Кытай Милли Республикасының авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң алда барган операторы өчен республика базары чит илләрдә бизнес үсешенең иң приоритетлы юнәлеше булып тора.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе белән очрашуында Холдингның Генераль директоры Россия регионнары белән хезмәттәшлектә кызыксынуын белдерде һәм холдингның проектларын тормышка ашыру планнары турында сөйләде.
Татарстанда делегация республика муниципалитетларын, кайбер авыл хуҗалыгы эшханәләрен карадылар һәм район башлыклары белән очраштылар.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «Сувар Плаза» бизнес үзәгендә урнашкан банк вәкилләгенә танышу визиты белән килде.
Әлеге визит Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының регионга инвестицияләгән чит ил компанияләре белән эшен дәвам итү булып тора. 2013 елның декабрендә Агентлык республикада эш итә торган инвесторлар белән очрашу уздырды. Аның барышында Татарстанда инвесторлар өчен булган проблемалар каралды, хәл торышы билгеләнде һәм киләчәк эшкә тәкъдимнәр бирелде.
Чит ил компанияләренең топ-менеджерлары дәүләт органнары белән аралашу һәм Татарстан Республикасында компанияләр үсеше белән бәйләнгән сорауларны карау мөһимлеген билгеләделәр.
Хәзерге моментка Халыкара инвестицион технополисы проекты кысаларында «акыллы» шәһәр инфраструктурасын тормышка ашыру вариантлары буенча уртаклашулар бара.
Дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану белән инфраструктура төзелеше «ВИС» Төзелеш компанияләре группасы һәм «RISE Capital» фонды белән бергә карала. «СМАРТ Сити Казан» инфраструктурасы үсеше сораулары Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе башлыгының «ВИС» Директорлар Киңәшмәсе рәисе урынбасары Рашид Айтуганов һәм «RISE Capital» фонды Рәис партнерлары Александр Дымов һәм Дмитрий Чикишев белән очрашуында каралды.
5 март көнне «Казан» таудан чаңгы шуу комплексы мәйданында инвестицияләр өлкәсендә бөтендөнья белгечләр һәм инвесторлар җыелачак. Анда «Invest In Tatarstan» II Халыкара кышкы форумы үтәчәк.
Татарстан яңадан инвесторлар һәм халыкара компанияләр белән бердәм эшкә һәм диалог алып баруга әзерлеген күрсәтәчәк. «Invest in Tatarstan-2014» форумында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан Республикасының Инвесторлар Клубы утырышы үтәчәк.
Инвесторлар Клубы утырышы – форумның икенче көненең иң мөһим вакыйгаларның берсе – фикерләр белән алышу һәм регионның халыкара компанияләр һәм шәхси инвесторлар белән хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен уртаклашу урыны булып тора.
5-6 мартта үтәчәк чараны Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе катнашуы белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра. Инвестицион форум Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов актив катнашуы ярдәмендә үтәчәк.
Чит ил инвесторлары, бизнесменнар һәм дәүләт органнары вәкилләре «Казан» таудан чаңгы шуу комплексында очрашачаклар.
Халыкара кышкы форум – дөнья масштабында бизнес һәм инвестицияләр өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Форум кысалырында бизнесменнар, регионның инвестицион сөйкемлелегендә кызыксынган чит ил инвесторлары һәм Татарстан Республикасы хөкүмәт органнары вәкилләре очрашачаклар. Ул Россиянең иң икътисади үсеш алган регионнарының берсе белән диалог алып бару һәм хезмәттәшлекне карау өчен мәйдан булып тора.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән киңәшмәдә дәүләт-шәхси партнерлык (ДШП) механизмнары үсеше сораулары буенча уртаклаштылар.
Линар Якупов рәислеге астында киңәшмәдә Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе Комитеты рәисе Марат Галеев, Мизания, салым һәм финанслар буенча Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе Комитеты рәисе урынбасары Аида Шарипова, Татарстан Республикасының Президенты Аппараты махсус проектлар бүлеге рәисе Рамиль Шамсутдинов, Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт министрының беренче урынбасары Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасының монополия каршы хезмәте федераль рәисе урынбасары Данир Мухаметзянов катнаштылар.
