ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Петербургта үткән икътисад форумында Thomson Reuters Trading Russia интернет-порталына интервью биргәндә Универсиаданың Республика инвестицион климатына йогынтысы турында  сөйләде.

Сезнең игътибарыгызга шул интервьюның кайбер өземтәләрен тәкъдим итәбез.

Thomson Reuters Trading Russia: Линар Габдельнурович, Россиядә күп чаралар үтә, алардан, мәсәлән, Универсиада 2013, Сочи – 2014, 2018 нче елда үтәчәк Бөтендөнья футбол чемпионаты. Хәзер Универсиаданы уткәрүендә сорау бармы?

Линар Якупов: “Җәйге Универсиада Россиядә 40 ел дәвамында үтмәде һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 Россиядә, Казанда үткәрү - студентлар спорты үсеше өчен зур адым һәм Олимпиада хәрәкәте өчен көчле нигез булып тора...”

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов, ТР Үсеш Корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов һәм Schneider Electric Франция компаниясе вәкилләре арасында очрашу узды.

Очрашуда Schneider Electric белән Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» ны тормышка ашыруда катнашу буенча партнерлык мөнәсәбәтләре турында уртаклаштылар.

Мәсәлән, ул «СМАРТ Сити Казан» биналары, инженер ятьмәләрен башкару һәм бердәм мониторинг системалары концепциясен булдыру буенча, «СМАРТ Грид» электр белән тәэмин итү концепциясе алдынгы технологияле хезмәтен бирүендә әзерлеген белдерде. Schneider Electric компаниясе, шулай ук, акыллы биналар кысаларында инвестицион мәйдан корылышларына таләпләр каталогын һәм «СМАРТ Сити Казан» бердәм башкару системасына аларны кертү буенча эшләргә әзер.

ААҖ “Татарстан Республикасы Экспорт Корпорациясе” юридик шәхесен теркәү буенча таныклык 2013 елның 1 нче июлендә бирелде.

ТР Экспорт Корпорациясе Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгыннан башлап җибәрелде һәм Татарстан Республикасы экспортерларына Россия Федерациясендә, чит илләрдә аларның продукциясен мавыктыру буенча, Республиканың имиджын  ныгыту  сорауларын карый.

Искә төшерик, Татарстан Республикасының башлыгы  ДУО “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының халыкара хезмәттәшлек агентлыгы”н приватизацияләү һәм аны ААҖ “Татарстан Республикасы Экспорт Корпорациясе”нә әйләндерү буенча карар иттеләр. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән бергә ААҖ “Татарстан Республикасы Экспорт Корпорациясе”н тормышка ашыру буенча эшләде.

Хәзерге көнгә Татарстан Республикасы Экспорт Корпорациясе, Россия Федерациясе хөкүмәте белән расланган “Экспортка һәм чит илләргә керүенә булышу” юл картасын тормышка ашыруда эшли.

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан Республикасының АКШ сәүдә вәкиле Равиль Нигъмедзянов һәм ТР ИҮА Линар Якупов арасында очрашу узды.

Очрашуда, шулай ук, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов һәм ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд катнаштылар.

Равиль Нигъмедзяновка Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» һәм аның төп кластерларын презетацияләделәр.

“Мин  «СМАРТ Сити Казан» проекты турында ишеттем, инвестицион мәйданының үсешен читтән күзәтеп тордым һәм анда АКШ компанияләренең катнашуы мөмкинлеген карадым”, - дип Равиль Нигъмедзянов уртаклашты.


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ЯАҖ «Россия экспорт һәм импорт банкы» вәкилләре белән очрашу узды.

Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА инвестицион проектларын тикшерү һәм эшкәртү бүлеге рәисе Гүзәл Муллаярова, ТР Экспорт Корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев һәм ЯАҖ «РОСЭКСИМБАНК» халыкара финанс оешмалары белән хезмәттәшлек итү һәм инвестицион проектлары департаменты рәисе Юлия Лещевская катнаштылар.

Очрашу барышында ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин РОСЭКСИМБАНК вәкилләренә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының инвестицияләрне җәлеп итү, инвестицион проектларын алып бару һәм тормышка ашыру, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә эш алып баруы турында сөйләде. Роберт Галиуллин, шулай ук, ТР Үсеш Корпорациясен һәм ТР Экспорт Корпорациясен булдыру турында да әйтте.


