“Казан Ривьера” бинасында “Ислам сәүдә финанслары” семинары үтте. ЧараныТатарстан Республикасы кече һәм урта бизнес оешмалары Ассоциациясе ярдәмендә ТАТАГРОПРОМБАНК оештырды.
Сәламләү сүзе белән семинар катнашучыларына ислам финанслары темасы белән бизнес һәм республика халыгы ягыннан кызыксынуының үсүен ассызыклаган Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чыкты. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, шулай ук, бу темага кагылган чаралар республикада арта баруын да билгеләде.
Семинар барышында катнашучылар хәзерге кануннар кысаларында ислам продуктларын һәм финансларын китерү мөмкинлекләре турында уртаклаштылар. Белем аркасында таләп барлыкка килгәнен ассызыклап, бөтен дәрәҗәләрдә ислам финанслары темасына кагылган белемнәре яхшыртуының мөһимлеген билгеләделәр. Катнашучылар, шулай ук, ислам финансларының альтернативлыгын инвестицияләрне китерү чыганагы кебек тә карадылар.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Үсеш корпорациясенең генераль директоры Булат Гаянов, Thomson Reuters агентлыгы вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында яклар Thomson Reuters агентлыгының Казанда 2 көнлек эш визиты детальләрен, Меморандумны тормышка ашыру кысаларында барлыкка килгән эш группалары катнашучылары белән очрашу оештыруын караганнар. Меморандум үзе III нче Дубаида ел саен оештырыла торган инвестицион форумында - Annual Investment Meeting (AIM) кул куелган булган. Искә төшерик, AIM 2013 тә Татарстан Республикасы президенты Рәстәм Миңнеханов башлыгында торган Татарстан Республикасы делегациясе һәм Thomson Reuters компаниясе арасында очрашу узды. Очрашу барышында мәгълүмат аралашу өлкәсендә хезмәттәшлек килешүе астында имза куелган.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән Оренбург кешеләрен сәламләде.
“Оренбург – студентлар шәһәре, һәрвакыт үсеш юнәлешендә барган шәһәр”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе билгеләде. – “Универсиада Уты бөтен планета буйлап йөри һәм аның Оренбургка килгәне шатлыклы вакыйга булып тора. Универсиада Уты спорт белән шөгелләнергә тагын да кубрәк кешеләрне тарта. Сезне шундый зур спорт бәйрәме белән котлыйм!” Линар Якупов, шулай ук, шәһәр җитәкчелегенә Универсиада Уты Эстафетасының истәлекле факелларын бүләк иткән.
Искә төшерик, шул көннәрдә Оренбургта Универсиада Уты Эстафетасы үтте. Утны шәһәр юллары һәм урамнары 32 мең метр ераклык буйлап 120 факел алып баручылар ташыды. Беренче факел “Экспресс” Мәдәният бинасы алдындагы мәйданда янды һәм шуннан шәһәр буйлап китте. Универсиаданың төп символын Оренбург шәһәре идарәсенең башлыгы Евгений Арапов беренче булып алды.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында эш урынын оештыру өчен чишелешләрне карау өлкәсендә эшли торган Regus Group компаниясе белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов, Россиядәге Regus компаниясе Директоры Ирина Баева, Россия һәм БДБ илләрендә Regus компаниясе үсеше буенча Директоры Ольга Мусиенко, Татарстан Республикасында Cushman & Wakefield компаниясе баш консультанты Елена Стрюкова катнаштылар.
Очрашу барышында Regus Group вәкилләре Россия регионнарында эшли башларга һәм Cushman & Wakefield компаниясе белән бергә үзләренең хәрәкәт итүче офислар өчен урыннар табу теләкләре турында әйттеләр. Regus Group вәкилләре, шулай ук, Казанга визиты кысаларында Татарстан башкаласында кайбер офис урыннарын карарга ниятен билгеләделәр. Ирина Баева сүзләре буенча, Татарстан Республикасы компанияне кызыксындыра һәм алар регионда үзенен офисын ачу мөмкинлеген карарга әзер.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Мәскәүдә үткән “Мегаполис өчен алдынгы технологияләр” икътисад һәм технология хезмәттәшлеге буенча Мәскәү – Вена форумында катнашты.
