буенча эш бара”, - дип Линар Якупов билгеләде. – “Система инвестицион проектларның үсеше этапларын күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк”.


12
август, 2013 ел
дүшәмбе

Мексика Кушма штатларырының Россия Федерациясендә Хезмәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Рубен Бельтран Татарстан Республикасының башкаласына бер көнлек эш визиты белән килде.

Рубен Бельтран башлыгында торган делегация составына, шулай ук, Мексика инвесторлары группасы керде.

ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов Рубен Бельтран белән июль аенда Мәскәүгә барган эш визиты кысаларында очрашты. Яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында уртаклаштылар. Уртаклашуның бер темасы Рубен Бельтран һәм Мексика компанияләренең Казанга визит оештыру булып торды.

Көннең беренче яртысында Бельтран әфәнде ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд һәм ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигъматуллин белән очрашты. Очрашу барышында Мексика Кушма штатларырының Россия Федерациясендә Хезмәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесенә Татарстан Республикасының инвестицион һәм икътисади потенциалын, “СМАРТ Сити Казан” проектын презентацияләделәр.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән очрашуда киңәшмә Россия һәм чит ил инвесторларының биш яңа проектын карадылар.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов кергән Күзәтүчән киңәшмәсенә МИЗ “Алабуга”да урнашкан хәзерге резидентларының проектларын күрсәттеләр. Мәсәлән, “Интерскол” һәм “Алабуга-Моторс” компанияләре үзенең эшчәнлеген киңәйтергә һәм махсус зона территориясендә активлыгын үстерүе турында белдерде. “Интерскол” билгеләгәнчә, ул “Интерскол инжиниринг үзәге”н ачырга планлаштыра. Шул проект елга 15 яңа әйбер чыгарырга һәм масштаблы тәҗрибә һәм төзелеш эшләрен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.Үзәкне ачу “Синергия” индустриаль паркы модульләренең берсендә планлаштырыла.

“Алабуга-Моторс” компаниясе “Форд” һәм башка марка машиналарын нигез шассилары белән тәэмин итү буенча җитештерүне оештыра. Машиналар арасында махсус транспорт та керә, мәсәлән, такси, беренче медицина ярдәме, балаларны ташу машиналары, электр һәм газ машиналар. “Хухтамаки” фин компаниясе МИЗ “Алабуга” территориясендә бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, кәгазь һәм пластик төргәкләү әйберләрен җитештерү буенча “Хухтамаки Алабуга” заводын төзергә планлаштыра. Шул завод Идел буенда, Көнбатыш Себер, Казахстан һәм Уралда  булган McDonald`s рестораннарын стаканнар һәм капкачлар белән тәэмин итүче төп китереп торучы булачак дип көтелә.


9
август, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында БДБ һәм Көньяк-Көнчыгыш илләрендә хәләл индустриясе буенча белгече,  Казахстанның хәләл индустриясе ассоцияциясе директоры Марат Сарсенбаев белән очрашу узды.

Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Милли индустриаль хәләл ассоциациясе” башкарма директоры Иршат Юнусов, “Хәләл” стандартлары буенча Комитет урынбасары Марат Низамов катнаштылар.

ТР ИҮА һәм дәүләт корпорацияләре коллективлары балалар һәм ата-аналар өчен Балтач авылында әзерләнгән гаилә бәйрәмендә катнаштылар.

Искә төшерик, хәйрия Ураза-бәйрәме Балтач авылында икенче тапкыр үтә. Узган елда мәхәлли эшкуарлар теләге буенча Рамазан ае тәмамлау хөрмәтенә бәйрәм тантаналы итеп үтте. Бәйрәмне ел саен үткәрергә һәм анда Республиканың бөтен районнарыннан кунакларны чакырырга дип карар ителде.

Хәләл сәнәгать паркы «Балтач» алдындагы территориясендә уеннар, конкурслар, аттракционнар оештырылды. Кунаклар төрле бәйрәм ризыкларын ашап карадылар.  Бәйрәмнең төп ризыгы биш казанда әзерләнгән плов булып торды.

Бөтен Татарстан регионнарыннан, күрше республикалардан 1000 нән артык кеше бәйрәмдә катнашты. Словакия иленнән ТР Экспорт Корпорациясе вәкилләре белән бергә килгән кунак та бәйрәмдә катнашты. Бәйрәмдә, шулай ук, Балтач районы идарәсе Рамиль Нутфуллин, “Балтач” хәләл индустриаль паркы директоры Ильназ Якупов, “Милли индустриаль хәләл ассоциациясе” башкарма директоры Иршат Юнусов катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Хуснуллин белән очрашуда индустриаль паркы территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыру турында уртаклаштылар. Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов, ТР ИҮА беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА дәүләт-шәхси партнерлык үсеше бүлеге рәисе Сергей Головин һәм “ТР Үсеш Корпорациясе” генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International