19 июнь Петербург икътисади форумы кысаларында Татарстан өчен яхшы яңалыклар көне булды: Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәле буенча милли рейтингында республиканың беренче урынын алуы иртән билгеле булды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның «ПрайсвотерхаусКуперс» (PricewaterhouseCoopers - PwC) компанияләр группасы идарә итүче партнеры Деннис Нелли белән очрашуда катнашты. Очрашу Петербург икътисади форумы кысаларында үтте.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы буенча милли рейтингында беренче урынны алды.
Моның турында Петербург икътисади форум кысаларында үтүче “Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтинг нәтиҗәләре презентациясе” Панель сессиясе барышында беленде.
Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасының делегациясенең эшлекле программасы Петербург халыкара икътисади форум-2015 эшенең беренче көне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте белән очрашуы белән тәмамланды. Очрашуда Татарстан делегациясе әгъзасы, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Валиуллин катнашты.
Петербург халыкара икътисади форум-2015 кысаларында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанның премьер-министр урынбасары, оборона министры, тәхеткә утырырга тиешле принцның урынбасары Мөхәммәд бен Сальман Аль Согуд белән очрашты. Әлеге Якын Көнчыгыш иленең иерархиясе буенча Мөхәммәд бен Сальман Аль Согуд әфәнде илдә өченче кеше булып тора. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
«Сен-Гобен» (Saint-Gobain) компаниясе генераль директоры һәм директорлар советы рәисе Пьер-Андре де Шаландар Татарстанга килергә планлаштыра. Моның турында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның ПХИФ-2015 кысаларында «Сен-Гобен» (Франция) компаниясенең Россиядәге вәкиллегенең генераль директоры Гонзагом Арну де Пире белән очрашуда билгеле булды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Петербург халыкара икътисади форумы чаралары кысаларында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Япония Халыкара хезмәттәшлек банкы (JBIC) идарә итүче директоры Тадаши Маеда белән очрашу узды. Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
ПХИФ -2015 нең мөһим вакыйгасы “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт маршрутын формалаштыру кысаларында мәгълүмат белән алмашу һәм хезмәттәшлек турында күпъяклы килешүгә кул кую булды.