Россия Федерациясенең Үзәк Банкы яңа кредитлы рейтинг агентлыгын булдыра. Көтелгән функциональләштерү башлау вакыты - 2015 елның дүртенче кварталы.
"Агентлык капиталы инвесторлар (банклар, страховой һәм идарә итүче компанияләр, шулай ук эмитентлар) арасында 5% күләмендә өлешләр бүленеше белән 3 млрд сум тәшкил итәчәк дип планлаштырыла. Акцияләргә алдан язылу 2015 елның август ахырына кадәр үтәчәк"-, дип Россия Банкы матбугат хезмәте белдерә.
“Рейтинг агентларын булдыру дөнья икътисадының эре компанияләре өчен мейнстрим булып тора. Кытай һәм Индия - ике БРИКС гиганты Dagoong һәм CIBIL (алар безнең икътисадны югары бәялиләр) кебек агентлыкларын уңышлы башлап җибәрделәр. Шуның өчен Россия кебек зур дәүләтнең шундый институтны булдыруы гаҗәп түгел. Бу рейтингларны бирүен тагын да ачыграк ясаячак, мөмкин булган инвесторга нигезләнгән мәгълүмат бирергә ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә инвесторда мәгълүмат чыганагын сайлау мөмкинлеге булачак", - дип Татарстан Хөкүмәте әгъзасы һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтә.
Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев чыгышында катнашучыларның булачак күплеге аркасында (һәрберсе 5% тан күбрәк булмаган капитал алган) рейтинг агентлыгы ангажированностьтә шикләнүләрне төшереп калдырырга, ә капиталның зур размеры рейтингның җаваплылыгы һәм мөһимлеге турында сөйләргә мөмкинлек бирә.
24 июльдә үткән Үзәк Банкының тематик киңәшмәдә катнашкан белгечләр "кредитлы рейтинг агентлыклары эшчәнлеге шулай ук геосәясәт хәтәрләргә чыдамлы тиеш булган иң мөһим финанс базарының инфраструктура элементларыннан берсе булып тора" дип билгеләделәр. Элек 2015 елның башында кайбер Көнбатыш һәм халыкара агентлыклар Россия рейтингын төшерделәр.
Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, Россия базарына чит ил һәм Россия инвесторларында авторитет алачак һәм икътисад кызыксынуларына файдалы булачак профессиональ компетенцияләр һәм корпоратив идарә итүнең югары дәрәҗәсе белән көчле кредитлы рейтинг агентлыгы кирәк.
Искә төшерик, 2015 елның 13 июлендә рейтинг эшчәнлеген норматив көйләвен нык үзгәрткән "Россия Федерациясенең Үзәк банкы турында" һәм Россия Федерациясенең канун актларының кайбер дәрәҗәләрен эштән чыккан дип тану" Федераль канунының 76.1 мәкаләсенә үзгәртүләрне кертү турында, Россия Федерациясендә кредитлы рейтинг агентлыклары эшчәнлеге турында" Федераль канун эшли башлады.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Фото: rg.ru
28 июльдән 30 июльгә кадәр Казанда "Казан ярминкәсе"нең 1 нче павильонында Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автоном районы компанияләренең кургәзмәсе үтә.
Чараның Татарстан hәм СУАР мөнәсәбәтләре үсеше өчен мөhимлеге турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы житәкчесе Талия Миңнулина сөйләде:
"КХРның СУАР экспорт товарларының инвестицион күргәзмәсе -Татарстанның Кытай белән хезмәттәшлегенең тагын бер чоры. 2015 елда СУАР делегацияләре берничә тапкыр Татарстанга килделәр, визитларны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра. Мәсәлән, июньдә СУАР Коммерция департаменты рәисе Ся Гуантай житәкләгән делегация "Ефәк юлы" концепциясең тормышка ашыруның төрле мөмкинлекләре турында сөйләшү, шулай ук республика базарын өйрәнү өчен килде.
Яз көне кытайлылар Казан ярминкәсе белән арендага килешүне булдырдылар. Кургәзмәдә авыл хужалыгы, тукыма сәнәгате, туризм, рекреация өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы компанияләр тэкъдим ителде. КХР эшлекле даирәләре Татарстан базарын алдагы вакытта безнен республикада җитештеруләрне урнаштыру өчен өйрәнәләр.
Икътисади hәм инвестицион өлкәдә хезмэттәшлек киң мәсьәләләр спектры, мәсәлән сәүдә өлкәсендә аралашуны күрсәтә. Бөтен инвесторлар өчен сату базарлары мөhим. Халыкта хәзер кытай товарлары турында дөрес булмаган фикер формалашты. Алар бик арзан hәм яхшы сыйфатлы түгел дип уйлыйлар. Кытай кыйммәт булмаган товарларны ясый дигән фикер дөрес, әмма хәзер дөнья брендлар шулай ук Кытай көчләре ярдәмендә югары сыйфатлы продукцияне чыгаралар.
