Россиянең дәүләт-хосусый партнерлык (ДХП) өлкәсендә бик мөһим вакыйга булды: Россия парламентының “аскы” палатасы ДХП турвнда канун кабул итте – Россия Федерациясендә беренче тапкыр. РФ Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматы буенча Россиядә тиешле канун булмаганга күрә 1,3 трлн. сум тәшкил итүче 130 проектның тормышка ашыруы тукталды.
2 июльдә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты утырышы үтте. Утырышның төп темасы – РФ Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 майдан боерыкларын тормышка ашыру. Чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Соңгы елларда Россия Федерациясендә ришвәтчелеккә системалы каршылык күрсәтү буенча актив эш бара. Шулай Россия Президенты дәүләт хезмәткәрләренең отчет бирүдә тагын да катырак тәртипләрне кертте, дәүләт аппаратының функцияләштерүне билгеләүче ачык критерияләр һәм чикләмәләр федераль кануннар ярдәмендә куелды.
Татарстанның уникаль тәҗрибәсе, инвесторлар белән дөрес эш итү, инвестицион сөйкемле булу турында уңай инвестицион климатны формалаштыру буенча Россия регионнарының иң яхшы тәҗрибәсе турында мәгълүмат тупланган махсус җыентыкта сөйләнәчәк. Бу Мәскәүдә 25 июньдә үткән Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәле милли рейтингы нәтиҗәләре буенча региональ башкарма хөкүмәт органнары өчен семинарда беленде.
Бүген Казан федераль университетында Татарстан Республикасының Президенты карамагындагы кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча советы утырышы үтте.
“21 гасыр: кадер – кеше” доклады белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Мәсәлән, ИҮА җитәкчесе махсус дәүләт органының кадрлар составы, хезмәткәрләрне укыту һәм квалификацияне күтәрү программалары (алар арасында Дәүләт һәм муниципаль идарә итү буенча Югары мәктәбендә) турында җентекләп сөйләде. Искә төшерик, 2015 ел ТР ИҮА да Белем елы дип игълан ителде, шулай ук кадрлар резервына җыю алып барыла.