Бүген Агентлыкта Кытай граждан инженер-төзелеш корпорациясе вәкилләре белән аларның ТР Премьер-министры Ильдар Халиков белән очрашу алдыннан эш киңәшмәсе үтте. Корпорациядән очрашуда Россиядәге “Кытай граждан инженер-төзелеш корпорациясе (China Civil Engineering Construction Corporation, ССЕСС)” вәкиллегенең җитәкчесе Пэн Минкуань, Инвестицион фонд (Гонконг) Президенты Юань Шэнцзюн, “Кытай граждан инженер-төзелеш корпорациясе” ҖЧҖ Генераль директоры Вячеслав Корнилаев, “Внешэкономбанк” ААҖ “Проектлы финанслауның федераль үзәге” ААҖ Идарә итүче директоры Александр Яшечкин катнаштылар. Татарстан Республикасыннан очрашуда шулай ук Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрның урынбасарлары Андрей Егоров һәм Артем Чукин һәм Түбән Кама шәһәренең “Горэлектротранспорт” дәүләт унитар оешмасының генераль директоры Рафаил Хабибулин катнаштылар.
Азия һәм Европадан 150 компаниядән күбрәк “Кытай-Евразия Экспо 2015” V Халыкара күргәзмәсе презентациясе кысаларында Татарстанның инвестицион, икътисади һәм туристик потенциалы белән таныштылар.
Күргәзмә 12 августтан 16 августка кадәр КМР Синьцзян-Уйгур автоном округының (алда СУАР) Урумчи шәһәрендә үтә һәм Евразия бизнесының хезмәттәшлеге өчен иң төп эшлекле платформаларның берсе булып тора.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы аккаунтлары Интернеттагы социаль челтәрләрдә бар.
Ел башында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Фейсбукта теркәлде: https://www.facebook.com/investagencytatarsta
Бөтендөнья социаль челтәрендә корпоратив сайты яңалык лентасына комментарий бирергә һәм бәяләргә, белдерүләр юнәлтергә мөмкинлек бирә.
Моннан башка презентацион видеоматериал Youtube сайтының ТР ИҮА каналында бар:http://www.youtube.com/channel/UCXwfvzPIJg1jMTiT2u9V2PA .
Твиттер-аккаунтлар шулай ук идарәара компетенцияле дәүләт органының яңалыкларын оператив рәвештә белергә мөмкинлек бирә:
https://twitter.com/tida_rt – рус телендә,
https://twitter.com/InvestTatarstan – инглиз телендә.
Белешмә. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы 2011 елның июнендә барлыкка килде һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча вәкаләтләрен башкаручы Татарстан Республикасының башкарма хакимият органы (Татарстан Республикасының идарәсе) булып тора:
· Инвестицияләрне җәлеп итү;
· Инвестицион проектларны алып бару һәм тормышка ашыру;
· Уңай инвестицион климатны формалаштыруда катнашу;
· Татарстан Республикасына инвестицияләү өчен шартларны яхшырту;
· Дәүләт-хосусый партнерлык.
ТР ИҮА “бер тәрәзә” принцибы буенча инвесторлар белән аралашу буенча эш алып бара.
Искә төшерик, КХР СУАР эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстанга 2015 елда берничә тапкыр килделәр, әлеге визитларны шулай ук ТР ИҮА әзерләде. Шулай июньдә КМР СУАР Коммерция департаментының рәисе Ся Гуантай җитәкләгән делегация Татарстанга “Ефәк Юлы” икътисади пояс концепциясен тормышка ашыруның төрле мөмкинлекләре буенча сөйләшү, шулай ук республиканың базарын өйрәнү өчен килделәр. 17 июньдә хөрмәтле кунакларны Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
28 июльдән 30 июльгә кадәр казанда “КХР Синьцзян-Уйгур автоном районының экспорт товарлары (инвестицияләр)” күргәзмәсе үтте.
Яңа таләпләр 2015 елның 4 августыннан “Индустриаль (сәнәгый) парклар һәм индустриаль (сәнәгый) парклар белән идарә итүче компанияләр турында” №794 карарында теркәлгән. Карарны Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2014 елның 31 декабреннән “Россия Федерациясендә сәнәгый сәясәт һәм Россия Хөкүмәте тапшырылган эше турында” №488-ФЗ Федераль канунын башкару өчен кертте.
2014 елдан иң алда баручы үсүче илләрнең формаль булмаган клуб рәвешендә 2008 елда барлыкка килгән БРИКС берләшмәсе дөнья финанс һәм инвестицион агымнарны билгеләүче һәм аларга тәэсир итүче институтларны булдыручы көч үзәгенә әйләнә башлады. Әлеге процесс законлы: илләр дөньяның 25% тан күбрәк җирдә урнашкан, анда планетаның 40% халкы яши, ә Джим О’Нил белгече билгеләгәнчә, Бразилия, Россия, Һиндстан һәм Кытайның икътисади потенциалы 2050 елга дөньяда алда баручылар рәтендә булачак.
2015 елның 30 июлендә валюта резервлары пулы турында килешү эшли башлады. Пул – финанс- икътисади стабильлекне сакларга чакырылган (алар арасында капиталның көчле төшү очрагында хәтәрләрне минимизацияләү) һәм бердәм инвестицион проектларны (аеруча милли валютада) тормышка ашыруга юнәлгән.
Шундый пулларны булдыру дөньяда таралган. Шулай, Европа стабилизацион механизмы мисал булып тора.
БРИКС Үзәк банклары зур күләмдә суммаларны резервга куячаклар. Россия, Һиндстан һәм Бразилия һәрберсе 18 млрд доллар, Кытай – 41 млрд, Көньяк Африка – 5 млрд. доллар кертәчәк.
“Алдагы перспективада шуд илләр-катнашучыларның әлеге инструментка мөрәҗәгать итү өчен нигезләрен күрмибез”, - дип Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Набиуллина ассызыклады.
Бу икътисади хәлнең стабиль булуы, ә Россиягә һәм Татарстанга инвестицияләү өчен хәзер – иң уңай вакыт булуын белдерә.
Бүген 31 июльдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең зур эшмәкәрләр делегациясе белән очрашты. Чара ТР ИҮАның конференция залында үтте. Делегация составына туризм, кунакханә бизнесы, логистика кебек өлкәләрендә эшләүче 20 дән артык эшханәләр җитәкчеләре керде. Программада (29 июльдән 2 августка кадәр) эшлекле очрашулар һәм республиканың инновацион һәм инвестицион объектларын карау бар.