ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы  Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллеге белән бергә Татарстан Республикасы үсешенең приоритетлы тармаклары буенча чыгу конференцияләре сериясен башлый.

Искә төшерик, Татарстан Республикасында сигез приоритетлы үсеш тармаклары билгеле: химия һәм нефтехимия сәнәгате; машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү; информацион технологияләр һәм телекоммуникация; төзелеш; төзелеш материалларын һәм җиһаз җитештерү; медицина һәм фармацевтика; авыл хуҗалыгын эшкәртү; хәләл-индустрия; хезмәт күрсәтү һәм туризм.

Машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү” беренче инвестицион конференциясе Мәскәүдә урнашкан Татарстан вәкиллегендә 27 июньдә үтәчәк. Конференциядә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе, ТР ИҮА инвестицияләрне үстерү тармагы бүлегенең җитәкчесе Вайет Форд, ТР ИҮА инвестицион проектларны алып бару бүлегенең башлыгы Артур Нигъматуллин, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин катнашачаклар. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Инвестицияләр һәм венчурлар фонды, чит илләрдә урнашкан кайбер Россия илчелекләре, автомобиль тармагы белән бәйләнгән Россия һәм чит ил компанияләре вәкилләре катнашачак.

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында ТРның ИҮА башлыгы, ТРның Экспорт Корпорациясе һәм MATRADE (Malaysia External Trade Development Corporation – Малайзия тышкы сәүдә үсеше корпорациясе) белән очрашу узды.

Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Җитәкченең урынбасары Инсаф Галиев, ТР Экспорт Корпорациясенең баш специалисты Максим Винокуров, MATRADE сәүдә киңәшчесе Хайрул Низам Муниер һәм аның ярдәмчесе Хафиз Шарифф катнаштылар.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов MATRADE вәкилләренә 2013 елның гыйнварендә булган ТРның президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында торган Татарстан делегациясенең Малайзиягә визиты турында әйткән һәм шул визитта җиткән килешүләр турында искә төшергән. Шулардан, мәсәлән, Малайзия халыкара сәүдә һәм сәнәгать министры Дато Сери Мустапа бин Мөхәммәд Татарстан Республикасына  министрлык делегациясенең визитын оештыруда һәм алдагы эштә кызыксынуын белдергән.

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Проектларны финанслар белән тәэмин итүче федераль үзәк һәм Агентлык арасында хезмәттәшлек һәм үзара аралашу килешуенә кул куйдылар.

Документ буенча ТР ИҮА һәм Проектларны финанслар белән тәэмин итүче федераль үзәк инвестицион проектларын финанслар белән тәэмин итүгә әзерләүдә аралашачаклар. Проектларны тормышка ашыру Татарстан Республикасы территориясендә төрле юнәлешләр буенча дәүләт-шәхси партнерлык шартларында планлаштырыла.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге һәм Проектларны финанслар белән тәэмин итүче федераль үзәк вәкилләре арасындагы очрашу вакытында авыл хуҗалыгы хезмәте үзәкләрен булдыру буенча проектлар, «СМАРТ Сити Казан» инфраструктурасын үстерү, инвестицион мәйдан территориясендә урнашкан торак объектларын тормышка ашыру белән бәйләнгән сорауларны карадылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясе Санкт-Петербургта үткән халыкара икътисади форумына Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы юнәлешендә барган эш визиты йомгакларын бүген журналистларга ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта Линар Якупов китерде.

Брифингта, шулай ук, икътисади сораулар буенча ТР Президентының ярдәмчесе Айрат Хайруллин, ТР Премьер-министры урынбасары, Мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнаштылар.

ТР Президентының ярдәмчесе Айрат Хайруллин сүзләре буенча, форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов ААҖ «ИНТЕР РАО ЕЭС», Runa Capital, MasterCard, Google, ABB, IBM компанияләренең баш менеджерлары белән очрашты һәм алар белән эш сөйләшүләрен уздырды. ТР Президенты, шулай ук, Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе (РИРА) җыелышында катнашты. Шунда ул РИРА Советы рәисе итеп яңадан сайланды.


22
июнь, 2013 ел
шимбә

Бизнес-форум Сингапур премьер-министрының урынбасары һәм финанслар министры Тарман Шанмугаратнам башлыгында Сингапур Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына өч көнлек рәсми визиты кысаларында үткән.

Форумның президиумында Татарстан Республикасының премьер-министры Ильдар Халиков, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Муратов, ТР Премьер-министры Урынбасары – ТР Мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, ТР Премьер-министры Урынбасары, Сингапур Республикасының финанслар министры Тарман Шанмугаратнам, шулай ук Россия Федерациясендә Сингапур Республикасының Гадәттән тышкы эшләр илчесе Лим Кхенг Хуа һәм Сингапурның милли үсеш министрлыгы һәм сәнагәть һәм сәүдә министрлыгының баш министры Ли И Шьен катнаштылар.

Сингапур рәсми делегация составында Казанга, шулай ук, Сингапур халыкара сәүдә үсеше буенча Комитеты, Сингапур Бизнес Федерациясе, Сучжоу индустриаль паркы үсеше буенча Кытай-Сингапур группасы (China-Singapore Suzhou Industrial Park Development Group – CSSD), Singapore Exchange Limited (SGX – Сингапур фонд биржасы) вәкилләре килделәр. Алардан башка бизнес-форумда якынча 10 Сингапур компаниләре катнашты: Ascendas Private Limited, Educare International Consultancy Private Limited, IDA International Private Limited, JURONG International, Surbana International Consultants PTE LTD, Singapore Technologies Electronics, RSP Architects Planners & Engineers Private Limited. Сингапур компанияләре электроника, шәһәр төзү, архитектура, недвижимость, консультацияләр үткәрү, IT, төзелеш өлкәләренә керделәр.