Бүген Казанда ачылган кургәзмә - Кытай җитештерүчеләре өчен Россиядә яңа сәүдә партнерларын табу мймкинлеге булып тора.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Фоторепортаж: http://www.expokazan.ru/rus/novosti/?id=8820
Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы утырышы үтте, аны Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада холдингның Директорлар советы вәкиле булган Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Директорлар советында доклад белән 3М дөнья бренды вәкиле "3М Россия" ЯАҖ топ-менеджеры Петр Коротков чыгыш ясады. Ул компаниянең эшчәнлеге һәм яңа технологияләр турында сөйләде.
24 июльдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Карелия Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу үтте.
Россия Федерациясенең төньяк-көнбатыш регионының эшлекле даирәләр вәкилләре Татарстанга икътисади һәм инвестицион сәясәте өлкәсендә тәҗрибә алмашу һәм эшлекле элемтәләрен ныгыту өчен килделәр.
Делегация җитәкчесе, регионның икътисади үсеш министрның урынбасары Сергей Алимпиев ассызыклаганча, Карелия инвестицияләргә ярдәм итү һәм эшмэкәрлек инфраструктурасын булдыру, махсус икътисади дәрәҗәсе булган территорияләр белән идарә итү, региональ инвестицион стандартны кертү тәҗрибәсен өйрәнүдә кызыксынган.
"Без Татарстан логикасын аңлыйбыз: инвестицияләр, акчаны үз җиренә җәлеп итү - күчемсез милек һәм сәнәгый эшханәләр объектлары булдырыла, икътисади үсеш бара, яңа эш урыннары, салым керүе үсә", - дип Сергей Алимпиев билгеләде.
Программа кысаларында 23-24 июльдә делегация Татарстанның инвестицион инфраструктура объектлары (мәсәлән, "Химград" технополисы) һәм кайбер сәнәгый эшханәләрне карады, ТР икътисад министрлыгы һәм башка министрлыкларда очрашулар үткәрде.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
23 июльдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Җәмгыяви советы утырышы үтте, анда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясен тормышка ашыру буенча чаралар планы турында фикер алыштылар.
Искә төшерик, 2015 елның 17 июнендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов №40-ЗРТ “2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясен раслау турында” Татарстан Республикасының канунына кул куйды. Стратегия 2030 практик тормышка ашыру өчен чаралар планы булдырылды. “Республика дөнья дәрәҗәсендә инвестицион сөйкемле булып тора. Финанс системасы югары эффектив”, - шулай стратегик максатларның берсе формалашкан.
“Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең №1 павильоны территориясендә авыл хуҗалыгы, тукыма сәнәгате, туризм, рекреация кебек өлкәләрдә эшләүче 50 дән артык зур компанияләр булачак.
Инвестицияләр өлкәсендә июль яңалыкларының берсе Россиядә рейтинг эшчәнлеген норматив тәртипкә салуын булдыру булып торды.
2015 елның 13 июленнән Россия Федерациясенең Федераль кануны N 222-ФЗ “Россия Федерациясендә кредитлы рейтинг агентлыклары эшчәнлеге турында, “Россия Федерациясенең үзәк банкы турында” Федераль кануны 76[1] кә үзгәртүләрне кертү турында һәм Россия Федерациясенең кайбер канун актларының кагыйдәләренең эшләмәвен дип табу” рейтинг эшчәнлегенең төп төшенчәләрен һәм аны Россиядә тормышка ашыру, агентлыкларның аккредитациясенең тәртибен билгели.
Белгечләр яңа федераль канунның чыгуын 2015 елның башында Россия рейтингын бернәрсәгә дә нигезләнмичә төшергән кайбер Көнбатыш һәм халыкара агентлыкларның эшчәнлеге белән бәйлиләр. Шул ук вакытта, мәсәлән, Кытай агентлыгы Dagong Global Credit Rating Россия икътисадының потенциалын шактый югары бәяли.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне билгели:
“Россия инвестицион канунчылыгы төрле сораулар буенча дөнья трендларыннан артта кала һәм рейтинг агентлыклары турында канун – аны яхшырту юлында адым булып тора. Ватан рейтинг агентлыклары элек тә эшләделәр, әмма хәзер федераль дәрәҗәдә норматив тәртипкә салу әлеге эшчәнлек төрен яңа биеклекләргә күтәрә, ә объектив, нигезләнгән билгеләүдә кызыксынган инвесторларда хәл итү– инвестицияләргәме, кайда һәм кайчан өчен мөһим булган мәгълүматны сайлауда өстәмә мөмкинлекләре барлыкка килде”.