Икътисад һәм технология хезмәттәшлеге буенча Мәскәү – Вена форумы Мәскәү шәһәренең тышкы икътисад һәм халыкара бәйләнешләр Департаменты белән бергә оештырылган. Ачылу церемонясендә Мәскәү шәһәренең мэры Сергей Собянин һәм Вена шәһәренең бургомистры Михаэль Хойпль чыгыш ясадылар.
Форум барышында Мәскәү хокүмәте департаменты, Мәскәү һәм Россия компанияләре һәм организацияләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл утырышлары үтте. Төп темалар транспорт, транспорт инфраструктурасы һәм ИТС; отходлар белән эш итү, су әзерләү; энергия эффективлыгы, энергоэффектив планлаштыру һәм төзелеш булып торды. Форумда катнашучылар шулай ук сәламәтлек саклау тармагы һәм “Барьерсыз шәһәр” проекты турында фикер алышынганнар.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Cisco Америка милләтаркылы компаниясе белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Җитәкченең урынбасары Инсаф Галиев, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар. Cisco компаниясе ягыннан вице-президент, Россия һәм БДБ илләре офисы җитәкчесе Павел Бетсис, хөкүмәт оешмалары белән эш итүче бүлегенең директоры Михаил Кристев, идарә итүче менеджер Максим Луньков, аккаунт менеджер Дмитрий Трофимов катнаштылар.
Очрашу барышында яклар «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыру кысаларында хезмәттәшлек турында фикер алышынганнар.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «Medical Valley» Германия компаниясе белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов, ТР ның Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин катнаштылар.
«Medical Valley» вәкилләренә Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын, «СМАРТ Сити Казан» яңа инвестицион мәйданын һәм алдагы проектның видеоролигын презентацияләгәннәр.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында ТР Инвестицион комиссиясе берьюлы ТРның Дрожжан районы күрсәткән өч проекттны караганнар: керамик кирпич җитештерү буенча завод проекты, сөт продукциясен җитештерүче заводын реконструкцияләү һәм модернизацияләү, шулай ук ит эшкәртү предприятиясен реконструкцияләү һәм ачу.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, җитәкченең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Инвестицион проектларны экспертизалау бүлегенең башлыгы Гузәл Муллаярова катнаштылар. Дрожжан районы исеменнән район башлыгы Александр Шадриков, Авыл хуҗалыгын җитештерү, финанслар һәм икътисад үсеш комитетының җитәкче урынбасары Ильмир Измайлов, инновация һәм инвестицияләр буенча район башлыгының киңәшчесе Лилия Дәутова, инвестицияләр һәм икътисад буенча башлыгының киңәшчесе Дмитрий Клементов, проектларны комиссиягә чыгаручыларының вәкилләре килделәр.
Утырыш барышында проектларны фикер алышуга чыгаручылар бирелгән инвестицион проектларның максатлары һәм сәбәпләре, планлаштырылган сату һәм җитештерү күләмнәре, төп сатып алучылар, сату мөмкинлекләре, инвестицияләр күләме, проектны тормышка ашыру өчен кирәк булган активлар, финанслар һәм икътисадны күрсәтүче саннар һәм проектларның социаль-икътисади эффективлыгы турында сөйләгәннәр.
Бүген ТР инвестицион үсеш агентлыгында Highvill Kazakhstan Көнчыгыш Корея инвестицион-төзелеш компаниясе белән очрашу узды.
Очрашу барышында компания вәкилләренә “СМАРТ Сити Казан” проекты, республиканың инвестицион потенциалы презентацияләнде.
Казанда тимер юл вокзалы һәм аэропорт арасында өзлексез интермодаль элемтә ачуының мөһимлеген Татарстан Респубикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ассызыклады.
“Казан Россиядә интермодаль элемтә белән эш итүче дүртенче шәһәр булып тора”, - дип Казанда аэроэкспрессның рәтенә җибәрү белән Татарстан Респубикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов аңлатма бирде. – “Проектның дәүләт инвестицияләре инвесторга кирәк булган инфраструктура булдыруда ярдәм итүенең әзерлеген күрсәтә. Казанда интермодаль элемтә ачышы республиканың яңа инвестицион мәйданы – “Смарт Сити Казан”ны тормышка ашыру белэн бергә аеруча мөһим булып тора. Интермодаль ташулар маршруты “акыллы” шәһәр территориясе аша үтә, шуңа күрә һәр пассажир «СМАРТ Сити Казань» төзелешенең этапларын күзәтә алачак.