21
июнь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Siemens Германия компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.

Очрашуда ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов, Үзәк Азиядә һәм Россиядә Siemens бизнес үсеше һәм стратегиясе буенча Департаменты Директоры Карстен Хасбах, Үзәк һәм көнчыгыш Европа илләрендә төп клиентлар белән эш итүче бүлеге Директоры Siemens AG Хариетт Корпонай, Идел буе федераль округы ҖЧҖ Siemens филиалы Директоры катнаштылар.

Карстен Хасбах сүзләре буенча, Siemens визиты Татарстан Республикасы һәм «СМАРТ Сити Казан» регионның яңа инвестицион  мәйданы белән танышуына юнәлгән. Искә төшерик, 2012 елның сентябрь аенда ҖЧҖ Siemens һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы хезмәттәшлеккә юнәлгән килешүгә кул куйганнар. Килешүнең максаты - «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыруда кулланыла торган мәгълүмат һәм технология белән үзара ярдәмчелек мөмкин булган формаларын билгеләү.


20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 17 нче Санкт-Петербург Халыкара икътисад форумы кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Thomson Reuters компаниясе вәкилләре арасында очрашу узды. Очрашу барышында Thomson Reuters һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы арасында хәзерге вакытка булган хезмәттәшлек протоколына кул куелган.

Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Thomson Reuters компаниясенең финанслар һәм бизнес хәтәрләре Президенты Дэвид Крейг, Урта Азия, Африка, Россия һәм БДБ илләре буенча Thomson Reuters компаниясе Идарә итүче директоры Басил Мофта катнаштылар.

Документ үзе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Thomson Reuters халыкара мәгълүмат агентлыгы арасында кул куелган хезмәттәшлек турында Меморандумын тормышка ашыру кысаларында эшләнгән. Ул, шулай ук, Thomson Reuters компаниясе «СМАРТ Сити Казан» мәйданында интеллектуаль милек үзәген ачуында кызыксынуын әйткән. Документ буенча Thomson Reuters елның ахырына кадәр Казанда офисын ачачак һәм «СМАРТ Сити Казан» мәйданында беренче объектларның төзелеше төгәлләнгәч, шунда күчәчәк.

Бүген төньяк башкалада урнашкан “Ленэкспо” (ПМЭФ) күргәзмә комплексында 17 нче Петербург икътисади форумы ачылды. ПМЭФ-2013 үзенең эшен “Глобаль икътисад перспективалары: кыю хәрәкәт өчен вакыт” девизы астында башлады. Форум 3 көндә үтәчәк һәм якынча 5 мең делегат җыячак. Форумга алып баручы экспертлар, йогынтлы чиновниклар, Россия һәм БДБ илләре предприятияләренең башлыклары киләчәк.

Татарстан Республикасы делегациясе башлыгында  ПМЭФ-2013 эш визитында ТРның президенты Рөстәм Миңнеханов булачак. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хайруллин, ТРның сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы беренче урынбасары Руслан Кабиров, “Ак Барс” холдингының генераль директоры Иван Егоров.

 Форумны оештыручы комитеты сүзләре буенча, форум программасы 4 тема тирәсендә төзелгән: “Көчле икътисади үсеше глобаль темасы”, “Россия глобаль урынында”, “Үзгәртүләрнең яңа катализаторлары”, “Дөньяны үзгәртүче сөйләшүләр”. Россиядәге массакүләм матбугат чаралары буенча, көчле глобаль икътисад үсеше турындагы пленар утырышында чыгыш ясачак РФ Президенты Владимир Путинның чыгышы форумның кульминациясе булып торачак.

Бүген “Казан” халыкара аэропортында яңа күтәрелү-утырту юлы һәм реконструкцияләнгән пассажир перронының тантаналы ачышы үтте. Церемониядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Һава транстпорты Федераль Агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Махов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан шәһәренең мэры Ильсур Метшин, Лаиш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнаштылар.

Универсиадага әзерләнү кысаларында “Казан” аэропортының яссылык корылышларын реконструкциясе 2011 елда башланган. Эшләрне финанслар белән тәэмин итү 4, 89 млрд. рубль бөтен хакы булган “Россия транспорт системасын үстерү (2010-2020)” федераль программасы буенча килде.

Соңгы елларда кулланылмаган аэропортның иске күтәрелү-утырту юлы киңрәк һәм озынрак булып чыкты – хәзер үзенең 3750 м озынлыгы һәм 60 м киңлеге  белән ул хәтта иң зур самолетларны (А380 самолетын) кабул итә ала. Хәзер кулланыла торган күтәрелү-утырту юлы башта булмаган магистраль рулеж юлы ролен алачак һәм бу юлның кертү мөмкинлеген артырачак.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Кувейт чит иленең делегациясе белән очрашу узды.

Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар.

Очрашу барышында чит ил кунакларына Татарстанның яңа инвестицион мәйданы турында видеоролик күрсәттеләр һәм мәйданның төп кластерларын һәм аны тормышка ашыру этапларын күрсәтүче «СМАРТ Сити Казан» проектын презентацияләгәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International