Канун буенча “Россия Федерациясендә рейтинг эшчәнлеген кредитлы рейтинг агентлыклар реестрына шундый шәхесләр турында мәгълүматны Россия Банкы керткәннән соң хуҗалык җәмгыятенең оештыру-хокукый формасында барлыкка килгән юридик шәхесләр башкара ала”.
Шулай, яңа канун буенча аккредитация белән Россия Федерациясенең Үзәк банкы шөгылләнә. ҮБ билгеле реестрны алып бара, тикшерүләрне башкара, боерыклар юнәлтә һәм башка тәэсир итү чараларын куллана. Агентлыкның үз капиталының минималь күләме 50 миллион сум тәшкил итәргә тиеш. Рейтинг эшчәнлеген башка эшчәнлек белән үткәрергә ярамый. Аккредитация алмаган агентлыклар Россиядә эшли алалар, әмма РФ канунчылыгында кредитлы рейтингларына сылтамаларда бары тик аккредитация алган агентлыклар ясаган рейтинглар кулланылырга рөхсәт ителә.
Канун буенча рейтинг агентлыгы бөтен сәяси һәм икътисади тәэсирләрдән эшчәнлегенең бәйсезлеген, кызыксынуларның конфликтларын булдырмавын тәэмин итергә тиеш. Монда ул милли рейтинг шкаласы буенча бирелгән, чит илләр һәм халыкара берләшмәләр карарына нигезләнгән рейтингларны кире кайтара алмый.
Хәзерге вакытка аккредитация алган рейтинг агенлыкларының Россия реестрына 9 компания керә, алар арасында чит ил агентлыкларының филиаллары - Moody's Interfax, "Мудис Восточная Европа" ҖЧҖ, Fitch һәм S&P, Милли рейтинг агентлыгы, РА АК&М, "Рус-Рейтинг", "Эксперт РА" Рейтинг агентлыгы ЯАҖ һәм "Эксперт РА" Рейтинг агентлыклары группасы ҖЧҖ бар.
Канунның тулы текстын “Россия газетасы”ның сайтында карарга мөмкин: http://www.rg.ru/2015/07/17/reiting-dok.html
Белгечләр фикерләре:
RAEX Башкарма директоры Павел Самиев: “Без кабул ителгән канунның позитив бәялибез, чөнки нәтиҗәдә базарның бөтен тәкъдимнәре исәпкә алынды. Шулай ук процедуралар һәм тәгъбирләр исәпкә алынды – нәрсә ул рейтинг эшчәнлек, аналитикларга таләпләр, хокуклар һәм бурычлар. Беренче версиядә бөтен әйбер аңлаешлы булмаган, ә бу рейтинг эшчәнлеге өчен әлбәттә ярамаган. Без дөнья тәҗрибәсенә, аеруча ESMA Европа регуляторына туры килер өчен терминнар һәм билгеләмәләр буенча аңлатмалар бирдек. Нәтиҗәдә канун тексты тәгъбирләре өлкәсендә төзәтелде, ул Гражданлык кодексы һәм эшчәнлекнең халыкара стандартына каршы килми”.
"Рус-Рейтинг" Рейтинг агентлыгының методология буенча директоры Елена Николаенко: “Канун Америка агентлыклары өчен компромисс вариантында кабул ителде, ул Россиядә халыкара шкаласы буенча булган шартларда эшләү мөмкинлеген саклады, әмма шул ук вакытта көйләү максатында ил эчендә кабул итүче рейтинглар мөнәсәбәтендә тикшерү вәкаләтләрен регуляторга бирде”.
Милли рейтинг агентлыгының Генераль директоры Виктор Четвериков: “Өлкә агентлыклар эшчәнлеге һәм сыйфатлы һәм ачык бизнес моделен төзү өчен анык критерияләр алды. Канун һәм артыннан баручы норматив актлар агентлыкларга көйләүгә халыкара юлларны күбесендә кабатлаучы анык критерияләр белән туры килгән эшчәнлекне башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Аеруча глобаль һәм локаль агентлыкларга таләпләрдә тигез мөнәсәбәтне билгеләргә кирәк. Без әлеге канунның өлкә үсешенә яңа этәргечен бирәчәк дип өметләнәбез” (“Россия газетасы” мәкаләсе буенча белгечләр сүзләре: http://www.rg.ru/2015/07/07/reitingi.html).
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Россия Федерациясе БРИКС илләре арасында инвестицияләү өчен иң уңайлы шартлар булган ил һәм халыкара берләшмә илләре арасында 2015 елда инвесторлар өчен иң табышлы базар булып тора. Моның турында компания сайтында бастырылган Bloomberg агентлыгы мәкаләсендә хәбәр ителә.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы аккаунтлары Интернеттагы социаль челтәрләрдә бар.
Ел башында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Фейсбукта теркәлде: https://www.facebook.com/investagencytatarstan .