Дискуссиядә, шулай ук, «ТР дәүләт заказлары буенча агентлыгы» Генераль директоры Яков Геллер, «Яшел үзән» Инвестицион үзәге башлыгы Ренат Сайфуллин, «ВИС» төзелеш компанияләре группасы директорлар киңәшмәсе рәисе урынбасары Рашид Айтуганов, «RISE Capital» фонды рәис партнерлары Александр Дымов һәм Дмитрий Чикишев катнаштылар.
PGB Group Директоры Пьер Джорджио Басси белән очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Вәкаләтле вәкиллегендә узды.
Италия һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади элемтәләрен тагын да ныгыту һәм алдагы хезмәттәшлек сораулары буенча уртаклашуда Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Мәгълүмат һәм аналитика үзәге вәкилләре Сергей Пархоменко, Алексей Пантелеев һәм кайбер Италия компанияләре вәкилләре катнаштылар.
Равиль АхметшинТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Италия вәкилләрен республикага чакырды.
«Татарстанда сез кызык булган компанияләр белән очраша аласыз, - дип Равиль Ахметшин билгеләде. – Казанда март аенда «Invest in Tatarstan» II Халыкара инвестицион форумы үтәчәк. Аның эшендә сез дә катнаша аласыз».
Регионның приоритетлы үсеш юнәлешләре буенча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының 2014 елда беренче инвестицион семинары Прага шәһәрендә 27 гыйнварендә үтте.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов башлыгында Татарстан делегациясе семинар кысаларында регионның инвестицион мөмкинлекләрен, «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис проектларын тәкъдим итте.
Чарада энергетика, төзелеш һәм дизайн, машина төзелеше һәм автокомпонентлар, финанс һәм банк хезмәте, медицина һәм фармацевтика, хезмәт күрсәтү һәм туризм өлкәләрендә эшләүче Чехия Республикасы компанияләре вәкилләре катнаштылар. Аларга проектларның тормышка ашыру этаплары һәм үсеше турында сөйләделәр.
Чехия Республикасында Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллегенең вәкиле Зуфар Абдулгалеев семинарның мөһимлеген ассызыклап, булган темаларның әһәмиятлеген билгеләде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы регионның приоритетлы юнәлешләре буенча семинарларны дәвам итә.
2014 елда Агентлык семинарларын Франция, Төркмәнстан, БГЭ, Швейцария, Финляндия, Төркия, Казахстан, Азәрбайҗан илләрендә, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә үткәрәчәк.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының2014 елда беренче инвестицион семинары Чехиядә 27 гыйнварьдә үтәчәк. Чара Чехия Республикасында Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге белән бергә оештырыла. Аның эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясенең инвесторлар белән эше мөшавирыПавел Грушка катнашачак.
Инвестицияләрне җәлеп итү буенча бөтендөнья агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) җитәкчелек комитетының эш очрашуында Көнчыгыш Европа буенча региональ директоры рәвешендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы катнаша.
WAIPA җитәкчелек комитеты– оешманың үсеш стратегиясен тормышка ашыру һәм планлаштыру максаты булган WAIPAГенераль ассамблеясенең башкарма органы булып тора. Көньяк Африка Республикасының башкаласы – Кейптаун шәһәрендә 2014 елның 23-24 гыйнварендә үтә торган комитет утырышы барышында региональ вәкилләр 2013 елда булган ассоциациянең эше нәтиҗәләре буенча уртаклашачаклар. Очрашуда, шулай ук, чит ил конференцияләре кысаларында алга таба мавыктыру стратегиясе, 2014 елга планлаштырылган чаралар һәм 2015 елга кадәр WAIPA үсеше киләчәкләре турында сөйләшәчәкләр.