2
июль, 2013 ел
сишәмбе

“СМАРТ Сити Казан” Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы эко-макетын уйлап табу буенча конкурсында катнашучылар җыелышы  иртәгә “Идея” технопаркында 19 сәгатьтә үтәчәк.

Искә төшерик, оештыручылар Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР Үсеш Корпорациясе булган конкурс 2013 елның 15 июнендә башланды. Конкурста теләгән һәм архитектура белән кызыксынган кешеләр катнаша. Макетның иң төп таләпләреннән берсе – эшкәртелгән материалларны куллану, мәсәлән, картон тартмалары, газетлар, журналлар, пластик, агач.

Кул кую Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Линар Якупов һәм Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты (КДАТУ) ректоры Рашит Низамов арасындагы очрашу кысаларында булды.

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ИҮА җитәкчелеге, ТР Үсеш Корпорациясенең КДАТУ вәкилләре белән очрашу узды. Сөйләшүнең темасы «СМАРТ Сити Казан» Татарстан Республикасы яңа инвестицион мәйданы проектын тормышка ашыру булып торды.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты белән килешүгә куй куйдылар. Документ астында ТР Үсеш Корпорациясе рәисе Булат Гаянов һәм КДАТУ ректоры Рашит Низамов имзалар куйдылар.


1
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында агентлык җитәкчесе Линар Якупов, China Telecom Кытай дәүләт телевизион аралашу компаниясе һәм Джейсон Партнерс Консалтинг халыкара консалтинг компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.

Очрашуда, шулай ук, ТР Үсеш Корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигъматуллин, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд, Россиядә China Telecom компаниясе башлыгы Лян Лян катнаштылар. Джейсон Партнерс Консалтинг компаниясе ягыннан Проектлар җитәкчесе Юрий Ишмаев, Башкарма директоры Сергей Шавкунов, генераль директор вазифаларын үти торган Евгений Плигин һәм Россия вәкиллегенең Тиҗәрәт директоры Александр Цыганов катнаштылар.

China Telecom һәм Джейсон Партнерс Консалтинг компанияләре вәкилләре өчен Татарсан Республикасының инвестицион потенциалы турында презентация күрсәттеләр. Аңа өстәп, Республиканың яхшы урын алуы һәм аның территориясенә башка регионнарның якын булуы турында әйткән.


28
июнь, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин Cemtx (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) һәм Goetzpartners (Германия) компанияләре Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге перспективалары турында уртаклаштылар.

Очрашу барышында Cemtx компаниясе вәкилләре Россия территориясендә үзенең компаниясен ачу максатында беренче тапкыр килгәне турында белдерделәр. Cemtx уникаль кристаллы төзелеш булган, кыска вакыт эчендә чыдамлыкка җиткән, патентланган, суга чыдам цемент чыгара. Компания вәкилләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм Мәскәүдә урнашкан Татарстан вәкиллеге белән очрашырга бик шат булганын һәм республика белән хезмәттәшлегендә кызыксынуын белдерде.

GoetzPartners Германия компаниясе Татарстан Республикасына стратегик һәм финанс инвесторларны чакыру эшендә кызыксына.

Россиянең Татарстан Республикасы Вәкаләтле вәкиллегендә “Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү” инвестицион семинары үтте. Мәскәүдә очрашуны оештыручылар Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россиядәге Татарстан Республикасы Вәкаләтле вәкиллеге булып торалар.

Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү” семинары ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Татарстан Республикасында булган приоритетлы үсеш юнәлешләре буенча тышкы чаралар сериясеннән беренче булып тора. Искә төшерик, Татарстанда сигез приоритетлы үсеш юнәлешләре билгеле: химия һәм нефтехимия сәнагәте; машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү; мәгълүмат технологияләре һәм телекоммуникация; төзелеш, төзелеш материалларын һәм җиһаз җитештерү; медицина һәм фармацевтика; авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү; хәләл-индустрия; хезмәт күрсәтү һәм туризм.

Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү” семинарында Россиядәге Чехия, Испания, Швейцария, Германия, Малайзия чит илләр илчелеге вәкилләре, шулай ук Башкортостан вәкиллеге һәм Россиядәге Франция сәүдә комиссиясе катнаштылар.  Катнашучылар арасында, шулай ук, машина өлкәсендә эшли торган Россия һәм дөнья компанияләре: KAMAZ, Mercedes-Benz, Lifan Industrial Group, Metalsa, Kiekert AG, Tenneco Automotive Volga, TRW Automotive Aftermarket, Chery булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International